Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан географлары «Мәгариф» белән килешү төзеде

Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге каршындагы географик белем бирү комиссиясе ай саен үз утырышын үткәреп килә. Бүген  булып узган чираттагы утырышы безнең «Мәгариф» журналы өче...

Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге каршындагы географик белем бирү комиссиясе ай саен үз утырышын үткәреп килә. Бүген  булып узган чираттагы утырышы безнең «Мәгариф» журналы өчен мөһим бер вакыйга булып керер, мөгаен. Ник дисәгез, үз тарихында беренче тапкыр буларак, журналыбыз белән Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге  арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. Билгеле, моңарчы да безнең «Мәгариф» республикабызның география  укытучыларын аеруча үз итә иде: аларның алдынгы эш тәҗрибәсен яктыртуга, дәрес эшкәртмәләрен үз битләрендә урнаштыруга җитди карый. «Яшел бишек» бәйгесе үзе генә дә ни тора! Аны уздыруда КФУның география һәм экология белеме теориясе һәм методикасы кафедрасы галимнәренең методик ярдәмен һәм теләктәшлеген һәрдаим тоеп торабыз. Килешүдә әлеге хезмәттәшлек офыкларын тагын киңәйтү күздә тотыла.

Бүгенге утырышта Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге каршындагы географик белем бирү комиссиясенең  2021 елга эш планы да тикшерелде һәм расланды.Аерым алганда быел географик белемне пропагандалауга багышланган алты фәнни-гамәли конференция генә уздыру күздә тотыла. Алар Кукмара, Теләче, Сарман, Буа, Алексеевск районнарында һәм Казанда үтәчәк.Шулай ук «География укытучылары көне»н зурлап билгеләп үтү, география җәмгыяте каршындагы яшьләр клубы белән «Җиде румб» туристлык клубы эшчәнлеген тагын да җанландыру, Чаллыдагы 24 нче урта мәктәптә Әнвәр Тайсин исемендәге фәнни-гамәли укулар, Буадагы М.Вахитов исемендәге гимназиядә «Туган ягыбыз табигате» дигән темага төбәкара экологик-географик фестиваль, шулай ук яшь географларның республика турнирын уздыру да күздә тотыла. 


Комиссия утырышын КФУның беренче проректоры, социология фәннәре докторы, профессор Рияз Гатаулла улы Минзарипов алып барды.
Таһир САБИРҖАНОВ

Роберт КОРОЛЁВ фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ