Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыларга «Печән базарына» бару өчен 5 сәбәп

17-18 нче август көннәрендә Кабан күле яр буенда «Печән базары» фестивале узачак. Быел масштаблы милли бәйрәм кунакларын яңалыклар көтә, дип вәгъдә итә оештыручылар. Бөтендөнья татар яшләре форумы вәк...

17-18 нче август көннәрендә Кабан күле яр буенда «Печән базары» фестивале узачак. Быел масштаблы милли бәйрәм кунакларын яңалыклар көтә, дип вәгъдә итә оештыручылар. Бөтендөнья татар яшләре форумы вәкилләреннән фестивальнең  программасы белән кызыксындык.
Укытучыларны күпсанлы мәйданчыкларның кайсылары аеруча кызыксындыра алачак?
«Фестивальнең «Гыйлем» мәйданчыгы Актанышныкы дисәк тә артык булмас»,- дип сөйләде Рәдиф Кашапов.  Шимбә-якшәмбе  «Татар мәктәпләрендә заманча проектлар: ничек эшне оештырырга» темасына лекция көтелә (1 сәбәп). Чара кунаклары алдында  Актанышның Сәләтле балалар өчен гимназия-интернаты укытучысы Ленар Хөсәенов чыгыш ясаячак. Әлеге гимназия мөгаллимнәре Урал Нургалиев һәм Әмир Хәйбиев «Аlone» видеоуенын тәкъдим итәчәкләр (2 сәбәп).
«Печән базары»на татар телендә чыккан яңа китаплар эзләп килүче укытучыларны  «Сәяхәтче китаплар» күргәзмәсе һәм буккроссинг җәлеп итәчәк (3 сәбәп). «Әдәбият» мәйданчыгында шулай ук «Әбүгалисина» дип исемләнгән интеллектуаль квиз көтелә. Ә «Тере китап» проекты кысаларында татар әдәбияты классикасын популяр шәхесләр  укыячак. Шигъри баттл турында да онытырга ярамый (4 сәбәп).   
Фестиваль көннәрендә Кабан яр буенда кунаклар ашап була торган файдалы букетлар, бүләк тартмалары, чәй, милли киемнәр белән таныша алачак (5 сәбәп).
Айгөл ЮНЫСОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ