Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда Цифрлаштыру елына нинди өметләр баглыйм?

2022 ел – Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Безгә Татарстан Республикасы Президенты цифрлы икътисадның алга таба үсеше өчен уңай шартлар тудыру, цифрлы технологияләрне, Татарстан Республи...

2022 ел – Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Безгә Татарстан Республикасы Президенты цифрлы икътисадның алга таба үсеше өчен уңай шартлар тудыру, цифрлы технологияләрне, Татарстан Республикасы халкының тормыш сыйфатын арттыручы сервисларны һәм хезмәтләрне нәтиҗәле үстерүне максат итеп куйды. Башкаладан шактый гына ерак урнашкан авылда эшләп килүче тәрбиячеләрнең күңелендә сорау бар:  бу технологияләрне өйрәнеп бетерә алырбызмы, кем  безгә аларны өйрәтер?
Бактың исә бүген безнең бар яшәешебез цифрлаштыруга корылган. Без шул технологияләрне үзләштереп, үзебезнең эшчәнлегебездә кулланып “ятабыз” икән  ләбаса. Цифрлаштыру  тормыш һәм җитештерүнең төрле өлкәләренә заманча цифрлы технологияләр кертү дигәнне аңлата. Соңгы елларда цифрлы технологияләр бездә дә бик актив кертелә башлады. Шуңа күрә замана балаларын цифрлы технологияләрдән башка күз алдына да китерерлек түгел. Аларны дөрес һәм файдалы итеп кулланырга өйрәтү – безнең бурыч. Без, педагоглар, – замана белән бергә атлаучы, һәрчак яңалыкка омтылучан, иҗади, креатив кешеләр. Инде балалар бакчасыннан ук балаларны җәмгыятебезгә кирәкле, тәрбияле, белемле шәхесләр итеп тәрбиялибез.  Цифрлы технологияләр исә безгә ярдәмгә килә.
Безнең балалар бакчасы  «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерү чарасы буларак мультипликация» методик темасы астында эш алып бара. Бүгенге көндә балалар мультфильмнарны бик ярата. Телевизорны ачсаң, ниндиләре генә юк. Мультфильмнар белән балаларны кызыксындырып та була,  шуны истә тотып, без балалар белән мультфильм төшерү серләренә төшенә башладык. Кечкенәрәк төркемнәрдә тәрбиячеләр балаларны мультипликация этаплары белән таныштырып киләләр. Мультфильмнарны карап, аларның эчтәлеге турында әңгәмә кору, бергәләп пластилиннан әкият геройлары әвәләү, мультфильм геройлары булып сөйләшеп карау кечкенәдән башлана. Үсә төшкәч, балалар мультфильмның сюжетын үзләре уйлап чыгаралар, кадрлар төшерәләр, тавыш яздыралар, монтажлыйлар.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән мультстудиядә эшлибез. Безнең төп эш кораллары – штативка беркетелгән гади смартфон һәм компьютер. Эш тәртибе болайрак: балалар белән  бергәләп мультфильмның эчтәлеген уйлыйбыз, геройларны әвәлибез, фон ясыйбыз, аниматор, оператор, әкият геройларына тавыш яздыручыларны билгелибез, төшерелгән кадрларны компьютерда монтажлыйбыз.
Мультфильм төшерү ул бик озак процесс, шуңа да карамастан балалар өчен бу бик кызыклы һәм файдалы. Иң мөһиме балаларның уйлау-фикерләү сәләте үсә, сүзлек запасы байый, матур әдәбият әсәрләренә кызыксыну арта, бәйләнешле  сөйләм телләре үсә. Һөнәри ориентация принциплары да бүгенге көндә актуаль. Чөнки кечкенәдән программист, аниматор, операторның кем икәнлеген аңлап, балалар үзләрен шушы өлкәдә сыныйлар.
Үзебез төшергән мультфильмнар белән без нишлибез? Район, республика һәм Россия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә катнашабыз.
Без катнашкан бәйгеләр бихисап: Республикакүләм “Милли мультфест” бәйгесе (“Каршарчык” мультфильмы, II урын); Районкүләм “Татарча мультфильм” бәйгесе (“Шалкан” мультфильмы, I урын, “Җизни” мультфильмы, II урын); Районкүләм “Буду бдительным на льду и на воде” бәйгесенең видеоролик номинациясе (“Береги себя” мультфильмы, III урын); Россиякүләм “Мы” милли видеороликлар бәйгесенең анимацион мультфильмнар номинациясе (“Татары” мультфильмы, рәхмәт хаты); Урам мультфильмнары фестивале (“Барсик” мультфильмы, диплом).
Эшләгән эшеңнең нәтиҗәсен күрүчеләр булу – хезмәтеңә иң зур бәя, минемчә. Безнең “Милли мультфест” бәйгесендә җиңү яулаган “Каршарчык” мультфильмын Шаян ТВ телеканалында нәни тамашачыларга тәкъдим иттеләр. Безнең өчен бу зур сөенеч булды.
Анимацион мультфильмнар төшерү – цифрлы технологияләрнең бер тармагы. Цифрлаштыру елына өметләребез  зурдан. Нәкъ менә безнең эш юнәлешен колачлаган елда алга куйган максатларыбыз да чынга ашмый калмас: педагогларыбыз мультипликация буенча белемнәрен тагын да күтәрер; мультстудиябез заманча техник база белән баер; балалар белән тагын да кызыклырак мультфильмнар төшерербез; республика, Россия күләмендә узган бәйгеләрдә  мультфильмнарыбыз югары бәя алыр.
Әлеге өметләрнең күбесе, әлбәттә, үзебездән тора. Иң мөһиме,  балалар исән-сау булсын һәм иҗат чишмәбез саекмасын!

Эльвира САБИРОВА,


Актаныштагы 1 нче  балалар бакчасы югары квалификация категорияле өлкән тәрбичесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ