Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда «Ел укучысы» исеме билгеле булды

Быел «Татарстан Республикасының ел укучысы» мактаулы исеме Казанның Вахитов районы 131 нче номерлы лицееның унынчы сыйныф укучысы Никита Перовка бирелде. Ул 2020-2021 һәм 2021-2022 елларда химиядән Бө...

Быел «Татарстан Республикасының ел укучысы» мактаулы исеме Казанның Вахитов районы 131 нче номерлы лицееның унынчы сыйныф укучысы Никита Перовка бирелде. Ул 2020-2021 һәм 2021-2022 елларда химиядән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчесе һәм химиядән Д.И.Менделеев исемендәге 56 нчы халыкара олимпиаданың алтын медале иясе. 
Бүләкләү тантанасы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында олимпиадаларда җиңү яулаган мәктәп укучыларын һәм аларның остазларын хөрмәтләү барышында узды, дип хәбәр итә Казан. Бирегә балаларны интеллектуаль ярышларга әзерләгән 300 дән артык педагог һәм аларның 650 ләп тәрбияләнүчесе чакырылган иде.
Быел республиканың 237 укучысы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этапларында җиңүчеләр һәм призерлар булды.

Фәния Лотфуллина


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ