Логотип Магариф уку
Цитата:

Табиблар арасында – рәссам, рәссамнар арасында – табиб

Аның кабинетына моң-зарын түгәргә дип сыкраныбрак  кергән авырулар да икенче кеше булып чыга. Табибның җылы сүзе, игътибарлы карашы өстенә,  дивар тутырып эленгән рәсемнәрнең хикмәте дә юк т...

Аның кабинетына моң-зарын түгәргә дип сыкраныбрак  кергән авырулар да икенче кеше булып чыга. Табибның җылы сүзе, игътибарлы карашы өстенә,  дивар тутырып эленгән рәсемнәрнең хикмәте дә юк түгел инде монда. 7 нче шәһәр поликлиникасының травмпункт җитәкчесе Альберт Галимов үзе ясый аларны. Арада рәссам дусты Әнвәр Сәйфетдинов бүләк иткән портрет та бар. Заманында татар сәүдәгәре Юнысовлар-Апанаевларга караган  тарихи бина – хәзерге  поликлиника  каршында эштән соң  җилкәсенә этюдник асып, табигать хозурына китеп барышы аның.   
 
АРКАГА БИШТӘР АСЫП
Хәер, аның өендә дә шул ук хәл. Диварлардагы эшләрнең күплегенә һәм, әлбәттә, аларның географиясе төрле булуына игътибар итми калмыйсың. Акварель яки киндергә майлы буяулар белән эшләнгән Казан күренешләреннән, шаулап үсеп утырган  иген басуларыннан, чәчәкле болынлыклардан тыш, мари урманнары, Алтай,  Урал таулары, Ак диңгез пейзажлары, Италия, Франция, Голландия кебек илләрнең үзенчәлекле архитектурасы да чагылыш тапкан аларда. Күбесе  – аркага биштәр асып үтелгән еллар, юллар истәлеге.
– Кайчан ничек килеп чыга бит. Барселона, Афина кебек сиңа тиз генә ачылырга теләмәгән шәһәрләр дә була. Әйтик, Парижны да шактый гына аңлый алмый азапландым. Алтайны гына ал – кояш азмы-күпме авышкан саен кабатланмас манзара бит анда! Менә бу көнбагыш  басуын юл уртасында утырып яздым. Сирәк кенә машина үтә торган юл, тик шунда тузаннар туздырып КамАЗ килеп чыкмасынмы! Эш юкка чыга, киндердәге майлы буяу тузанга бата икән, дим. Юк, шофёры тәрәзәдән «шәп» дип баш бармакларын күрсәтеп, аяк очларына баскандай гына узып китте, – ди рәссам, пленэрларының кайберләрен исенә төшереп.
ҖИДЕ ЯШЬТӘН МАВЫГУ
Үтә  күренмәле, җиңел акварель өслүбендә кәгазь хәтеренә, яки майлы буяулар белән киндергә иңдерелгән мизгелләрнең  кадерен – учакка терсәк буе гына эрбет пүләне ташлап, шуның тымызык җылысында, яктысында сурәт ясап, яки гитара чиртеп утыруның тәмен  кырык елга якын  татучы, шуннан ләззәт, илһам алучыларның берсе А.Галимов.  Кая  гына бармасын, матурлыкка сокланып, рухы ял итеп кайта. Сәяхәт турында  сораштырган таныш-белешкә һәрвакыт җавабы бер: «Искиткеч! Мин аны сезгә сүз белән генә аңлатып бирә дә алмыйм», – диячәк. Һәм һәрвакыттагыча үзенең хис-кичерешләрен төс кодрәте  аша җиткерүче картиналарын ярдәмгә чакырачак.

Иҗат дәверендә аның кылкаләме орынган сурәтләрнең исәбе инде чиктән ашкан. 500 ме,  600 ме – Алла белсен.  Сынлы сәнгать күргәзмәләрендә таныш фамилиягә юлыгып,  «чыннан да ул микән» дип гаҗәпләнергә дә кирәкми. Ул – 2002 елдан бирле РФ Рәссамнарының профессиональ берлеге әгъзасы Альберт Гранитович. Төрле елларда узган 10 лап шәхси  күргәзмәсе өстенә,  Рәссамнар берлеге торымнан торымга оештырган күмәк  күргәзмәләрдә дә катнашып килүе. Берничә ел элек кенә 50 яшьлек юбилее уңаеннан Казан кирмәненең «Хәзинә» сынлы сәнгать галереясында һәм  Ленин музеенда узган шәхси күргәзмәләрен тамашачы әле булса хәтерлидер. Бәлкем, кемдер «бөтен нәсел-нәсәбе ничәнче буын табиблар, аңа ни җитмәгән инде» дип тә куяр. Ә нигә мединститутта анестезиолог һәм реаниматолог белгечлеге алып чыккан  автор-башкаручы, РФ халык артисты  Александр Розенбаумга исебез китми бит. Ул да – табиб. Аерма шунда гына Альберт Галимов, аларның берсен дә үги итмичә,  бертигез яратып алып бара. Җан яраткан, җан тарткан эш чөнки икесе дә. Үзенең дә гел әйтә торган сүзе бар: күңелеңә яткан, яраткан һөнәр  сайласаң, гомер буе эшләгән кебек тә булмыйсың. Чыннан да бу – аны бербөтен итә торган гамәлләр. Иң мөһиме: рәссамнар даирәсендә дә, табиблар арасында да ул – үз кеше. Һәм ул бүген генә булган нәрсә түгел. Абдулла Алиш исемендәге пионерлар сарае бусагасын  атлап кергәндә, нибары җиде яшьлек кечкенә малай була ул. Перспектива, яктылык-күләгә, ярымкүләгә кебек гомергә истә кала торган төшенчәләрне дә беренче тапкыр шушында – изостудиядә ишетә. 1 нче сәнгать мәктәбендә укыган дәвердә танылган рәссам Вячеслав Лысков рухландыра аны сынлы сәнгать серләрен ачарга, фронтовик, РСФСРның атказанган рәссамы Виктор Куделькин, Владимир Нестеренколарның осталык дәресләрендә катнашу шулай ук олы сабак була.
 ЗЫЯЛЫ БУЛГАНГА –  ФАҖИГАЛЕ
Дөрес, аларның нәселләрендә дә рәссамнар юк түгел.  Әйтик, әнисе ягыннан әбисе Вера Буркова  революциягә  кадәр үк Казан сәнгать мәктәбендә Николай Фешинның үзеннән белем алган. Гаилә альбомында могҗиза белән сакланып калган 1913 елгы тарихи фотолар бар хәтта.
«Киләчәктә рәссам булырга уйласаң, иң башта син күләмне тоярга тиешсең», –  дип, кечкенә Альбертның кулына пластилин тоттыручы да нәкъ менә ул була. Тик ни аяныч, оныгының үсеп башта мәктәпкә, аннан изостудиягә китүен күрү насыйп булмый аңа. Нәрсәсе кызык, башта рәссам һөнәрен үзләштергән Вера Фёдоровна алга таба фельдшер-акушерлык мәктәбенә, аннан институтка кереп, гомер буе травматология өлкәсендә эшли. Галимовларның фатирында электән үк гаилә ядкяре булып сакланучы бихисап китаплар, борынгы сәгать, саллы эш өстәле, шкафлар әле бүген дә хуҗаларына хезмәт итә.
– Мин үзем  Пушкин урамы, 14 адресы буенча урнашкан  ике катлы йортта үстем. Инкыйлабка кадәр   ул тулысынча безнең гаилә милке булган, – ди  Альберт Галимов. – Аны бабамның әтисе  –  инженер-геодезист Фёдор  Васильевич  Бурков үзе салдырган. Инкыйлабтан соң безнекеләргә  башта өч бүлмә бирелгән булса, соңыннан  икегә  генә кала.  Әлеге  йортны инде күптән сүтеп ташлаганнар. Ишегалдында уйнап үскән чор, шунда бабам утырткан бердәнбер каштан агачы әле дә күз алдымда... Ни аяныч, бу йортны ни фотога төшермәгәнбез, ни сурәтен ясарга башка килмәгән,  – дип уфтанып куя әңгәмәдәшем.
Ә табиблар династиясенең тарихы  әниләре яклап ерак бабаларына  – Беренче бөтендөнья һәм рус-япон  сугышларын  хәрби табиб буларак узган Вячеслав Кунинга барып тоташа. Гражданнар сугышында да  яралы кызылармиячеләр аз узмагандыр аның шифалы куллары аша.
– Ерак әбием Ольга Фёдоровнаның язмышы үтә дә  аянычлы тәмамлана. Ул заманында Мария гимназиясендә укыган. 1937 елда безнең инженер-телеграфист  әбиебезне, Совет иленә каршы   коткы таратуда гаепләп, Черек күлдә  атып үтерәләр.  Аның каберенең кайда икәнен  белүче юк, шулай да  Казанның Архангель зиратында репрессия корбаннарына куелган истәлек ташына исеме уелган,  – дип, сүзне үткәннәрдән  урата Альберт Галимов.– Шушы фаҗигадән соң аның ятим калган балаларын– улы белән кызын – терапевт булып эшләүче бертуган апасы Вера Никитина үз канаты астына ала. Алар дүрт туган булганнар: Николай, Вера, Ольга,  Сергей. Моннан берничә ел элек  Арча зиратында бер көтелмәгән, кызыклы хәл килеп чыкты.  Бу каберне кем карый, дип сорап, элемтә өчен үзенең телефонын калдырган берәү. Баксаң-күрсәң, аларның дәү бабасы белән минем дәү әни бертуганнар булып чыкты.   Бер-беребезне белмичә, күпме гомер узган, саный китсәң, без инде дүртенче буын бит. Инде әйткәнемчә, Вера Фёдоровна бер үк вакытта рәссам да булган. Гражданнар сугышында шәфкать туташы булса да, соңрак КДУның  медицина факультетын тәмамлый, Казан травматология институтының кабул итү бүлегендә озак еллар эшләп «ТАССРның атказанган табибы» дигән дәрәҗәгә ирешә. Аның ире – хәрби табиб революциягә кадәр Изге Станислав орденына лаек булган шәхес.
Баксаң, 1942 елны, укуын тәмамлауга ук, фронтка киткән әбисе Наталья Крашенинникова да медицина юлын сайлаган булган икән. Дары исе сеңгән шинелен салуга, зенитчы кыз рентгенолог булып эшли башлаган. Аның кызы нарколог Людмила Владимировна нәкъ менә танышыбыз Альберт Галимовның әнисе була инде. Медицина институтында укыганда булачак   табиб Гранит Габделхак улы Галимов белән бер төркемдә укыганда өйләнешкән алар. Медицинага бәйле нәсел чылбырын бүгенге көннәргә кадәр китереп җиткергән Альберт әфәнде белән кардиолог Әлфия ханым да, алар эзеннән барып, медицина университетында укыганда кавышалар. Нәселдән килгән традицияләрне дәвам итү хәзер Мәскәүдә неврология фәнни тикшеренү институты каршындагы ординатурада укып, инде озак еллар чит илдә яшәүче кызлары Алиса һәм аның гаиләсе өстендә.
Альберт Галимовның әтисе  ягы да – укымышлы, динле, зыялы нәсел. Мөкәррәмә әбисенең әтисе имам булган өчен шактый җәбер-золым күрә алар. Мал-мөлкәтләре  тартып алынып, япа-ялангач калдыру гына җитми, балаларына гомерлек хәсрәт  калдырып хәбәрсез югала.  Шуңа күрә дә Альберт Галимовның татар бабасы Габделхакны авыл мәктәбендә математика укытучы булып эшләүче  халык дошманы саналган мулла кызына өйләнергә җыенуын белгәч, шактый үгетли ул чактагы түрәләр. «Үз-үзеңне харап итәсең, язмыш белән шаярма, эшеңнән колак кагачаксың»,– дип яныйлар. Егет  төшеп калганнардан булмый – Баулыда район газетасын җитәкли, үзе әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә, шигырьләр яза. Әмма үчләшүгә киткәч,  башта мөхәррирлектән, аннан, гомумән, редакциядән кысрыклап чыгаралар. Курсларда укып, төзүче һөнәрен үзләштергән Габделхак Галимов Бөек Ватан сугышы елларында юллар салганда һәлак була. Дүрт бала белән тол калган мулла кызы балаларын кеше итү өчен  көчен кызганмый. Шул дүрт бөртекнең берсе– Альбертның әтисе булачак табиб  Гранит була да инде. Бөтен нәселенә, алдагы көненә ныклык бирсен  өчен, бу исемнең куелуын чамалавы кыен түгел. Альбомнар, фотолар актарып утырганда, күбесен табиблык кебек уртак һөнәр берләштерүе ярылып ятса да, һәркайсысы үзенә бер язмыш бит. Китап язарлык язмышлар.

Расиха ФАИЗОВА


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ