Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан фермерлары: «Эшче һөнәрен сайлаган балаларны имтиханнардан азат итәргә кирәк»

Татарстан фермерлары съездында Чүпрәле районының фермерлар ассоциациясе рәисе Равил Бикчуров эшче һөнәрен сайлаган балаларны имтиханнардан азат итү тәкъдиме белән чыкты.«Бүген авылга кайту турында сөй...

Татарстан фермерлары съездында Чүпрәле районының фермерлар ассоциациясе рәисе Равил Бикчуров эшче һөнәрен сайлаган балаларны имтиханнардан азат итү тәкъдиме белән чыкты.
«Бүген авылга кайту турында сөйләү модага керде, әмма яшәргә калу турында сүзләр сирәк ишетелә. Кадрларга – кытлык төп проблемаларның берсе. Чөнки  авыл хуҗалыгы тармагында белем алган яшьләрнең күбесе үз белгечлеге буенча эшләми», — дип проблемаларга һәм чишү юлларына тукталып үтте ул.
Җитәкче фикеренчә, яшьләр түләүсез яки льготалы торак белән тәэмин ителергә тиеш. Бюджет хисабына белем алган яшьләрдән авылга кайтып эшләүне таләп итәргә кирәк. Шулай ук эшче һөнәрләргә белем алучыларның уку процессын җиңеләйтергә һәм югары уку йортына керергә теләмәгән һәм эшче һөнәрен сайлаган укучыларны мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханыннан азат итәргә кирәк, дип саный Равил Бикчуров.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ