Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның 17 районына су басу куркынычы яный

Татарстандагы сулыкларның 34 ендә махсус приборлар онлайн режимда су күләмен тикшереп тора. Теләсә кайсы вакытта tatarmeteo.ru сайтына кереп, күрсәткечләрне күзәтеп барырга мөмкин. Бу хакта бүген Мини...

Татарстандагы сулыкларның 34 ендә махсус приборлар онлайн режимда су күләмен тикшереп тора. Теләсә кайсы вакытта tatarmeteo.ru сайтына кереп, күрсәткечләрне күзәтеп барырга мөмкин. Бу хакта бүген Министрлар кабинетындагы брифингта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров хәбәр итте.
– Быел кар күп, су запасы да уртача күрсәткечләрдән югарырак, – диде ул. – Кайбыч, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Чистай, Аксубай, Алексеевск, Нурлат, Әлки районнары аша агучы Кече Чирмешән һәм Гөбенә елгаларының ярларыннан ташу куркынычы көтелә. Шулай ук, Карлы, Мишә, Казансу, Берсут елгаларында да су күләме артачак дип фаразлана. Әлеге елга юлында урнашкан Буа, Лаеш, Питрәч, Теләче, Мамадыш, Саба, Кукмара, Арча, Биектау районнарында да су басу ихтималы бар.
Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазифасын башкаручы Николай Суржко су басу куркынычы зур булган җирлектә яшәүчеләрне гадәттән тыш хәлләргә әзер булырга чакыра.
– Эвакуациягә алдан ук әзерләнегез, – ди ул. – Кыйммәтле әйберләрне һәм документларны бер урынга куегыз, су үткәрми торган җылы кием һәм резин итекләрне барлагыз. Дарулар, фонарь (аңа запас батарейкалар), шәм турында онытмагыз. Су басу вакытында краннан су эчәргә ярамый, шуңа күрә 2-3 көнгә җитәрлек су запасын, азык-төлекне алдан ук туплап куегыз. Мобиль телефон һәрчак «зарядкалы» булсын. Транспорт чарасын, көймәгез булса – аны , коткару әйләнәсе, озын бау кебек кирәк-яракларны да хәстәрләп куегыз. Йорт җиһазларын, кыйммәтле әйберләрне икенче катка яисә чормага менгерергә кирәк. Ишек-тәрәзәләрне ачык калдырмагыз. Су, газ, электрны сүндерергә, йорт хайваннарын өйдән чыгарырга, этләрне бәйдән ычкындырырга онытмагыз.
Ләйсән НИЗАМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ