Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан географлары елга йомгак ясады

Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге каршындагы географик белем бирү комиссиясе бүген КФУның төп бинасында уздырган утырышында  республикабыз географларының быелгы эшчәнлегенә ана...

Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге каршындагы географик белем бирү комиссиясе бүген КФУның төп бинасында уздырган утырышында  республикабыз географларының быелгы эшчәнлегенә анализ ясады.

Агымдагы 2020 ел һәркайсыбыз өчен ТАССР оешуның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллык юбилейлары белән үзенчәлекле булды. Ә менә республикабыз географлары өчен болардан тыш әле быел үзләре өчен олы вакыйга белән дә үзенчәлекле иде:  төгәлрәге  Татарстандагы иң уникаль табигать һәйкәле – Идел-Кама тыюлыгына нигез салынганга  60 ел тулуны билгеләп үттек. Соңгысына бәйле рәвештә тагын бер олы вакыйга – бар гомерен Татарстанда география фәне үсешенә багышлаган педагогика фәннәре докторы Әнвәр Сафа улы Тайсинның тууына 100 ел тулу юбилеен да зурлап билгеләп үтте алар. Ни әйтсәң дә, Әнвәр ага – рус һәм татар телләрендә 21 басмада дөнья күргән «Татарстан географиясе» уку ярдәмлегенең авторы, Ул бигрәк тә Идел-Кама тыюлыгының ландшафтын өйрәнүгә һәм аны картага төшерүгә зур көч куйган географ-галим.  шунысы кызык: 1948 елдан Казан педуниверситетында укыта башласа да, бары тик 74 яшендә генә кандидатлык, ә 78 яшендә, ягъни 1999 елда гына докторлык диссертациясе яклый... Бүгенге утырышта олуг галимнең исемен мәңгеләштерү инициативасы белән чыгарга кирәк дип әйтелде. Аерым алганда КФУның бер аудиториясенә һәм заманында ул үзе эшләгән 14 нче урта мәктәбенә Әнвәр Тайсин исемен бирү кирәклеге хакында әйтелде.


Бүгенге утырышта шулай ук Татарстанда 27 ноябрьдә үткәрелгән географик диктант, республикабызда яшь натуралистлар хәрәкәте үсеше, мәктәп укучылары арасында геологик кейслар чишү буенча булып узган чемпионат йомгаклары, Апас урта мәктәбендә «Экологик сукмак» инновацион проектын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе хакында да сүз булды.

Бүгенге комиссия утырышында Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге эшчәнлегендә аеруча актив катнашкан бер төркем мөгаллимнәр КФУ грамоталары белән бүләкләнде. Алар арасында «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре дә бар.
                  Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ