Логотип Магариф уку
Цитата:

 Укучым бик сәләтле бала, аның белән горурланмый мөмкин түгел

Кешелек яшәешен дәвам итә, буыннар алмаша. Төрле гаиләләрдә дөньяга бер- бер артлы сабыйлар туа. Алар  әби-бабасыннан, әти-әнисеннән күчкән  күптөрле нәселдәнлек билгеләрен туплап, билгеле б...

Кешелек яшәешен дәвам итә, буыннар алмаша. Төрле гаиләләрдә дөньяга бер- бер артлы сабыйлар туа. Алар  әби-бабасыннан, әти-әнисеннән күчкән  күптөрле нәселдәнлек билгеләрен туплап, билгеле бер йөз-кыяфәтле һәм акыл-сыйфатлы, эчке билгеләрендә яшеренгән ниндидер талантлы, сәләтле булалар.
Балачакта һәркемнең онытылмас шатлык-куанычлары, күңелне җуеп кереп калган хатирәләре, үзенә генә хас булган хыяллары һичшиксез күп. Аларны искә төшерү яшең олыгайгач та күңелнең иң тирән кылларын тибрәндерә, әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә.
Һәр әти-әни үзенең баласын акыллы, тәртипле, тырыш булсын диеп үстереп, сәламәтлеген, иминлеген кайгыртып тәрбияли. Әби-бабайлар да үзенең үгет- нәсыйхәте, ярдәме белән кечкенә сабыйны тәрбияләп үстерүгә күркәм өлешен кертә. Бала, әти-әнисенең матур аралашуын, бер-берсен, балаларын яратуын, өлкәннәр белән ихтирамлы мөнәсәбәтне, гаиләдәге һәр кеше арасындагы  ихласлыкны күреп бик бәхетле үсә. Чөнки аның яшәү тирәлеге ышаныч, җылылык, мәхәббәт белән сугарылган. Гаиләдә аңлашулы аралашу, матур хезмәттәшлек, тиешле таләпчәнлек,  мәхәббәтле караш – үрнәк яшәешнең ныклы нигезе. Гаилә – акыллы, тырыш  шәхес үсүе өчен  бик тә әһәмиятле җылы тәрбия учагы ул.   
Гаиләнең мәхәббәт җимешләре – балалар, алар  әти-әнинең киләчәккә ышанычлы өметләре, тормышка ашырасы хыяллары, таянычлары. Шуңадыр сабый чактан башлап баланың һәр уңай шөгыле, кызыксынуы, уңышы безне канатландыра, аларга карап горурланып та куябыз. Без, әти-әниләрнең бурычы–вакытында һәр кызыксынуны күрү, үстерүгә дөрес юнәлеш бирү һәм шартлар тудыру. Кызыксыну ул, нәрсәдер турында белергә теләү, танып белү эшчәнлеген башлап җибәрү халәте. Алга таба эшкә  этәргеч көч, иҗади эшчәнлеккә төп башлангыч ул.
Әгәр дә шушы вакытта баланың әти-әнисе, тәрбия һәм белем бирүче тәрбиячеләре, укытучылары кызыксынуның балага ятышлылыгын, аның булдыра алу чаткыларын чамалап алалар икән, һичшиксез  кызыксындыру алымын кулланып эшкә керешергә кирәк. Нәрсәнедер кешегә караганда үзенчәлеклерәк, матуррак, сыйфатлырак булдыра алу инде ул – үзе үк сәләт.
Сәләт – ул табигый мөмкинлек. Ул һичшиксез кешенең нәселдәнлегенә дә, шәхси сыйфатларына да бәйле чагылыш таба.
Хезмәтебездә әлеге юнәлеш аерым эшчәнлек булып тора. Ак кәгазьләрдә үзем җитәкчелек иткән сыйныфларда, фәннәремне яратып укыган башка классларда сәләтле укучылар белән эшләүнең күп еллар буена төрле планнары төзелде. Язмаларда, фотоларда исемнәре еш кабатланган егет-кызларыбыз ел саен бар һәм  күбесе зурлар инде... Араларында җырчылар,  биючеләр, рәссамнар, шахматчылар, көрәшчеләр һәм күптөрле һөнәр ияләре бар. Сез бит барыгыз да шулкадәр рәхәт итеп туган авылыгыздагы якты, җылы, шәһәр мәктәпләреннән калышмыйча эшләүче, район һәм республика ярыш–конкурсларында сынатмыйча алдынгылыкка омтылучы мәктәптә гыйлем алдыгыз. Үз туган мәктәбеңдә югары баллга имтиханнар тапшыра алырлык итеп сыйфатлы белем алып, теләгән уку йортларына керә алырлык нәтиҗәләргә ирешү, иҗади яктан өстәмә белем бирү түгәрәкләрендә шөгыльләнеп камилләшүгә омтылу– барысы да үсеш мөмкинлегебез өчен шартларның уңайлы, яхшы булуы нәтиҗәсе. Үсеш юлының һәр баскычында чын күңелдән тырышып белем һәм тәрбия биргән, туктаусыз тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашкан, гел яхшыга, тырышлыкка өндәгән, туры, дөрес юл күрсәткән укытучы апа-абыйлар хезмәте дә чиксез зур. Күңелләрдә  – матур хатирәләр һәм тагын да зур хыяллар, яңа планнар.
Еллар үтә, буыннар алмашынуын дәвам итә. Ак йөгергән чәчләр сентябрь, май җитүгә кабат карала. Чөнки бишенче сыйныфларны кабул итәсе, тугызынчы, унберенче классларны чыгарасы бар. Укытучы һәр уку елына дулкынланып әзерләнә.  Яңа укучылар, яңа кызыксынулар, яңа сәләтләр, яңа таләпләр. Яшь буыннан җаваплылык, камилләшүгә омтылыш, җәмгыятьтә үз урыныңны табарга тырышып белем алу, һөнәр сайлау һәм акыллы яшәү сорала. Республикабызда максатка ирешү өчен мөмкинлекләр зур.
Кызыксынучан, тырыш, тыңлаучан яки тыңлаусызрак та булган  бүгенге сәләтле укучым  Айгөл 10 нчы сыйныфны тәмамлады. Аның бүгенге уңышларының нигезе һичшиксез, әти-әнисенең кечкенәдән кызларын төрле юнәлешләрдә үстерүгә зур игътибар бирүендә диеп, саныйм.
– Мин кышның иң матур чагында татар гаиләсендә дөньяга килдем. Миңа, алтын  ай һәм гөлнең гүзәл сыйфатларын колачлаган, Айгөл исемен кушканнар. Гаиләбез,  ата-бабаларыбыздан килгән татар халык гореф-гадәтләренә тугры булып яши. Гаиләм минем – җылы учагым, зур горурлыгым. Әтием белән әнием без, өч баласын, бик яратып, чын күңелдән тырышып, матур  үрнәк күрсәтеп  тәрбиялиләр, үсешебезне камил итү өчен күп көч куялар. Озакламый дүртенчебез дә туачак. Гаиләдә олы бала булу  миннән күп җаваплылык таләп итә. Мин исә  әти-әниемнең өметен акларга тырышам, – дип башлаган ул район күләмендә үткәрелгән “Татар кызы” конкурсына юллаган язмасын. 
Айгөл бүген алдынгы сафларда бара, күп конкурс-ярышларда көчен сыный, мәктәпнең соңгы баскычына күтәрелгәнен сизми дә калды кебек. Уңышларының нигезендә һәр фәнне тырышып үзләштерүе ята. Кызыксынучылар өчен мөмкинлекләре аз булмаган  туган мәктәбендә чын күңелдән яратып укуына сокланам.
Башлангыч сыйныфлардан башлап ел саен татар теле буенча олимпиадаларда катнашты. Соңгы дүрт елда  татар теле һәм рус телләреннән  район олимпиадасында беренче урын алып, республика этабында катнашып призлы урыннарга лаек булды.
Айгөл – мәктәптә  үткәрелгән фольклор түгәрәге активисты. Бик матур җырлый,   спектакльләрдә яратып уйный. Театр түгәрәге коллективы белән кечкенә сәхнәләрдә дә, чын артистлар уйнаган Кәрим Тинчурин театрында да спектакльләр куйды. Берничә дистә конкурслардан яуланган алдынгылыкны дәлилләгән грамоталары санап бетергесез. Җырга осталыкны әнисенең зур тырышлыгы белән камилләштерде. Биш ел буе кырык километр ераклыктагы Шушмабаш авылыннан Арча шәһәренә атнага ике тапкыр сәнгать мәктәбенә укырга  йөрде һәм аны кызыл аттестатка тәмамлады. Быел исә укучым, ерак араларны якын итеп район үзәгендә урнашкан Арча «Нур» телерадиостудиясендә яшь журналист буларак үзен сыный. Россия ислам институты үткәргән “Журналист булырга телим” конкурсында икенче урын алды. Мәкаләләре  республиканың балалар басмаларында басыла. “Ялкын” журналының июнь саны тышлыгында Айгөлнең фотосурәте һәм бик матур интервьюсы да басылып чыкты.
Халык алдында чыгыш ясау күнекмәләре, төрле фәннәрдән үткәрелгән район һәм республика фәнни-гамәли конференцияләрендә кечкенә эзләнү эшләре белән чыгыш ясаулары аша үсә ул. Май аенда ул, үзем укыткан табигать фәне кысаларында  республика фәнни гамәли конференциясендә Айгөл экологик проект эше яклап, призлы урын алып кайтты.
Сәләтле укучым турында сүземне башлаганда  тыңлаусызрак та дип шик керткән идем. Айгөл шаян, уен көлкене аңлаган киң күңелле кыз ул. Бүгенге көндә укучым  “Алтын каләм – Золотое перо” дип аталган яшьләрнең республика фестивалендә катнашты. Һаман өйрәнүдә, эзләнүдә, иҗатта кызыбыз, Рәсәй дәрәҗәсендә узган Туган тел һәм әдәбиятыннан олимпиадада икенче дәрәҗәле дипломга ия булып, безне шатландырган иде. Озакламый рус теле буенча Халыкара фән олимпиадасында катнашырга тиеш, анысында да уңышлы  чыгыш ясарына өмет зур.  
Артекта “Яшь журналистлар лигасы” медиафорумында алган тәэсиләрен  әле дә сөйләп туя алмый, өлгер укучым. Синең бүгенге уңышларыңа бик сокланам. Һәр чыгарылышымдагы онытылмас тырыш укучыларымның дәвамчысы булуыңны чын күңелемнән телим һәм синең белән горурланам. Яшьлек дәрте белән сугарылган матур чагыңда бер ярыш-конкурсларны да калдырмыйча катнашу – ул сине сыный, ныгыта, шомарта, көндәшлеккә сәләтле итә. Уңышларың исемлеге озын һәм үзеңә файдалы булсын. Мин синең кебек укучыларда хезмәтебезнең нәтиҗәсен, илебезнең һәм халкыбызның киләчәген күрәм.

Рузилә ҺАДИЕВА,


Арча районы Шушмабаш урта  мәктәбенең биология  һәм  география укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ