Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөек шәхесләребез

Гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән шәфкатьлелек, бер-береңне хөрмәт итү, намуслылык кебек әхлакый хәзинәләр аяк астына салып таптала, онытыла башлады.

Лениза Харис кызы Гарифуллина,
Азнакай районы Кәкре Елга урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы
Педагог буларак эш стажы – 27 ел.
Күренекле шәхесләргә
Бай минем газиз халкым.
Алар турында сөйләргә
Бар минем тулы хакым.
Гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән шәфкатьлелек, бер-береңне хөрмәт итү, намуслылык кебек әхлакый хәзинәләр аяк астына салып таптала, онытыла башлады. Мәгариф өлкәсендә гомере буе тугры калган мәгърифәтче  Ризаэддин Фәхреддиннең әхлак темасына язылган хезмәтләре хәзерге катлаулы чорда укытучылар һәм ата-аналар өчен бик файдалы, кадерле һәм кирәкле кулланма булып тора. Хәзерге вакытта балаларда татар теленә мәхәббәт уяту, рухи бай һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү, милли үзаң асылына  төшендерү – көнүзәк проблема. Дөньяда шундый шәхесләр була... Кайберәүләр, кулыннан эш киләме-юкмы тизрәк дәрәҗә яуларга омтылалар. Ә кайсыберләр тормышының соңгы көненә кадәр намус белән, бернинди биеклеккә кызыкмыйча, үз эшенең остасы булып кала бирә. Шундыйларның берсе – 33 ел гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган, милли үзаңга һәм һөнәри осталыкка ия булган, Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында киң файдаланган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дания Миңнулла кызы Авзалованы  күләгә төшми торган бөек зат дип атасаң да, һич ялгыш булмас. Минемчә, эзлекле һәм иҗади эшчәнлеге, үз-үзенә һәм балаларга таләпчәнлеге, тынгысыз методик эзләнүләре педагогик осталыкка китергәндер.
Тумышы  белән ул җырларда мактап җырлана торган Азнакай районы Югары Эстәрле авылыннан. 1959 нчы елны, гаиләләрендә алтынчы бала булып, дөньяга аваз сала. Кечкенәдән табигатькә, матурлыкка сокланган, татар теле – ана теле дәресләрен яраткан бала, киләчәген мәктәп һәм укучылар белән бәйләргә теләп, башкалага юл тота. Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Монда белем биргән укытучыларына (Р. Юсупов, Ф. Галимуллин, М. Зәкиев, Ф. Хатипов, Н.Фәттахова, Э. Бариева һ. б.)  бүген дә рәхмәтле ул. Дания апаның фәнгә, иҗатка омтылышы, мөгаллимлек хезмәтенә мәхәббәт биредә ныклап уяна. Чөнки Ф. Галимуллинның сәнгатьле сөйләме, кабатланмас аһәңле тавышы гына ни тора! «Балаларны сәнгатьле итеп укырга өйрәткәнче, укытучы үзе сәнгатьле укырга, камил сөйләшә белергә тиеш», – дип өйрәтә остаз. Студент вакытында ук Дания Миңнулла кызы җәмәгать эшләрендә актив катнаша. «Илһам» газетасы әгъзасы була, анда шигырьләре, мәкаләләре басыла. Театр сәнгатенә гашыйк кыз мехчылар культура сараеның үзешчәннәр театрына йөри, республика смотр-конкурсында лауреат исемен ала. Институтта калырга, радиода эшләргә өндәсәләр дә, ул туган төбәгенә ашкына. «Минем тормышымны авыл укытучысы булып башлыйсым килә», – ди ул. Аны Азнакайдан ерак түгел Әгерҗе авылы мәктәбенә билгелиләр. Яшьлек чорының иң матур мизгелләре шушы авылда үтә. Укытучы күпкырлы шәхес булырга тиеш. Тәрбияче дә, артист та, журналист та, психолог та... Хезмәттәшләре белән бәйрәмнәрдә концертлар, спектакльләр куя, политукулар, һәр атнада авыл радиосыннан тәрбия турында чыгышлар... Дания Миңнулла кызы аларның үзәгендә кайный. Аңа вакытлыча завуч, директор вазифаларын да башкарырга туры килә. Нинди генә йөкләмә башкарса да, үз эшенең остасы булып кала. Балаларны ярата, алар күңеленә кояш җылысы өсти, укучыларны тормышка яраклашырга өйрәтә һәм киләчәк тормышка әзерли. Мәгариф өлкәсендәге уңышлары, активлыгы өчен Германиягә юллама бирәләр.         Мөслим районы Иске Чакмак авылына кунакка баргач, гомерлек ярына тап була. Кияүгә чыга, шушы авылда балалар бакчасында эшли, аннары башлангыч сыйныфларда укыта. Балалар әз булу сәбәпле, мәктәп ябыла. 6 чакрым ераклыктагы Салауз-Мухан авылына йөреп укыта башлый. Техника йөрми, юллар начар, һәр көнне иртән җәяү барасы. «Буранлы көндә адашканым да булды. Юлда мине һәрвакыт Актүш кушаматлы эт саклап йөрде», – дип искә ала ул.
80 – 90 нчы елларда укытучылар җитми, аңа немец теле, тарих фәннәреннән дә белем бирергә туры килә. Соңрак язмыш җилләре аларны Азнакай районы  Илбәк авылына китерә. Йорт тергезеп, гаиләләре белән шушында төпләнеп калалар. Ире Мөҗәһит абый белән бер кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә инде балалары – үзләре әти-әниләр. Бу авылда яшәве белән Дания апа бик бәхетле. «Чөнки монда Советлар Союзы герое Әкрәм Вәлиев яшәгән, мәгърифәтче галим Ризаэддин Фәхреддинов 2 еллап монда торган, мәдрәсә дә ачкан», – ди ул. Дания Миңнулла кызы бәхетне әхлакта, белемле булуда күрә. Дәресләрен бөек мәгърифәтченең гыйбрәтле сүзләре, үтемле үгет-нәсыйхәтләре белән тулыландырып алып бара. 1998 елда Илбәк урта мәктәбендә 64 укучы була. Шулардан 24 баланың теле саф татарча ачылган, ә калганнары – төрле җирләрдән күчеп кайткан күп төрле милләт балалары. Мәктәптә шундый проблемалар туса да аптырап калмый. Бөтен күңелен балаларга биреп, эшкә тотына. Тырышкан бушка китми: әрмән кызы, үзбәк егете район олимпиадаларында призлы урыннар алалар, төрле конкурсларда катнашып, грамота-дипломнар белән бүләкләнәләр. 12 ел гомер шушылай узып китә. Соңрак Илбәктә башлангыч мәктәп кенә кала. Укучылар Кәкре Елга урта мәктәбенә йөреп укый башлыйлар. Дания Миңнулла кызы да укучыларыннан калмый, Кәкре Елгага татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып килә. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Авыл китапханәчесе дә булып алырга туры килә. Үзен эшендә таләпчән, шул ук вакытта рәхимле, тынгысыз, белемле остаз  итеп таныта. Мөгаллимәнең төп максаты – балаларда үз телен, милләтен яратучы, әхлаклы шәхес тәрбияләү. Югары категорияле укытучы Дания Авзалова үзе дә бик күп грамота һәм дипломнарга ия. Бигрәк тә  Ризаэддин Фәхреддиновның тормышын, иҗатын яктыртуга кагылышлы эшчәнлеге мактауга лаек.
Гомер аккан сулар кебек ага да ага. Кеше үткән тормышын барлый, эш-гамәлләрен бәяли. Дания апа да инде лаеклы ялда. «Укыткан укучыларым саф татар телендә сөйләшсәләр, исәнләшсәләр, хәлемне белсәләр – миңа зур сөенеч. Димәк, хезмәтемнең нәтиҗәсе бар», – ди ветеран укытучы. Лаеклы ялда булса да, ул һаман хәрәкәттә. Авыл халкы аның янына ярдәм, киңәш сорап килә. Күңелендә һаман изгелек кылу. Үзешчәннәр бергәләп, инвалидлар йортына барып, концертлар белән чыгыш ясыйлар, күчтәнәчләр алып баралар. Бөек затларга күләгә төшми ул. Укучыларыңны, авылдашларыңны, якыннарыңны, гомумән, татар халкын сөендереп, бик күп уңышларга ирешеп яшәргә язсын.
 
 Фото Анны Мешковой на Unsplash
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ