Логотип Магариф уку
Цитата:

Төсле линза  күзгә зыянлымы?

Контакт линза күрү сәләтен төзәтүдә иң популяр чара санала. Хәзер аны өлкәннәр дә, яшьләр дә кия. Линзаны 1508 елда ук рәссам Леонардо да Винчи уйлап тапканлыгы аның язмалары арасында сакланган сызымн...

Контакт линза күрү сәләтен төзәтүдә иң популяр чара санала. Хәзер аны өлкәннәр дә, яшьләр дә кия. Линзаны 1508 елда ук рәссам Леонардо да Винчи уйлап тапканлыгы аның язмалары арасында сакланган сызымнары белән расланган. Борынгы линза лупа, тимерчыбык пыяладан ясалган булган. Ләкин күз төбен ялкынсындыруы сәбәпле, ул куллануга кереп китә алмаган, чөнки кулланучыларның күз төпләре кызарып, шешеп чыккан. Ә менә без кия торган силикон-гидрогельдән ясалган линза 1999 елда гына барлыкка килгән һәм күзлеклеләрнең тормышын кинәт үзгәртеп куйган. Бүген исә «сулый торган» линзалар – күп-
ләрнең аерылгысыз ярдәмчесе. Аның уңай яклары һәм зыян салу ихтималы турында тулырак Республика клиник офтальмология хастаханәсе офтальмологы Луиза Фатыйх кызы Иштирәкова белән сөйләштек.
Луиза ханым, белгеч буларак, Сез нәрсә кулланырга тәкъдим итәсез: күзлекме, әллә линзамы?
– Әлбәттә, күзлек линзадан әйбәтрәк. Әйтик, кеше кинәт кенә авырып китте, аллергия башланды,  күз конъюнктивитка дучар булды, ди. Бу очракта линза кию катгый тые-
ла! Шунысы да бар: линза нинди генә югары сыйфатлы булмасын, ул – күзләр өчен чит әйбер. Табигатьне алдап булмый. Шуңа күрә без пациентларга линза белән күзлекне чиратлаштырып кияргә киңәш итәбез.
– Линзаны ничә яшьтән кия башларга мөмкин?
– Монда чикләүләр юк. Яңа туган балаларга да линза кидертү очраклары булды. Ләкин ул очракта сак булырга һәм гигиена чараларын аеруча нык үтәргә кирәк. Шуңа да линза кияргә ниятләгән бала мөстәкыйльлеккә ирешкән булса яхшы.  Әйтик, 11–12 яшьлекләр линза куллануга җаваплы карый башлый инде. 
– Ә өлкән яшьтәге кешеләргә линза кияргә рөхсәт ителәме? Әллә алар өчен күзлек кулайракмы?
– Өлкәннәр арасында катаракта һәм глаукома кебек күз авырулары еш күзәтелә. Бу чирләр күрү сәләтен тулысынча югалтуга китерергә мөмкин. Контактлы линза  ул авырулардан дәваланырга берничек тә ярдәм итмәячәк, бу очракта операция котылгысыз. Әмма шул ук вакытта катаракта һәм глаукома белән авыручыларга линза киеп йөрү рөхсәт ителә. Шуны гына истә тотарга кирәк: авыруның һәр очрагы аерым карала һәм линза кияргәме-юкмы икәнне табиб билгели.
– Луиза Фатыйховна, бүген яшьләр арасында төсле линза бик популяр. Әлеге мода шаукымы турында белгеч буларак нәрсә әйтә аласыз? Алар күз күременә зыян саламы, әллә файдага гынамы?
– Төсле линза күзгә кислород керүне бөтенләй туктата. Шуңа күрә аларны көнгә биш сәгать кенә киеп йөрергә рөхсәт ителә. Төсле линзаларны бит «үзеңне күрсәтер» өчен генә кулланалар. Төнге, төсле, контактлы линза, дөрес кулланылса, күрү сәләтенә зыян салмый. Әмма алар күзләрне «төзәтә» ала дип, нык ялгышучылар бар. Күрү сәләтен яхшырта алачак, дигән зур өметләр баглап уйлап табылган төнге ортокератология линзасы да бүгенге көндә бары тик күрү сәләтендә тотрыклылыкны саклап тору өчен генә кулланыла.
– Күзләргә лазер операциясе ясалганнан соң, төсле линза кияргә ярыймы?
– Әлбәттә. Әмма операция узып бер ай үткәч кенә куллана башлау рөхсәт ителә. Шулай ук көненә биш сәгатьтән дә артыграк куллану тыела.
– Сез, кинәт кенә конъюнктивит килеп чыкса, күзлек кияргә кирәк дидегез. Ә менә шул линза аркасында барлыкка килгән әлеге авыруны ничек дәваларга? Тиз арада ярдәм итә торган ысуллар бармы?
– Конъюнктивит – лайлалы тышчаның ялкынсынуы, әмма аның этимологиясе һәм фотогенезы төрле. Линза йә бактериаль, йә гипоксияле конъюнктивит чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Дәвалануны, авыру көчле булганда, табиб белән киңәшләшкәннән соң гына башларга ярый.
Линза киючеләрнең үзләре белән дә сөйләшеп алдым.
 
Рәшидә Ногманова, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының 2 нче курс студенты:
– Бер тапкыр линзаны кияр алдыннан кулымны юарга онытканмын. Ярты сәгать эчендә күзем бик авырта башлады, ә аннары бөтенләй кызарып чыкты. Табибка баргач, миңа конъюнктивит диагнозын куеп, дарулар язып җибәрделәр. Мәктәп елларында сыйныфташлар кешедән көләргә озак уйлап тормый иде. Тешләргә брекет куйдырып, күзлек киеп йөрүчеләрне бармак төртеп мәсхәрәләгән заманнар да булды. Әле дә хәтеремдә: 8 нче сыйныфта физкультура дәресендә чаңгы шуып кайтканнан соң, битемдәге күзлегемә карап, сыйныфташым: «Нәрсә, фараларың томанландымы әллә?» – дигән сүз ташлады. Яшүсмер вакытта андый юк кына төрттерүләр дә авыр кичерелә бит. Хәзер бу – проблема түгел. Иртән торып, линза киеп куясың да үзеңне күзең шәп күргән сыман хис итәсең. Бүгенге көндә линзалар шулкадәр популярлашып китте, хәтта күзләре әйбәт күргән кешеләр дә аны, образын үзгәртер өчен, мәсәлән, күзләрен үзләренә ошаган төскә «манар» өчен сатып алалар.
Айзилә Шәймөхәммәтова, Казан федераль университетының 3 нче курс студенты:
– Күзләрем әйбәт күрә, зарланмыйм. Кызык өчен коңгырт төстәге линза алырга булдым. Йөземне һәм карашымны нык үзгәртер дип уйламаган да идем. Хәтта бер егет, күзләремнең табигый төсен белмичә, «коңгырт күзле кызга» шигырь багышлаган иде. Кызык вакыйга булды ул минем өчен. Минем линзага карашым уңай.
Офтальмолог Луиза Иштирәковадан линза киючеләргә төп киңәшләр:
 – Линзаларны салыр алдыннан кулларны сабын белән юыгыз. Ләкин аларны сөлге белән киптерергә ярамый, анда бактерияләр булырга мөмкин.
– Линзаларны су белән чайкатмагыз, махсус эретмәдә генә саклагыз.
– Линзаны бер айдан артык кисәгез, аллергия башланырга мөмкин.
– Төсле линзаларны, күп дигәндә, 8 сәгатьтән артык кияргә киңәш ителми. Алар, гади линзаларга караганда, күзгә һава керүне начар тәэмин итә.
– ОРЗ, грипп кебек вируслы авырулар вакытында линза кияргә киңәш ителми.
– Башка кешеләргә үз линзаңны бирергә ярамый. Бу – гигиена кагыйдәләрен тупас бозу.
– Яңа линзалар өчен – яңа контейнер! Һәрвакыт!
– Контакт линзаларын кигән вакытта уңайсызлыклар сизелсә, шулай ук күрү сәләте начарайса, окулистка ашыгыгыз.
– Мунча, душ, су кергәндә, линзаларны салырга кирәк.
– Линзаны күзлек белән чиратлаштырып киегез.
Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ