Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар блогеры Айгөл Тимердән яшел карабодайдан ипи рецепты

Ипи глютенсыз, чүпрәсез, шулай ук сода белән көпшәкләндергеч тә салынмый.Ингредиентлар: 450 грамм яшел карабодай (экомаркет, озон һ.б. сатыла), 1 чай кашыгы тутырып тоз, 1 стакан тутырып су, 50 грамм...

Ипи глютенсыз, чүпрәсез, шулай ук сода белән көпшәкләндергеч тә салынмый.
Ингредиентлар: 450 грамм яшел карабодай (экомаркет, озон һ.б. сатыла), 1 чай кашыгы тутырып тоз, 1 стакан тутырып су, 50 грамм җитен (лён) орлыгы (бик файдалы, шуңа мәҗбүри салыгыз), кабак төше, көнбагыш орлыгы һ.б.
Эш тәртибе:
1. Яшел карабодайны 8–12 сәгатькә суга салып торасы. Бик каты лайла чыга, аны бик яхшылап су астында юарга.
2. Яшел карабодайга тоз һәм су салып яхшылап блендер белән вакларга.
3. Җитен орлыгы салып тагын берничә тапкыр ваклап аласы. Максимум файда алыр өчен эшләнә бу.
4. Аннары барлык калган орлыкларны да салып болгатасы.
5. Ипи пешерә торган савытка камырны салып куясы (майларга яисә пергамент кәгазь җәяргә).
6. Күпергәнче җылы урында тотарга. 12 сәгатьләп күперде. Яшел карабодай шулай үзлектән бактерияләр җыеп чүпрә кебек әчергә сәләтле.
7. 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 1 сәгать тирәсе пешерергә.
«Бик файдалы һәм тәмле ипи килеп чыга. Аерым закваскалар ясыйсы да, аласы да юк. Пешерүгә бер тәүлек җитә. Яшел карабодай гына булу кирәк!
Иртән карабодайның суга саласың, кич камырын ясап күперергә куясың, иртән пешерәсең. Бик җайлы эшләнә!» — дип язган блогер.
«Интертат»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ