Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар халкы үсеше стратегиясенең эскизы тәкъдим ителде

Бөтендөнья татар конгрессында Татар халкы үсеше стратегиясенең юнәлешләрен билгеләүче беренче документ тәкъдим ителде. Бу хакта конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итә.Милләтнең үсеш юлларын билгеләүче...

Бөтендөнья татар конгрессында Татар халкы үсеше стратегиясенең юнәлешләрен билгеләүче беренче документ тәкъдим ителде. Бу хакта конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Милләтнең үсеш юлларын билгеләүче документның эскизын эшләүдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәк өйрәнү институты,  А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм Казан федераль университеты галимнәре катнашты.
“Бүгенге дөньяда  татар үзаңын үстерү” максатына ирешү юнәлешендә төзелгән. Беренче нөсхә 2020 елга кадәр бердәм социомәдәни тирәлек булдыру, 2030 елга кадәр татар тормышын заманча кору һәм 2050 елга кадәр татар милләтенең тотрыклы үсешенә ирешү принципларына нигезләнеп төзелгән.
Документ үз эченә:

  • “Таяну нокталары”н,

  • “Берләшү”,

  • “Татар үзаңын үстерү юнәлешләре”,

  • “Татар тормышы”,

  • “Юл картасы”

  • “Мәгариф”,

  • “Мәдәният”,

  • “Мәгълүмати мохит”

  • “Татар халкының үсеш стратегиясен тормышка ашыру юллары”н колачлый.


Фото: tatar-congress.org

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ