Татарны милләт буларак «Каз өмәләре» генә саклап кала алырмы?

Татар халкының бик күңелле бәйрәмнәре, бай гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Сабантуй һәм Нәүрүз бәйрәмнәре, ислам диненә бәйле Корбан һәм Рамазан бәйрәмнәре, йолаларга бәйле «Каз өмәсе» һ.б. Еллар үткән саен бу бәйрәмнәр яңара, аларның формалары үзгәрә һәм эчтәлекләре тулылана бара.

Әйтик, «Каз өмәсе» ничек оештырылырга һәм үткәрелергә тиеш соң? Аны үткәрүнең элек-электән килгән нинди нечкәлекләре бар? Шушы сорауларга ачыклык кертү һәм бу йоланы пропагандалау максатыннан Бөтендөнья татар конгрессы «Каз өмәсе» фестиваль-бәйгеләре үткәрүне үз өстенә алган. Узган җомга-шимбә көннәрендә Мөслимдә II Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестиваль-бәйгесен үзләренчә зурдан кубып уздырганнар да. Ни өчен Мөслимдә икән диярсез? Бердән, милли гореф-гадәтләребез, телебез шактый нык сакланган татар төбәге ул. Икенчедән, казчылык тармагы үсеше ягыннан республикабызда Мөслимгә тиң район юк. Бу уңайдан әлеге район халкының 120 мең баш каз асравын гына да әйтү җитәдер. Шуларның 30 меңе – шәхси хуҗалыкларда. Быелгы «Каз өмәсе» фестиваль-бәйгесенә дә зурдан кубып әзерләнгәннәр алар. Анда илебезнең 27 төбәгеннән каз үстерү осталарының гына да катнашуын әйтү җитә.

Фестивальдә катнашучыларга районның Иске Вәрәш авылында «Каз өмәсе» бәйрәмен тәкъдим иттеләр. Кунаклар  авыл чишмәсендә чистартылган казларны юу йоласын да, күргәзмәне да караган, җырлы-биюле уеннарда да катнашкан.  Фестиваль-бәйге булгач, әлбәттә җиңүчеләр дә ачыкланган. Җиде номинация буенча 29 җиңүче билгеләнгән Ә бәйгенең Гран-приена Оренбург өлкәсе вәкиле Минзәлә Гайнуллина лаек дип табылган. Мөслимдә узган быелгы «Каз өмәсе» бәйрәм кунаклары һәм Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге күңеленә дә бик хуш килгән, ахры. Шулай булмаса, 2023 елда узарга тиешле III «Каз өмәсе» фестивален дә биредә үткәрергә карар кылмаслар иде.

Тик күңелне бер үтә дә җитди сорау тырмый: татарны милләт буларак, татар авылларын, телебезне «Каз өмәләре» генә саклап калуда калкан була алырмы? Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында әлеге фестиваль-бәйгене оештыручылар катнашында узган матбугат конференциясендә үткер сүзле шагыйрәбез Нәҗибә апа Сафинаның кабыргасы белән куйган әлеге соравына бергәләп җавап табасы, конкрет эш-гамәлебез ныгытасы иде.

Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: https://tatar-inform

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.