Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан эшмәкәрләре SMM белгечлеккә бушлай укый алачак

Татарстан эшмәкәрләре һәм үзмәшгульләре өчен SMM белгечлеккә бушлай онлайн-курс эшли башлады. Дәресләрдә алар Россия социаль челтәрләренең реклама кабинетларында эшләргә өйрәнәчәкләр. Дәресләр «Минем...

Татарстан эшмәкәрләре һәм үзмәшгульләре өчен SMM белгечлеккә бушлай онлайн-курс эшли башлады. Дәресләрдә алар Россия социаль челтәрләренең реклама кабинетларында эшләргә өйрәнәчәкләр. Дәресләр «Минем бизнес» хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан оештырыла, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
Курсның спикеры SMM өлкәсендәге белгеч, маркетолог Дамир Хәлилов эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә реклама кампаниясен ничек әзерләргә һәм гамәлгә ашырырга, контент әзерләргә һәм социаль челтәрләрдә бизнесны алга этәрергә өйрәтәчәк, максатчан реклама булдыру принципларын һәм алгоритмнарын аңлатачак.
Онлайн-курс үзмәшгульләргә – клиентларны җәлеп итәргә һәм үз эшчәнлеген алга җибәрергә, бизнесменнарга – шәхси бренд аша үз эшен үстерергә, ә SMM өлкәсендә яңа эшли башлаучыларга клиент брендын булдырырга һәм эшчәнлекләрен яхшыртырга ярдәм итәчәк. Курска әлеге сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

Фәния Лотфуллина


Фото: Денис Гордийко

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ