Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган ягында да онытмыйлар

Иртәгә күренекле татар әдибе, дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тула. Сездә бу уңайдан нинди чаралар уздырыла? – дип каләмдәшебез, “Тулпар” журналының шигърият һәм сәнгать бүлеге...


  • Иртәгә күренекле татар әдибе, дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тула. Сездә бу уңайдан нинди чаралар уздырыла? – дип каләмдәшебез, “Тулпар” журналының шигърият һәм сәнгать бүлеге мөхәррире Мөнир Вафинга шылтыраттык.

  • Бүген әлеге күркәм юбилей уңаеннан Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтында мәшһүр язучыбызның Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән унбиш томлык әсәрләрен, сигез томлык Татар әдәбияты тарихын тәкъдим итү кичәсе була. Милләттәшләребез өчен шунысы да күңелле: татар әдәбияты тарихының 6,7,8 томнарында Башкортстанда яшәп иҗат иткән Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев кебек күренекле татар шагыйрьләре дә урын алган.


Иртәгә язучының туган ягында – Авыргазы районы үзәгендә һәм әдип туып үскән Солтанморат авылында юбилей чаралары үтәчәк. Юбилей чараларында Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының   әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов катнаша, – дип сөйләде безгә М. Вафин.
Рәшит Минһаҗ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ