Тарихи шәхесләр сурәтенә җан өрүче

Тарихи картиналарда сурәтләнгән шәхесләрне, бер мәлгә генә булса да, бүгенге заман кешеләре сыйфатында күз алдыгызга китерегез әле.  Хыялда   гына булса да, шуларны «сөйләштереп», «йөртеп» карагыз. Булмас дияргә ашыкмагыз. Ил тарихына бәйле шәхесләрнең заманча цифрлы портретларын ясаучы Айрат Газизуллин белән танышканнан соң, мин үзем дә моның булмастай эш түгеллегенә инандым. 

Бала чагында рәссам булырга хыялланса да, Айрат әфәндегә тормышта башка юлны сайларга туры килә. Башта ул Казан дәүләт университетының тарих бүлеген, алга таба «археология» белгечлеге буенча аспирантура тәмамлый. Бүгенге көндә бөтенләй башка юнәлештә хезмәт куйса да,   рәсем сәнгатенә һәм тарихка булган кызыксынуы аңа буш вакытларында үзенчәлекле иҗат белән шөгыльләнергә ярдәм итә.

– 1907–1970 елларда яшәгән Совет антропологы, археолог һәм скульптор Михаил Герасимов үзе уйлап тапкан методика ярдәмендә скелет калдыклары нигезендә борынгы кешеләрнең тышкы кыяфәтләрен күз алдына китереп бастыру белән шөгыльләнгән. Нәтиҗәдә 200 дән артык тарихи шәхеснең скульптур антропологик портрет-реконструкцияләрен иҗат иткән. Нәкъ менә аның эшләре миңа этәргеч ясады да. Алга таба мондый скульптураларга нигезләнеп, җанлы йөзләр тудыручы Көнбатыш илләре рәссамнарының кайбер эшләренә дә тап булдым. Белгәнемчә, Россиядә моның белән беркем дә шөгыльләнмәгән. Шуңа да үз-үземә, мин булдыра алырмынмы икән бу эшне, дип сорау бирдем дә сынап карау нияте белән тәвәккәлләргә булдым. Килеп чыга кебек, – дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Күпмедер вакыттан соң Айрат әфәнденең иҗатын күреп, «Миллиард Татар» сайтының баш редакторы Арслан Минвәлиев аңа хезмәттәшлек тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә бергәлектә «Зеркало для героя» дип аталган уртак проект туган. Әлеге проект кысаларында Интернет челтәренә төркемләп цифрлы портретларны урнаштыралар.  Сурәтләнгән һәр шәхес турында  кыскача мәгълүмат та бирелеп бара.

Ярты ел эчендә Айрат Газизуллин барлыгы 23 цифрлы портрет эшләгән. Алар арасында   тарихи шәхесләр дә, шулай ук археологик казу эшләре вакытында табылган  баш  сөякләренә нигезләнеп эшләнгәннәре дә бар: Сөембикә ханбикә,   Батый хан,  Чыңгыз хан,   Мәхмүд хан,  Иван Грозный, Елена Глинская, Софья Палеолог,  Андрей Боголюбский, гади кыпчак сугышчысы, Идел буе кешеләре һ. б.

Портретларны Айрат әфәнде, нигездә, антропологларның скульптура яки реконструкцияләренә, танылган рәссамнарның картиналарына, ә кайчакта рәссамнарның примитив сурәтләренә  нигезләнеп тә ясый. Мисалга, монгол гаскәрләрен җитәкләгән Батый ханның цифрлы портретын ясау өчен – борынгы кытай рәсеме, Югары Госман Дәүләте солтаны Сөләйманның хатыны Хүррәм солтанныкын ясау өчен, Италия рәссамы Тициан Вечеллио иҗат иткән портрет файдаланылган.

– Сезнең бу заманча цифрлы портретлар ничек барлыкка килә соң? Мине бу эштә һәр адымыгыз кызыксындыра, – димем мин, Айрат әфәнденең шушы мәгълүматларын кызыксынып тыңлаганнан соң.

Эшне башлар алдыннан, үзешчән оста һәр шәхеснең тормышы, аның тышкы кыяфәте турында тарихи мәгълүматларны, чордашлары язып калдырган истәлекләрне өйрәнүен, портретларны ясаганда, һәр үзенчәлекне күз уңында тотып эш итүен әйтте. Мисалга, Россия галиме, академик Борис Владимирцов мәгълүматларына караганда, Чыңгыз ханның озын буйлы, баһадир гәүдәле һәм мәченеке кебек соргылт-яшел-зәңгәрсу күзле булуы билгеле икән. Явыз Иванның әнисе Елена Глинскаяның йөзендә антропологлар Балтыйк буе халыкларына хас үзенчәлекләрне күргәннәр, җирләнгән урынында җирән чәч калдыкларын тапканнар. Мондый чәч төсе нәсел буенча улы Явыз Иванга да күчкән, аның җирән чәчле һәм сакаллы, зәңгәр күзле булуы билгеле.

– Иң элек берәр шәхеснең сакланып калынган скульптурасы яки сурәтен табам. Алга таба Интернет челтәреннән тышкы кыяфәте, йөз чалымнары белән шушы шәхескә охшаган  кеше рәсемен эзлим. Ике материалны компьютердагы махсус программалар ярдәмендә берләштереп, игътибар белән җитешсез урыннарын камилләштерәм: портретның сыйфатын яхшыртам, анда сурәтләнгән кешенең тәненә, күзләренә һәм иреннәренә табигый төсләр биреп, аңа заманча сулыш өрәм, – дип аңлатты әңгәмәдәшем.

Мине, әлбәттә, бу эшкә күпме вакыт сарыф ителүе дә кызыксындыра иде.

– Алай озак димәс идем, эшкә максатчан тотынган очракта, бер портретны ясау өчен бер көн кирәк. Ләкин тәүлек буе моның өстендә генә утыру мөмкин түгел. Компьютерда барысы да җиңел кебек тоелса да, бу – кул эше, ул сабырлык һәм игътибар  таләп итә. Монда иң кыены – сайлап алынган шәхескә   охшаш кеше сурәтен Интернеттан эзләп табу. Эзләү серверына нинди сүзтезмәләр язарга, аларны ничек формалаштырырга икәнен төгәл күзалларга кирәк, бусы эшне бермә-бер җиңеләйтә.   Бу этапта миңа белемем буенча тарихчы  булуым бик булыша.

Шулай сөйләшеп утырганда, әңгәмәдәшем: «Хәзер бер кызыклы нәрсә күрсәтәм», – дип, миңа кесә телефонын сузды. Экранда гаскәр башлыгы Аксак Тимер портреты икән. Җитмәсә, тере кеше сыман башын бора, кашларын уйната, күзләрен йома. Князь Андрей Боголюбский һәм Чыңгыз хан да хәрәкәттә! Минем гаҗәпләнүемне күреп, Айрат әфәнде көлеп үк җибәрде. «Сабыр ит, моның белән генә бетми әле», – дип, ул телефонын янә миңа суза. Бу юлы Явыз Иван 1575 елда Симеон Бикбулатовичны (чукындырганчы татар ханы Саин Булат булган) вакытлыча үз урынына идарәче итеп калдыруы турында сөйли башлады: «Государю великому князю Симеону Бекбулатовичю всеа Русии Иванец Васильев со своими детишками, с Ыванцом да с Федорцом, челом бьют».

Баксаң, Интернет челтәрендә мондый портретларны җанландыра, алай гына  да түгел, аларны сөйләштерә торган кушымталар да бар икән. «Йә, ничек кызык булмасын инде бу?! Шунысы гына кызганыч, әлегә татарча сөйләштереп булмый аларны», – дип өсти Айрат әфәнде.

 Белеп торам,  бу эшләр  белән кайда танышырга мөмкин,  дип кызыксынасыз инде сез.  Үзем дә авторга нәкъ шул сорауны бирдем. 

 Портретлар «Миллиард Татар» электрон басмасында, «События» электрон газетасында, «Яндекс.Дзен» сервисында дөнья күрә икән.

– Әлбәттә, аларны яхшы бәяләүчеләр дә, тискәре фикерле комментарийлар  калдыручылар да бар. Бу  табигый. Мин аларның барысын да җиңел кабул итәм. Үзем исә Явыз Иван, Андрей Боголюбский, Хүррәм солтан, Батый хан һәм тагын берничә портреттан канәгать калдым. Араларында бик ошап бетмәгәннәре дә булды. Аларын санап үткән чыганаклардан алып ташлый алмасам да, күпмедер вакыттан соң социаль челтәрләрдәге шәхси битләремдә калдырмадым, – ди әңгәмәдәшем, үзенең чагыштырмача үзсүзле булуына басым ясап.

Бүгенге көндә цифрлы портретлар иҗат итү һәм тарихи язмалар уку белән мәшгуль булган Айрат Газизуллин, күңелемә ятышлы һәм үзем булдыра торган шөгылемне таптым, ди. «Зеркало для героя»  дәвамлы проект булырга охшый.   Үзешчән оста   алга таба Шиһабетдин Мәрҗани,   Каюм Насыйриның  цифрлы портретларын эшләргә ниятли.

Диләрә Батршина

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.