Туганлык җепләрен саклаучы җиңги

Бүген – Белем бәйрәме. Сүземне барча укытучыларны, мәгариф ветераннарын бу олы бәйрәм белән котлаудан башлыйм әле. Язмамның эчтәлеге туганлык мөнәсәбәтләре турында булса да, мәктәп темасына барып тоташа ул.

1 сентябрь табигатькә көз төсмерләре кертеп тә куйды инде. Табигатьтәге көз дә, гомер көзләре дә бик тиз килеп җитә икән ул. Укытучыларның август конференцияләре артта калды, бүген – 1 нче сентябрь, озак та үтмәс, Укытучылар көне килеп җитәр. Хезмәт юлыбызны укытучы буларак башлап, укытучы булып төгәлләгән кешеләр без. Олы дәдәм Михаил белән җиңгәм Анна Кирушиннар да, без – мин һәм ирем –Семён Пасыевлар да. Укытучы булып эшләүче балаларыбыз шушы бәйрәмнәргә чыгып китүгә, бер- беребезне котлашып, укыткан чакларны искә алып, телефоннан сөйләшеп алабыз. Телефоннан гел сөйләшеп торабыз, анысы. Тик бу даталар уңаеннан сөйләшеп алу әзрәк икенчерәк төрле, ямансурак килеп чыга, үзеннән-үзе мәктәптә эшләгән еллар искә алына. Олы дәдәй бу якты дөньяда юк инде. Әле Ходайга шөкер, туганымнан да артык җиңгәм исән-сау. Ышанасызмы, без шулай итеп яшәдек, миңа җиңги – үз апам төсле, мин җиңгигә сеңелесе кебек булдык. Бу купшы сүзләр дә, кешегә күрсәтү өчен кылану да түгел.

Безнең җиңгидә “үз туганнарым”, “ир туганнары” дигән аеру бер дә булмады. Гомер иткәндә ничә тапкыр кунак кына җыймаганнардыр, ир туганнары белән үз туганнары гел бергә булдык. Шуңа күрә җиңгинекеләр дә үзебезнекеләр күк якын, алар белән дә туганнардай аралашабыз. Балаларына, оныкларына да олы дәдәм туганнары – безнең туганнарга хөрмәт тәрбияләде ул. Әби белән бабай, әти белән әниләрнең иң яхшы сыйфатларын күрсәтеп, алардан үрнәк алырга кирәклеген искәртеп тора хәзер дә. Матур истәлекләрен, әйбәт сыйфатларын, алар белән булган күңелле вакыйгаларны рәхәтләнеп сөйли. Укытучы булгач, бик яхшы белә: матур истәлекләр – тәрбия чарасы. Дәвамчыларыбыз – балалар, оныкларның аралашып, бер- берсен якын итешеп яшәүләренә дә сөенеп туя алмыйбыз.
Алар дүрт балаларына да югары белем бирде. Икесе дә Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаганга балалары да педагогика юнәлешен сайлады. “Бездә укытучы булмаган кеше юк”, – дип көлешәбез очрашканда. Безнең җиңги кунак җыюдан, туганнарны очраштырудан, бергә кунак булып утырудан бер дә авырыксынмады. “Туганнар кайчан кирәк? Туганнар соңгы юлга озатканда, авыр чакта гына түгел, кунакта да, сөенеч уртаклашканда да кирәк! Туганлыкны онытырга ярамый!” Бу сүзләрне ул очрашкан саен әйтми калмый. Исән-сау булсак, киләсе елга 90 яшьлегендә дә очрашырбыз әле. Туганнарга җыелышырга тагын бер зур сәбәп булыр. Ә бүгенге көне җиңгинең Ходайга шөкер. Бөтен балалары да җитеш тормышлы. Үзе улы – Албай мәктәбендә директор булып эшләүче Климент, килене – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Елизавета гаиләсендә тату гомер кичерә. Биш геройлы Албай мәктәбе музеена нигез салып, бик бай материал туплап калдырган шәхесләр – минем бертуган дәдәм һәм җиңгәм. Дәдәм һәм аның туганнарының якты истәлеген саклаучы җиңгәм бүген дә кош-корт арасында әле. Быелгы җәйдә җиләк уңмады, аны җыярга да чыгып киткән булыр иде әле ул. Балаларының башка сүзләрен тыңласа да, “Җиләккә барма!” – дигәнен һич тыңлыйсы килми аның. Чөнки ул хезмәттән тәм, табигатьтән көч алып кайта.

Без синең белән горурланабыз, җиңги! Исән-сау булып, озак яшә! Бүгенге бәйрәм белән котлыйм сине. Безне тоташтырып торучы ныклы күпер әле син.

Роза ПАСЫЕВА,
Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең ветеран укытучысы, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы
Фотода: (сулдан- уңга) Роза Пасыева, Анна Кирушина.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.