Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татар кызы – 2021» исеменә кемнәр лаеклы? (ФОТОРЕПОРТАЖ)

14 декабрьдә Арча 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Татар кызы -2021» районкүләм бәйгесе узды. Бәйгенең үзәгендә Арча шәһәренең 16  мәктәбенең иң булган, иң уңган, иң чибәр кызлары  б...

14 декабрьдә Арча 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Татар кызы -2021» районкүләм бәйгесе узды. Бәйгенең үзәгендә Арча шәһәренең 16  мәктәбенең иң булган, иң уңган, иң чибәр кызлары  биш этапта көч сынаштылар. Әлеге бәйгедә мәгарифне үстерү институты доценты, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы да катнашты.

Бәйгене ачып җибәргән Арча 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең җырчы сандугачлары Алмаева Диананың, Гайнетдинова Азалиянең, Надыршина Зиләнең  моңлы тавышлары күңелләрне җилкендереп, моң дәрьясында йөздерделәр.
Бәйгенең максаты һәм бурычы: татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару.
 «Тәрбиядән яраладыр тәрбия» дип аталган конкурста кызлар – татар халык йолаларын, «Тапкырлык һәм зирәклек» дип аталган конкурста - татар халкының мәкаль,әйтемнәрен ни дәрәҗәдә белүләрен, «Кулларымнан гөл тама» дип аталучы турда кул эшләрен белү сәләтләрен күрсәттеләр, татар милли  киемнәрен тәкъдим итеп, бию башкардылар. 


Соңыннан Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Эльвира Шамил кызы катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Мәртәбәле жюри әгъзаларына  җиңүчеләрне ачыклавы җиңел булмады, чөнки кызларның барысы да талантлы. Шуңа да аларның һәркайсына махсус дипломнар, истәлекле бүләкләр бирелде.





Апаз урта гомуми белем мәктәбе укучысы Галәветдинова Гөлфия Гран-при яулады! Арча 1 нче урта мәктәбе укучысы Минашаева Эльза – беренче урын, Шушмабаш урта мәктәбе укучысы – Фәттахова Айгөл – икенче урын, Арча 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучысы Сәфәргалиева Айсылу – 3 урын.
Барлык җиңүчеләрне дә котлыйбыз, киләчәктә уңышлар теләп, тагын да югары үрләр яулавыгызны теләп калабыз.
Энҗе МОСТАФИНА,

Арча районы мәгариф идарәсе методисты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ