Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай районында авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләү өчен яңа уку йорты ачарга җыеналар

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре мәктәп бинасында әлеге уку йортының филиалын булдыруны хуплады.Тукай муниципаль районында авыл хуҗалыгы өлкәсенә кадрлар әзерләү буенча җитди эш алып ба...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре мәктәп бинасында әлеге уку йортының филиалын булдыруны хуплады.
Тукай муниципаль районында авыл хуҗалыгы өлкәсенә кадрлар әзерләү буенча җитди эш алып барыла. Билгеле булганча район җитәкчесе Фаил Камаев Борды авылында һөнәри уку йорты булдыру тәкъдиме белән чыккан иде. Ул «Л.Б.Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы»ның филиалын ачу көн таләбе икәнен искәртте. 
Бордыда нәкъ менә шушы мәсьәлә буенча район җитәкчелеге һәм башкала вәкилләре катнашында күчмә утырыш булды. Көн тәртибендә техникумның филиалы урнашачак мәктәп бинасын ремонтлау һәм укытуны оештыру турында сораулар каралды.
Эшлекле сөйләшүдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы эшләре идарәчесе Андрей Рюхов, министрлыкның профессиональ белем бирү идарәсе җитәкчесе Андрей Федоров, Кама дәүләт автомеханика техникумы директоры Фәрит Залакаев катнашты.
Министрлык вәкилләре мәктәп бинасында әлеге уку йортының филиалын булдыруны хуплады. Алар килеп туган төрле сорауларны ачыклап чишелеш табарга кирәклеген, мәктәп бинасы мәйданнарын уку-укыту процессында дөрес, максатчан файдалану, барлык уңайлыкларны тудыру турында да әйттеләр.
«Л.Б.Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы»ның филиалына бина түләүсез шартларда бирелә. Борды авылында ачылачак бу уку йортында авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләү югары дәрәҗәдә булачак. 
«Татар-информ» материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ