Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар әдәбиятыннан олимпиадага әзерләнәбез

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФДББС) кертелү белән «дәүләт теле» һәм «туган тел» төшенчәләрен аерып чыгару, аларны мәктәп курсында укытуга төрлечә якын килү милли телләрне өйрәнүне шактый ч...

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФДББС) кертелү белән «дәүләт теле» һәм «туган тел» төшенчәләрен аерып чыгару, аларны мәктәп курсында укытуга төрлечә якын килү милли телләрне өйрәнүне шактый чикләде, еш кына ясалма киртәләр дә тудырды. Татар теле һәм әдәбиятыннан дәресләр саны татар телендә гомуми белем бирү оешмаларында, нигездә, үзгәрешсез калса, укыту рус телендә алып барылган мәктәпләрдә ул шактый кимеп, нигездә, атнага ике сәгать татар теле һәм бер сәгать әдәбият дәресе үткәрүгә кайтып калды (гәрчә, төрлелек күзәтелә). Боларга бәйле оештыру мәсьәләләренә тукталмастан, бу язмада татар әдәбиятыннан укучыларны олимпиада әзерләү турында сүз алып барырбыз. Әлеге күчеш чоры татар теле һәм әдәбияты укытучыларына күптөрле кыенлыклар китереп чыгарды: а) дәүләт стандартларының әлегәчә урта мәктәп курсының өлкән сыйныфларына кереп бетмәве; ә) төрле мәктәпләрдә сәгатьләр саны төрлечә булып, аларга туры килә торган программа һәм дәреслекләрнең эшләнмәве сәбәпле, искеләреннән файдалану; б) укытуның өч юнәлештә (татар мәктәбе укучылары, рус мәктәбендәге татар балалары, рус мәктәбендәге татар булмаган балалар) алып барылуы һ.б. Боларның барысы да әдәбият укытуда билгеле бер чуарлык китереп чыгарган кебек, олимпиадага укучыларны әзерләүдә дә кыенлык тудыра. Әлеге күптөрлелек сорау-биремнәрне төзүчеләрне дә авыр хәлгә куюын аңлау кыен түгел. Әмма безнең бурыч – мәктәп курсында татар әдәбияты предметын укыту аша укучыларга сүз сәнгатендә гасырлар дәвамында тупланып килгән рухи-эстетик байлыкны җиткерү, халкыбызның яшәү рәвеше, милли сыйфатлары, теләк-омтылышлары турында мәгълүмат бирү. Шулар аша бала күңелендә зәвык формалаштыру, матурлыкны күрергә, бәяләргә өйрәтү, җәмгыятьтәге тарихи-социаль, иҗтимагый вакыйгаларны аңлавына һәм объектив бәяләвенә ирешү. Татар әдәбиятыннан олимпиадаларның төп максат-бурычлары да укыту процессыннан аерылгысыз булып, аны баету, төрләндерү белән бәйле. Монда да алгы планда укучы шәхесе тора. Сыйныфтан сыйныфка баланың әдәби әсәрне аңлау-тоемлау дәрәҗәсе үсә барып, әдәби текстның язучы теләге, уй-фикере чагылышы булуын, шулар аша яшәеш сорауларына җавап эзләвен билгели алуына ирешү сорала. Әсәрдә куелган күпсанлы сорауларга язучының да әзер җавабы юк, шуңа да әлеге эзләнү-уйлану процессына укучыны тарту иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Олимпиада сорау-биремнәрен үтәү барышында программа-дәреслекләрнең төзелеше һәм эчтәлеге дә бәяләнә, аерым әсәрләргә караш-мөнәсәбәт ачыклана. Әдәби текстта урын алган мәсьәләләрнең үз чоры әдәби-тарихи мохите белән тыгыз бәйләнешен аңлау һәм аларга карата шәхси фикерен укучының телдән яисә язмача җиткерә алуын ачыклау да җитди таләп санала.

Хәзерге вакытта татар әдәбиятыннан олимпиаданың мәктәп этабында V – XI сыйныф, ә инде муниципаль һәм региональ (республика) этабында VII – XI сыйныф укучылары катнаша. Әлеге төр бәйгегә игътибар артып, сорау-биремнәрнең төре, эчтәлеге билгеле бер системага салынган. Алар кулланылыштагы программаларга нигезләнсә дә, 2 нче һәм 3 нче этапларда, дәреслектәге сорау-биремнәрдән аермалы буларак, бермә-бер катлауланып, төрләнеп һәм конкретрак, һәм гомумирәк эчтәлек ала. Укучының нәрсәгә өйрәнгәнен белү белән бергә, алган белемнәрен башка материалда куллана белү күнекмәләре дә ачыклана.
Укучыларны олимпиада әзерләү эше дә сорау-биремнәр эчтәлегенә, алдагы еллардагы тәҗрибәгә таянып алып барыла. Монда мөһим таләп буларак алгы планга системалы эш алып бару чыга. Тәҗрибә шуны күрсәтә, түбән сыйныфлардан ук әдәбият яратучы, гуманитар фикерләве сизелеп торган укучылардан аерым төркем оештырып, аларның махсус дәфтәр алып баруы уңышлы. Дәресләрдә дифференциаль өй эше бирелеп, дәреслек материалына өстәмә мәгълүматларның тупланып баруына ирешелә. Әдәбиятка кагылышлы һәртөр билгеләмә, әдәбият-сәнгать яңалыклары да әлеге дәфтәргә языла, бу исә үткәннәрне искә төшерү, кабатлау өчен уңайлы «шпаргалка» булып тора.
Олимпиадага әзерләнү, беренче чиратта, дәресләрдә алып барыла. Ә инде дәрестә өлгермәгән мәсьәлә яисә дәреслектәге сорау-биремнәргә җавап табу һ.б. дәрестән тыш вакытта да башкарыла ала. Аерым мәктәпләрдә факультативлардан, электив курслардан файдалану да күзәтелә. Биремнәрнең төрләре һәм типлары арасында әдәбият теориясен белү һәм аны әдәби әсәр анализында куллануга бәйлесе һәрдаим укучыларда кыенлык тудыра. Аның төп сәбәбе – теоретик төшенчәне мөстәкыйль өйрәнеп, әдәби текст белән бәйләнештә тикшерүгә игътибар җитмәү. Соңгы елларда теоретик белемнәрне ачыклау сорау-бирем һәм тест формасында бирелә. Барлык төрләрен атамыйча, бер мисал китерик: 1 нче вариант. «Социалистик реализм» иҗат методын мисалга нигезләнеп аңлатыгыз». 2 нче вариант. «Вакыйга-күренешләрне чынбарлыктагыча, тарихи дөрес итеп һәм революцион үсешендә сурәтләүне нигез иткән иҗат методы ... ... дип атала».  
Мондый биремнең башка вариантлары да булырга мөмкин. Мөһиме – әлеге иҗат методының асылын әдәби текст белән бәйләнештә аңлау. Гадәттә, дәрес-
лекләрдә теге яисә бу әсәрнең иҗат методы аталса да, әсәрдәге вакыйгалар белән бәйләп аңлатылмый, укытучыга калдырыла. Әйтик, Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестена мөрәҗәгать итсәк, ул социалистик реализм иҗат методына нигезләнеп язылган. Автор Галия тормышына бәйле 1920 – 1930 еллардагы үзгәрешләрне, колхозлар аякка басуны һ.б. чынбарлыктагыча сурәтли. Үткәннәрнең караңгылыгын, революция елларын, аның фаҗигаләрен искә төшерү аша тарихи дөреслеккә килә. Аеруча җитди мәсьәлә буларак, җәмгыять үзгәрешенә бәйле, Галиянең аң үсешен, үзгәрешен ачуны алга чыгара. Бу мәсьәләдә автор идеология таләбенә дә буйсына һәм, капиталистик җәмгыятьтә кызларның авыр тормышын сурәтләп, аңа каршы рәвештә үрнәк итеп, Галия яшәгән авыл кызларының югары белем алулары турында сөйли һ.б. Әнә шул рәвешле теоретик төшенчә әсәр эчтәлеге белән тыгыз бәйләнештә өйрәнелгәндә генә укучы аңлавына ирешелә, һәм ул аны башка әсәрләргә карата да куллана ала.
Монографик өйрәнелә торган автор һәм әсәре буенча конкрет белемнәрне ачыклау һәм гомумиләштерүләр ясауга бәйле биремнәр дә төрле булып, я гомуми планда, я ваграк сораулар рәвешендә, шулай ук тест формасында була ала (1. Р.Фәхреддиннең «Әсма яки гамәл вә җәза» әсәренең исеменә салынган мәгънәне аңлатыгыз.

  1. а) С.Рәмиевнең «Син», «Ул», «Җәмилә» шигырьләрен нәрсә берләштерә? Шул турыда языгыз; ә) С.Рәмиевнең романтик рухлы лирик героен характерлагыз;
    б) Әдипнең «Таң вакыты» шигырен бөтен иҗатына «ачкыч» дип бәялиләр. Сез моны ничек аңлыйсыз, шул турыда языгыз.

  2. Түбәндә китерелгән өзекләр буенча әсәрне һәм авторын атагыз һ.б.


Әдәби белем нәкъ менә монографик өйрәнелә торган әсәрләр аша туплана. Төп кыенлык – автор турындагы гомуми мәгълүматтан, теге яисә бу әсәрнең кыйм-
мәтен аерып чыгара алмауда. Дәреслекләрдә еш кына «әһәмиятле урын алып тора», «җитди яңалык алып килә» кебек фикерләр бирелә, ә әлеге үзенчәлеге конкретлаштырылмый, бу – укытучы бурычы. Әдәбият дәресе үзәгендә әдәби текст тора. Текст белән эшләү күптөрле булып, укытучы төп игътибарны укучының әдәби белемен билгели торганнарына юнәлтә. Алар түбәндәгеләр: әдәби әсәрнең темасын, проблемасын һәм идеясен ачыклау; төп конфликтны билгеләү аша, аның ярдәмчел каршылыкларда ачылуын аңлату; әсәрдә катнашучыларның урынын, ролен билгеләү, аларга характеристика бирү; әсәрдә язучы кулланган сурәт чараларын табып, аларның әдәби вазифасын ачыклау; текстның төр, жанр үзенчәлеген билгеләү, төрле жанрдагы әсәрләрне анализлый алу һ.б. Дәрестә текстны кычкырып яисә эчтән генә укуга вакыт җәлләмәскә кирәк, чөнки әдәби телнең матурлыгын, байлыгын укытучының бик яхшы сөйләме дә алыштыра алмый. Икенче яктан, текст өйдә укылган очракта да, төп теманы, проблеманы, идеяне яисә геройларның асылын аңларга ярдәм иткән өзекләр кычкырып укылу, мисал буларак китерү дә бик кирәк. Бары шул рәвешле эшләү аша, ягъни бу төр эш системалы алып барылганда гына, укучыларда текстка игътибар булдырыла.
Әдәбият дәресендә һәм дәрестән тыш вакытта укучыларны олимпиада әзерләгәндә әдәбият тарихын эзлекле үсеп, үзгәреп торучы иҗтимагый күренеш итеп аңлауга ирешү сорала. Түбән сыйныфларда ул әсәрнең кайсы чорда язылуын билгеләүгә кайтып калса, өлкән сыйныфларда исә әдип иҗатын тарихи чор үзенчәлекләре белән тыгыз бәйләнештә кабул итү генә сүз сәнгатенең иҗтимагый тормыштагы урынын дөрес һәм объектив бәяләү мөмкинлеге бирә. Күзәтү төсендәге материал буенча биремнәр я конкрет сорау-бирем, я әдәби-тарихи характерда була, тестлар формасында да урын ала (1. а) ХХ йөз башында актив иҗат иткән 6 (алты) драматургның исемен атагыз; ә) Әлеге чор сәхнә әдәбиятында кайсы жанр алга чыга? Сәбәпләрен аңлатыгыз; б) Казанда киң җәмәгатьчелеккә беренче спектакль уйналган датаны билгеләгез.

  1. XVIII йөз әдәбияты буенча тест биремнәренә җавап бирегез... (мисаллар).


Әдәби-тарихи характердагы мондый сорау-биремнәр укучының бөтен әдәбият курсы буенча алган белемнәренә нигезләнә. Мисал өчен, тест формасында Г.Ибраһимов әсәрләрен ачыклау сорала, анда 3 әсәр әлеге авторныкы, ә берсе башканыкы. Мисаллар итеп китерелгән әсәрләр арасында V сыйныфта өйрәнгән «Яз башы», VII сыйныфта өйрәнгән «Кызыл чәчәкләр», X сыйныфта өйрәнгән «Тирән тамырлар» булырга мөмкин. Бу төргә караган биремнәр арасында теге яисә бу чор әдәби процессына караган биремнәр гадәттә авырлык тудыра. Мисал өчен, 1) «Мәгърифәтчелек чоры әдәбиятының идея-эстетик үзенчәлекләрен билгеләгез»; 2) «ХХ йөз башы татар поэзиясендә күзәтелгән төп тема-мотивларны билгеләп, мисаллар китерегез» һ.б. Әлеге биремнәр катлаулы булып, беренчесендә чор әдәбиятының төп көчләрен тәшкил иткән авторлар иҗатында урын алган үзенчәлекләр аша гына табыла, ә икенчесе исә ХХ йөз башы шагыйрьләрен искә төшереп, алардагы темаларны хәтердә яңартуны таләп итә. Боларга җавап бирү максатында укытучы әзерлек барышында дәреслек материалы белән эшләргә, гомуми фикер арасыннан төп үзенчәлекне аерып чыгарга өйрәтә һәм үзе дә сөйләп, яздырып аңлата.
Олимпиадага әзерлек барышында укучының кайсы сыйныфта укуына карамастан, түбән сыйныфларда өйрәнгәннәрне кабатлау, искә төшерү бик тә кирәк. Бер яктан, ул әдәби-тарихи яисә күзәтү төсендәге биремнәргә нигез булса, икенче яктан, үткән сыйныфларда өйрәнелгәннәр еш кына махсус сорау-бирем рәвешендә дә урын ала. Мисал өчен, «Үткән уку елында өйрәнгәннәрне искә төшерегез. Ф.Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» әсәре герое Фәнияргә характеристика языгыз». Мондый бирем һәр сыйныфта бирелергә мөмкин, шуңа да дәреслектәге авторларның әсәрләре төрле сәбәпләр аркасында (уку елы ахырында экскурсияләр һ.б.) дәрес кысаларында өйрәнелмәсә дә, олимпиада әзерләнүче укучыларның укуы сорала. 
Олимпиада сорау-биремнәре арасында белем-күнекмәләрне шигырь яисә проза әсәре анализы рәвешендә ачыклау үзгәрешсез диярлек урын ала. Бу аңлашыла да, чөнки биремнәрнең байтагына кабатлау, ятлау аша килеп булса, әдәби әсәргә анализны ятлап та, күчереп тә булмый. Анализ чын мәгънәсендә әдәби әсәрне аңлау һәм бәяләүнең төп нигезе. Соңгы елларда күбрәк шигырь бирелә, әмма кыска хикәяләр, нәсерләр, мәсәлләр дә булырга мөмкин. Дәреслекләрдә һәм ярдәмлек хезмәтләрдә әдәби төрләргә анализ схема-үрнәкләре даими бирелеп килә. Шуңа да карамастан, олимпиадаларда бер җитди хата күзәтелә. Ул анализның эзлекле текст булмыйча, схемадагы сорау-
ларга җавап рәвешендә язылуына бәйле. Әйтик укучы шигырьдә троплар киң урын алган дип, аларны таба, исемнәрен дә атый. Ә аның шигъри тексттагы урыны, лирик геройның хис-кичерешен билгеләү-
дәге вазифасы ачылмыйча кала. Әзерлек барышында анализ схемаларын гына ятлатып калмыйча, шигырьнең чынбарлыкка нисбәтле авторның хис-кичереш-
ләре чагылышы икәнлегенә төшендерү даими игътибар үзәгендә булу сорала.
Олимпиада сораулары арасында иҗади биремнәр дә урын алып, гадәттә, теге яисә бу темага сочинение язуны таләп итә. Шул ук вакытта төрле характерда булырга мөмкин. Мәсәлән, мәкаль-
әйтем бирелә, шуңа нигезләнеп 150 сүз күләмендә иҗади эш үтәргә, теге яисә бу авторның шигъри юллары алына, шуларга бәйле язма эш таләп ителә һ.б. (М.Акмулла «Билгесе ир-егетнең булсын мәйдан!» дип яза. Сез ничек уйлыйсыз? Фикерегезне языгыз». Мондый биремнәргә әзерлекнең башлангычы түбән сыйныфларда ук укучыларның күзәтүчәнлеген үстерү, күргән-ишеткәнне кәгазьгә төшерү, әсәргә үз мөнәсәбәтеңне белдерү кебек биремнәрне системалы үтәп баруга барып тоташа.

Шулай итеп, татар әдәбиятыннан олимпиадага әзерләнү программа материалын эзлекле үтәп, белем-күнекмәләрне даими баетуга нигезләнгән система тәшкил итә. Өстәмә белем чыганагы буларак төрле конференцияләрдә, конкурсларда, иҗади бәйгеләрдә катнашу да үзен тулысынча аклый.


Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ

ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел,
әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият
белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы, татар әдәбияты буенча республика олимпиадасы комиссиясе рәисе

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ