Логотип Магариф уку
Цитата:

Берсуттагы ак чыршы урманы – Татарстанның иң уникаль табигать һәйкәле

Татар халкы гомер-гомергә урман белән тыгыз элемтәдә яшәгән.

Эльмира Хатыйп кызы ӘХМӘТҖАНОВА,
Мамадыш районы Түбән Ушмы урта мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы
 Педагогик эш стажы – 28 ел.
Татар халкы гомер-гомергә урман белән тыгыз элемтәдә яшәгән. Ул аны сыендырган, туендырган, җылыткан, өйле иткән. Халкыбыз да аңа карата рәхмәтен кызганмаган: һәрдаим тәфсилләп карап, саклап торган. Аңа карата булган мәхәббәтен җырлаган, әкият-бәетләренә салып, төп нәсыйхәтенә «үреп», киләсе буынга җиткергән.
Мин гүзәл табигатьле Мамадыш районының Түбән Ушмы авылында туып үстем. Аның саф, тәмле суын эчеп, кырларында уйнап йөргән бер кызымын. 1992 елны Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлап, туган авылыма математика укытырга кайттым. Үземне укыткан остазларым арасына эшләргә кайту җиңел дә, рәхәт тә, җаваплы да иде. Төгәл фәнне укытсам да, күңелем белән мин – табигать баласы. Кечкенәдән үк туган төбәгемнең хәтфә кырлары, үзәннәре, җиләкле аланнары, карап туймаслык елга-күлләре һәм, әлбәттә, урманнары мине әсир итте... Еллар узган саен, минем төбәгемнең табигатенә мәхәббәтем арта гына барды.
Татарстан Россиядә тарихи-мәдәни мирас объектларына иң бай төбәкләрдән санала. Бездә, ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән өч объекттан тыш, 7 меңнән артык тарихи-мәдәни һәйкәл һәм 500 дән артык табигать һәйкәлләре бар. Соңгылары республикабызның һәрбер районында диярлек исәпләнә.
Безнең Мамадыш районында андый табигать һәйкәлләре дүртәү. Аларның иң күренеклесе – Берсут бистәсендәге ак чыршы урманы. Аның гомуми мәйданы – 170 га. Татарстанның табигать һәйкәлләре исемлегенә ул  инде 1972 елда ук кертелгән.
Табигатьне, урман-сулыкларны саклау бүгенге көндә кешелек алдында торган мәсьәләләрнең иң мөһиме дисәк  һич арттыру булмас. Ел саен планетабызда 1000 гектарга якын урман мәйданы яна.
«Берсут ак чыршылыклары» Чулман елгасының төп биек ярында һәм аның кушылдыгы булган Берсут елгасы буенча, Балык Бистәсе һәм Мамадыш районнары территориясендә урнашкан. Аның 8,5 гектары  Мамадыш районына туры килә. Ак чыршы ареалының көньяк чигендә урнашкан ак чыршылыкларның фрагментлары бигрәк тә кыйммәтле. Чыршы һәм ак чыршы 20–30 м биеклеккә җитә һәм 110–120 ел яши. Бу агачлыкларда еш кына юкә, элмә, өрәңге һәм имән катнашып үсеш ала. Аларның ныклы һәм киң ябалдашлары ышыгында шомырт, миләш, чикләвек кебек куаклыклар иркен сулыш алып үсәләр. Сәрдә, чәчле күрән, зибык уты, таштояк, кашыклы абаганы очратырга була монда. Урманның җәнлекләре җитәрлек өйрәнелмәгән әле. Республикабызның Кызыл китабына кертелгән төрләрдән биредә борындык билгеләнгән.
Урман – үзе бер дөнья. Хәзерге вакытта өйләребезне агач буралардан түгел, кирпечтән җиткергәнгә, аларны җылытырга, мунча ягарга еш кына утын урынына газ файдаланганга күрә, урман белән бәйләнешебез кимеде. Урманның сихри, тылсымнар тулы дөньясы бездән дә, балаларыбыздан да ерагайды. Шул сәбәпле аның кешелек тормышындагы әһәмияте турында уйлау да кимеде. Урманга кадерсез мөнәсәбәт – чүпләү, саксызлык сәбәпле чыккан янгын, вандализм очраклары һ.б. – елдан-ел арта гына бара.
Җир шарындагы балансны саклауда урманнарның роле искиткеч зур. Мәсәлән, 1990 елларда Кытайда массакүләм урман киселүе илдәге тузан бураннары һәм корылыкка, чүлләнү, туфракның уңдырышлылыгы югалуга китергән иде. Бу аяныч хәлләрнең асыл сәбәбе – атмосферадагы углекислый газның күләме 1/3 кә артуы.
Бу – коры саннар гына түгел. Шуны исебездән чыгармасак иде: урман-яшеллексез кешелек тиз арада юкка чыгуга дучар ителгән. Моны яшь буынга җиткерүдә, аңлатуда, урман-табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүдә укытучының роле алыштыргысыз, дип саныйм мин. Бигрәк тә авыл укытучысының. Нәрсә дисәң дә, авыл халкы, балалары табигатькә якынрак булып үсә. Табигать белән хозурлану, аны сакларга өйрәнү, аның турындагы белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру – үсеп килүче яшьләрдә экологик тәрбия чылбырындагы аерылгысыз буыннар. Боларны истә тотып, мин түбәндәге мәсьәләләрне аерып чыгардым:
– балаларга үсемлек дөньясы, аларның төзелеше,  үзенчәлекләре, табигатьтә һәм кеше тормышында тоткан урыннары турында мәгълүмат ирештерү;
– үсемлекләрне кайгыртуның хезмәт күнекмәләрен тәрбияләү;
– табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру;
– яшь буында үсемлек дөньясына, аның матурлыгына һәм төрлелегенә карата күзәтүчәнлек, ныклы кызыксыну һәм танып белү теләген уятып, аның һәрдаим үсештә булуын тәэмин итү.
Мин дәресләремдә, дәрестән тыш чараларда да, сыйныф сәгатьләрендә дә урманнарның 80 % киек җанвар һәм кошларны, үсемлекләрне сыендыручы  яшәү урыны булганын, бер агачның елына 150 кг га кадәр углекислый газны йотарга сәләтле булуын, шул ук вакытта бер зур имән агачының елына 151 мең л га хәтле чиста су бирә алуын һәм башка мәгълүмат җиткереп, балаларга әйләнә-тирәдәге дөньяның матурлыгы белән бергә әһәмиятен дә, файдаларын да күрсәтергә, җирдәге экологик бөтенлекне саклауның юлларын өйрәтергә тырышам.
Дәрестән тыш чараларда балалар белән табигатькә чыгып, кош тавышларын тыңлау, аларны аерырга өйрәнү, төрле бирем, ярыш, квестлар үткәреп, үсемлек һәм бөҗәкләр дөньясының байлыгын күрергә өйрәнәбез. Әти-әниләр белән бергәлектә урманның чүпләрен җыеп, аның чисталыгын кайгырту, яңа агачлар утырту, сыерчык оялары ясау да безнең мәктәп эшчәнлегендә каралган.
Бу чаралар балаларның күңелендә җуелмас матур эзләр, хатирәләр калдырып, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләп кенә калмыйча, аның каршында  булган җаваплылыкны аңлауларын, туган төбәкләренә булган сөюләрен арттырып, үзләреннән соңгы буынга бу бай мирасны түкми-чәчми җиткерүләрен өмет итеп калам. Үзебез кадерләп, килер буыннарга да исән-имин тапшырып калдыра алсак кына, Татарстаныбызны Россиянең яшеллек мәркәзе дип авыз тутырып әйтә алачакбыз.

Фото Джастина Дрима на Unsplash

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ