ТР Хезмәт министрлыгы август аенда Татарстанда өстәмә ял көне турында искә төшерде.
Шулай итеп, «Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» законы нигезендә 30 август – эшләми торган бәйрәм көн булып санала. Быел 30 августка дүшәмбегә туры килә. Нәтиҗәдә, Татарстан халкын өч көн рәттән, 28, 29 һәм 30 августта ял көтә.