Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тәртип»  белән яшик

«Тәртип» радиосы үзенең тыңлаучыларын яңа проектлар белән сөендерүен дәвам итә. Сентябрь аенда аның дулкыннарында ике яңа тапшыру яңгырарга өлгерде. Алар – «Яңалыклар»  һәм «Тәртипле иртә» тапшыр...

«Тәртип» радиосы үзенең тыңлаучыларын яңа проектлар белән сөендерүен дәвам итә. Сентябрь аенда аның дулкыннарында ике яңа тапшыру яңгырарга өлгерде. Алар – «Яңалыклар»  һәм «Тәртипле иртә» тапшырулары. Соңгысын алып баручылар – безгә яхшы таныш булган  Ризәлә Исмәгыйлева белән Илфат Фәйзрахманов дуэтына тагын бер иҗади пар килеп кушылды. Алар – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «ВЕZ» телеканалының баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина һәм Кәрим Тинчурин исемендәге театрның талантлы артисты Илфак Хафизов.
Иртәнге эфир белән беррәттән, кичке эфир да үзгәрешләр кичерә. Һәр сишәмбе көн туры эфирда тыңлаучыларга юридик ярдәм күрсәтүче “Хокук һәм хаклык” тапшыруы яңгырый башлады. Аны алып баручы, хокук белгече Гөлназ Миньязова  экспертлар катнашында халыкны борчыган сорауларга ачыклык кертә. Киләчәктә ул яратып һәм көтеп алыначак тапшыруга әйләнер дип ышаныйк.
Һәр дүшәмбе 17 сәгать 15 минутта  “Хәерле кич, Татарстан” тапшыруы яңгырый башлавы кичке тапшыруларның тагын бер шатлыклы  яңалыгы булып тора. Бу вакыт арасында Айваз Садыйров белән Айсылу Лерон көн кадагында булган татар иле, дөньякүләм проблемаларны күтәреп, белгечләр белән фикер алыша, тыңлаучылардан килгән хәбәрләрне укый, туры эфирда шылтыратулар кабул итә.
Шулай ук якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан, 1 ноябрьдән “Тәртип” радиосы Әниләр марафоны игълан итә. Максатлары зурдан – Инстаграм челтәрендә татар телле әниләр өчен аралашу мәйданы булдыру, тәҗрибә уртаклашу. Марафонның идея авторы – Динара Әхмәт. Әлеге тапшыруның бер көнен дә калдырмыйча катнашып барган актив  әниләргә истәлекле бүләкләр вәгъдә итәләр.
Активрак булыйк, “Тәртип” яратучылар!
                                                                   Ирек НИГЪМӘТИ

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ