Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар әдәби телен баетучы диалектлар

Татарстанның Милли музеена кергән саен, милләттәшләребезнең,  кайда яшәүләренә карап, борынгы заманнарда нинди киемнәрдә йөрүләре сурәтләнгән фотоларга юлыгабыз, хәтта экспозицияләргә куелган шул...

Татарстанның Милли музеена кергән саен, милләттәшләребезнең,  кайда яшәүләренә карап, борынгы заманнарда нинди киемнәрдә йөрүләре сурәтләнгән фотоларга юлыгабыз, хәтта экспозицияләргә куелган шул киемнәр белән якыннан торып танышабыз. Милләттәшләребезнең үз якларына гына хас милли төсмерләр, тәм-томнар, җыр-моңнар белән таныша барган саен, күңелләр рәхәтлек кичерә, чөнки алар барысы да үзебезнең татарныкы! Әмма шул ук вакытта, халкыбызның кайда яшәүләренә карап, үзләренә генә хас сөйләмнәре булуы һәм ул өлкәне диалектология фәне өйрәнүе башыбызга да килеп карамый. Күптән түгел Татмедианың очрашулар залында филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин җитәкчелегендәге татар галимнәре безне үзләренең соңгы елларда шушы тармакта башкарган хезмәтләре белән таныштырып китте.
Мәгълүмдер ки, диалектология фәне билгеле бер төбәкләрдә яшәүчеләрнең сөйләм телен өйрәнә. Белүебезчә, татар авыллары, көнбатышта Рязань һәм Тамбов өлкәләреннән башлап, көнчыгышта Кемерово өлкәсенә һәм Красноярск краена, төньякта Вилюй елгасына, көньякта  Әстерхан өлкәсенә хәтле сузылган гаять зур территориягә таралып утырганнар. Татар халкының иң зур күпчелеге Татарстан, Башкортстан республикаларында гомер кичерә.
Әлеге киңлекләрдә таралган татар теле өч диалектка – урта (казан татарлары), көнбатыш (мишәр) һәм көнчыгыш (себер татарлары) диалектларга бүленә.Татар шивәләрен төркемләү беренче тапкыр 1881 елда А. Бессонов тарафыннан ясала.
Урта диалектка түбәндәге сөйләшләр керә: казан арты сөйләшләре төркеме (дөбьяз, мамадыш, лаеш, балтач –Татарстан), бәрәңге сөйләше (Мари), тау ягы сөйләшләре төркеме (норлат – Татарстан, Чувашия; кама тамагы, тархан – Татарстан), керәшен сөйләшләре төркеме (казан арты керәшеннәре сөйләше – Татарстан; түбән кама керәшеннәре сөйләше – Татарстан, Башкортстан;   нагайбәк сөйләше – Чиләбе өлкәсе), минзәлә (Татарстан, Башкортстан), бөре (Башкортстан), касыйм (Рязань өлкәсе), бастан (Рязань өлкәсе), нократ (Удмуртия, Киров өлкәсе), пермь (Пермь өлкәсе), златоуст (Башкортстан), красноуфимск (Урал федераль округы), эчкен (Курган өлкәсе), каргалы, богырыслан (Оренбург), камышлы (Самара өлкәсе), әстерхан (Әстерхан, Волгоград өлкәләре, Ставрополь крае), татар-калпаклар(Волгоград, Саратов өлкәләре), турбаслы, тепекәй, учалы, сафакүл, кормантау (Башкортстан). Бу сөйләшләр, зур территоияләргә таралуга карамастан, аларның төп үзенчәлекләре уртак. Урта диалект сөйләшләренең зур күпчелеге әдәби телгә аеруча якын тора.
Көнбатыш диалект вәкилләренең бер өлеше, ягъни мишәрләр исә, болгарлар Урта Идел, Түбән Кама җиренә күчеп килгәнче үк, монда Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы чорында акрынлап якын-тирә  төбәкләкләргә  үтеп кергән  кыпчакларның  варислары булып саналалар.  Көнбатыш диалект ике зур сөйләш төркеменә бүленә: чылаштыручы һәм цылаштыручы сөйләшләр. Бу сөйләшләр телнең барлык өлкәләрендә дә бер-берсенә бик якын.
 Көнбатыш Себер татарлары диалекты  көнчыгыш диалект дип йөртелә. Бу термин беренче мәртәбә  Л. Җәләй  тарафыннан кертелгән һәм,  көнчыгыш диалект дигәндә, Төмән, Омск, Томск, Новосибирск өлкәләрендә яшәүче  себер татарларының теле күздә тотылган. Себер татарлары гаять зур  территориягә таралып яшиләр. Татар диалектологлары  барлык татар диалектларының да  (урта – казан татарлары, көнбатыш – мишәрләр,  көнчыгыш – себер татарлары (тубыл-иртыш, бараба, том диалектлары) нигезен  борынгы кыпчак теле тәшкил итә, дигән нәтиҗәгә килделәр.
Әңгәмәнең шушы урынына килеп җиткәч, галимнәребезгә Россиядә уздырылган җанисәп вакытларында Башкортстан Республикасында татарлар яшәгән районнарны һаман да «башкортларның төньяк-көнбатыш диалекты» дип йөртү, анда яшәүче татар халкын башкорт дип язу күренешләре күзәтелүе турында бирелгән сорауларны берләштереп, Ким Мөгаллим улы болай дип җавап бирде:
- Татар теленең диалектологик атласын төзегәндә, Россиянең татарлар яшәгән һәр төбәгендә, шул исәптән Башкортстанда да, халык сөйләшенә барокамералы акустик тикшеренүләр уздырылды, халык сөйләшендәге сүзләргә һәм җөмләләргә фонетик һәм синтаксик анализлар ясалды. Шуның нәтиҗәсендә, Башкортстандагы 54 районның 37 сен, нигездә, татар милләте тәшкил итүе ачыкланды. Татарны башкорт дип язып кына, татарны үзгәртеп булмый. Татарның тамыры бик тирәндә. Мондый ямьсез уеннарда башкорт галимнәре катнашмый, бу – блогерлар һәм политтехнологлар эше.
Шулай итеп, татар теле диалектлары уртак системалы элементлар нигезендә  милли телебезнең бер өлешен тәшкил итәләр.
Диалектлар һәм әдәби тел арасында үзенчәлекле аерма булу белән бергә, үзара тыгыз мөнәсәбәт тә яшәп килә. Җирле диалектлар, сөйләшләр хәзерге татар әдәби телен баетуда төп чыгынак булып тора.
                                                                      Ирек НИГЪМӘТИ

Фото: pixabay

                                 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ