Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай варислары кайда да сынатмый

Тукай варислары дип әйтүгә үк, күз алдыма нәни Тимур килеп баса. Чөнки ул, “Без – Тукай варислары” дигән бәйгебезнең иң беренче җиңүчесе булып, безнең балалар бакчасы тарихына кереп калды. Инде ничә е...

Тукай варислары дип әйтүгә үк, күз алдыма нәни Тимур килеп баса. Чөнки ул, “Без – Тукай варислары” дигән бәйгебезнең иң беренче җиңүчесе булып, безнең балалар бакчасы тарихына кереп калды. Инде ничә ел үтүгә дә карамастан, ул -  һаман да “Тукай варисы”, тик нәни түгел, мәктәп укучысы.

Туган телебез – Тукай телен сөйгән Тимур Ризаев Түбән Камадагы Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең 4 нче сыйныфында белем ала. Үзлегеннән инглиз телен өйрәнә. Телләр белү – илләр гизү, дип тикмәгә генә әйтмәгән шул борынгылар. Тимур яулаган дипломнар – нәкъ шуның дәлиле.

Ул дипломнарны карагач, Тукай варисы кайда да югалмый, дип горурланып куясың. Тукай дәвамчысы – шәһәребездә ел саен уздырыла торган “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең” дип исемләнгән муниципаль бәйгенең иң сәләтле катнашучысы. Габдулла Тукайның шигырьләрен үтә дә зур осталык белән сәнгатьле итеп сөйләргә, төрледән-төрле бәйгеләрдә көч сынарга ярата, бәйрәм кичәләрен алып бару осталыгына да ия ул. Тукай абыйсының “Пар ат” шигырен ничек башкаруын күрәсегез киләме, тыңлап карагыз әле, сезнең игътибарыгызга видеоязма тәкъдим итәбез. Ә сезне быелгы “Без – Тукай варислары” бәйгесенә көтеп калабыз.


Нурзия МИРХАЗОВА, Түбән Камадагы 64 нче “Сөембикә” балалар бакчасы мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ