Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыларга психологик ярдәм күрсәтү остаханәсе

«Сферум» платформасында укытучыларга психологик ярдәм күрсәтү остаханәсе эшли башлады. Проект «Вариант» мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә психологик ярдәм күрсәтүнең онлайн-ресурсы белән берлектә тормышк...



«Сферум» платформасында укытучыларга психологик ярдәм күрсәтү остаханәсе эшли башлады. Проект «Вариант» мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә психологик ярдәм күрсәтүнең онлайн-ресурсы белән берлектә тормышка ашырыла, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.
Педагогларга мастер-классларда һәм вебинарларда катнашырга, лекцияләрне тыңларга һәм бушлай аноним психолог консультацияләрен алырга мөмкин.
Программада катнашу педагогларга шәхси һәм һөнәри үсешнең мөһим этапларын билгеләргә, кыйммәтләр системасын актуальләштерергә һәм төрле ситуацияләрдә эш алгоритмнарын төзергә, таяну нокталарын табарга һәм психологик ярдәм алымнарын, шулай ук мәктәп укучылары белән эшләүнең төрле алымнарын эшләргә ярдәм итәчәк.
Укулар 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Проект турында тулырак мәгълүмат белән сылтама аша танышырга мөмкин.

Фәния Лотфуллина



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ