Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан укытучылары 12 мең ноутбук алачак

Бу уку елында педагогларның өчтән ике өлеше эш өчен яңа компьютерлар белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның мә...

Бу уку елында педагогларның өчтән ике өлеше эш өчен яңа компьютерлар белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Музипов хәбәр иткән иде.
Аның сүзләренчә, Татарстанның мәгариф системасы «югары тизлекле Интернет белән тәэмин итү бурычын үтәгән». "Өстәмә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен югары тизлекле Интернетка тоташтыру эше дәвам итә. Кайбер колледжларда интерактив җиһазлар бар. Быелгы иң зур горурлыгыбыз – республика җитәкчелеге тарафыннан педагогик хезмәткәрләр өчен ясалган бүләк. Алар өчен 12 000 ноутбук сатып алынган. Аларны укытучыларга тапшырдылар. 2010 елдан 2018 елга кадәр модернизация кысаларында мәгариф системасына барлыгы 90 000 ноутбук тапшырылды. Барлык имтихан тапшыру пунктлары да диярлек киң диапазонлы заманча IP камералар белән җиһазландырылган, –  дип сөйләде үз чыгышында Рәмис Музипов.
Музипов билгеләп үткәнчә, алар үзләренә татар телендә цифрлаштыру эшләрен кертү бурычын куячаклар.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ