Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проектын тормышка ашыру ничек бара?

Казан шәһәренең 186 нчы лицеенда узган Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясендә педагоглар җитмәүгә, мәктәпләрдә туган тел сәгатьләрен арттыруга, балалар бакчалары төзүгә, шула...

Казан шәһәренең 186 нчы лицеенда узган Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясендә педагоглар җитмәүгә, мәктәпләрдә туган тел сәгатьләрен арттыруга, балалар бакчалары төзүгә, шулай ук «Мәгариф» илкүләм проекты турында фикер алыштылар.
Коллегия барышында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру РФ Мәгариф министрлыгы һәм федераль оператор – мәгариф үсешенең яңа формалары фонды белән тыгыз бәйләнештә алып барылуын хәбәр итте.
«Мәгариф» милли проектының барлык чаралары Татарстан Мәгариф һәм фәнне үстерү буенча дәүләт программасы белән синхронизацияләнгән.
Шуның ярдәмендә республикада «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп», «Цифрлы белем бирү мохите», «Һәр баланың уңышы», «Яшь профессионаллар», «Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү» проектларында катнаша ала.
Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем бирүгә ярдәм итү кысаларында, 2022 елда Әгерҗе интернат-мәктәбе һәм Казанның 1 нче сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбенең матди-техник базасын яңарту планлаштырыла.
Татарстан Республикасында цифрлы мохитне трансформацияләү буенча да зур эш башкарыла. Белем бирү оешмалары «Цифрлы белем бирү мохите» федераль проекты кысаларында компьютер кирәк-яраклары белән җиһазландырылачак. Бу техник юнәлештәге өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Фәния Лотфуллина


Фото: http://apastovo.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ