ТР Милли китапханәсе китаплар кабул итә

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 23-нче октябрьдән башлап китаплар, пластинкалар, журналлар, көндәлекләр, комикслар һәм башка архивларны җыю оештырылачак, алар соңыннан 22-28-нче ноябрь көннәрендә узачак «Текст» фестивале кысаларында китап киштәләрендә тәкъдим ителәчәк.

Җыю атна дәвамында китапханәнең беренче катында башкарылачак. Материалларның бер өлеше комплектлау һәм саклау бүлегенә эләгә, ә икенче өлеше китап киштәләренә куелачак. Китаплар һәм материаллар яхшы хәлдә булырга тиеш, дип хәбәр ителә ТР Милли китапханәсенең Instagram-аккаунтында.

(kzn.ru)
Фото: Денис Гордийко

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.