Логотип Магариф уку
Цитата:

Умартачылыкта– Бөрбаш укучылары

Чананы җәйдән, арбаны кыштан әзерлә, ди халык. Шуны истә тотып булса кирәк, Балтач районының Бөрбаш авылы укучылары көз-кыш айларында ук умартачылык серләренә төшенергә керешә. Аны өйрәтүгә әлеге мәкт...

Чананы җәйдән, арбаны кыштан әзерлә, ди халык. Шуны истә тотып булса кирәк, Балтач районының Бөрбаш авылы укучылары көз-кыш айларында ук умартачылык серләренә төшенергә керешә. Аны өйрәтүгә әлеге мәктәпнең технология һәм физик тәрбия укытучысы Рим Әкбәров алынган. Быел аның яшь умартачылары, АгроНТИ конкурсында катнашып, Россия буенча 3 нче урынны яулаганнар. Бөрбаш укучыларының яңа шөгыле белән без дә танышып кайттык.

УМАРТАЧЫНЫҢ ТҮБӘСЕ КАЛАЙДАН
Балтач районы күңелгә якты һәм җылы төсмерләр белән кереп калган. Бу якларда яшәүчеләр үзләре дә бал кортлары кебек тырыш һәм уңган кешеләр дияр идем. Авылга килеп кергәч тә, зур һәм төзек йортлар, матур бакчалар күзгә ташланды. Җомга көн булгач, мәчеттән чыгып килүче ир балаларга да игътибар иттек. Мәктәптә безне умартачылык түгәрәгенә йөрүче укучылар һәм Рим Фәргать улы көтә иде. Түгәрәккә йөрүчеләр арасында кызларның да булуы аеруча сөендерде.
Балалар инде бал, тома балавыз (прополис),  чыршынны (перга) ничек алырга икәнен беләләр. Дәресләрдә сыйфатлы продукт җитештерү серләренә төшенеп кенә калмыйча, үз куллары белән корт ояларын төзекләндерергә, рамнар ясарга да өйрәнәләр.
Яңа белемнәрне укучыларга кызыклы итеп җиткерү өчен, Рим Әкбәров үз программасын булдырган. Биредә бал кортларын асрау, кышлату, аларны карау өчен кирәк булган төрле җиһазлардан файдалану тәртибе, кортлардан алына торган продукция, балның төрләре һәм аларның файдасы турында аерым дәресләр бар.
Балтач районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Камил улы Мөхәрләмов әйтүенчә, 2016  елдан бирле Балтач районында BaltasiJuniorSkills бәйгесе үткәрелеп килә. Әлеге ярышлар белән берлектә, 2019/2020  уку елында «Агротехник юнәлеш» проекты башланып киткән. Аның нигезендә мәктәп базаларында агроюнәлешләр буенча берләшмәләр ачыла. Әлеге проектның максаты – билгеле бер һөнәр сайлап алу һәм укучыларны шуңа әзерләү генә түгел,  аларда авыл хуҗалыгы хезмәтенә мәхәббәт уяту  һәм  туган-үскән җиргә кирәкле шәхес итеп  тәрбияләү дә.
– Районда аграр класслар ачылгач, директорыбыз белән киңәшләшеп, шушы кортчылык түгәрәге эшен башлап җибәрдек. Бу эшкә бик теләп алындым, – ди  Рим Фәргать улы.
Рим әфәнде шушы авылда туып үскән һәм,  Казан педагогия институтын тәмамлап,   укыган мәктәбенә эшкә кайткан. Үзе дә умарталар тота икән. «Нәселебез элек-электән бу һөнәр белән шөгыльләнгән. Бабам сугыштан яраланып кайткач, колхозның умарталыгын карау  аның өстенә төшкән. Умарта тоту элек бик дәрәҗәле һөнәр саналган. Корт асраган кешенең түбәләре калайдан булыр дип әйтәләр иде. Бабамнарның түбәләре дә башкаларныкыннан күпкә алда  калайдан иде. Элек корт асраган кеше мул тормышта яшәгән бит», – ди педагог. Кечкенә чактан ук ярдәмләшеп, кул арасына кереп үскәнгәдер, инде үзләре олыгаеп, корт  асрый алмый башлагач, әби-бабай умарталарны оныкларына тапшырган. «Беренче елны, бик оста карый белмәү сәбәпле, кортларым бик аз калды. Укый-өйрәнә торгач, акрынлап үрчеп киттеләр. Чыннан да, кортлар белән эшләү җан  рәхәте, өстәвенә ул – табыш китерүче  өстәмә һөнәр», – дип сөйли Рим Әкбәров.
ЭМИГРАНТЛАР КИЛЕШМӘГӘН
Кызганыч, хәзер кайбер якларда кортчылык белән мавыгучылар кими бара. Без бу эш белән күбрәк өлкәннәр шөгыльләнгәнгә ияләшкән.  Әгәр кечкенәдән бала күңеленә ул шөгыльгә мәхәббәт салсаң, түгәрәккә йөргән балаларның кайберләре бу эш белән чын күңелдән кызыксынып, үскәч аны тормыш алып бару һөнәренә әйләндерергә  мөмкин, чөнки  яшьтән үзләштерелгән мәгълүмат истә ныграк кала.

Мин үзем, умартачылык түгәрәге дигәч, мәктәп тирәсендә корт оялары күрергә хыялланган идем. Әмма аларны мәктәптән ераграк җирдә, аерым урыннарда үрчетәләр һәм тоталар икән. Кайбер балаларда корт агуы аллергия китереп чыгарырга мөмкин, шуңа практик эшләр саклык белән үтә. Узган ел шушы авылның фидакяре, казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, балаларга шөгыльләнергә уңай булсын өчен, Германиядән чакмый торган кортлар кайтарткан булган. Алар тыныч, эшләргә дә уңай, диләр. Әмма Рим әфәнде аңлатканча, безнең якларда бу төр кортларга кыш чыгу уңайсызрак, алар бу климатка бик яраклашмаган. Һәрбер бал кортының үз яшәү-үрчү тирәлеге бар. Элек-электән безнең бабайлар урта рус токымын асраганнар. Алар, уңыш белән эшләсәләр, әйбәт кышласалар да, бераз усалрак шул.
УМАРТА БЕЛӘН РОССИЯ БӘЙГЕСЕНӘ
Түгәрәккә йөрүче балалар үз авылларыннан чыкмый гына һөнәр үзләштерәләр икән дип уйлый күрмәгез. Республика һәм ил күләмендә үткәрелгән төрле конкурс-
ларда, фестиваль һәм ярминкәләрдә катнашып, бер-берсе белән тәҗрибә дә уртаклаша алар. Күбесе районда оешкан BaltasiJuniorSkills ярышларында  беренчелекне бирми. Быел үткәрелә башлаган яңа АгроНТИ конкурсында катнашып, Россия буенча 3 нче урынны яулаганнар.

– Кортчылык түгәрәге оешуга, Мифтахов Раяз беренчеләрдән булып  әлеге түгәрәктә шөгыльләнергә теләк белдерде. Үтә тырыш, кызыксынучан, максатчан егет. Югары дәрәҗәләрдәге бәйгеләрдә чыгыш ясарлык мөмкинлеге бар, бераз кыюлык кына кирәк. BaltasiJuniorSkills конкурсында ике ел рәттән беренчелекне бирми, киләчәге өметле, – ди укытучы абыйлары. Нәфисәгә әтисенә охшап корт «җене» кагылган. Бераз ярдәмләшәм дип кенә башлаган эш чынлап мавыгуга әйләнә. АгроНТИ конкурсының беренчел этапларын уңышлы үтеп, Рәсәй күләмендә узучы бәйгедә республика данын яклау өчен «Добропчёл» командасына сайлап алына. Республикабыз-ның берничә районыннан сайланган балалар арасында безнең районнан 3 укучының команда составына керүе һәм үзләрен яхшы яктан күрсәтүе билгеле аларны әзерләгән мөгаллимнәр өчен аеруча сөенечле.
Рим әфәндедән үзләренең ничә баш умарта тотулары белән кызыксынам. Әмма кортчыларның үз ырымы бар, баш санын әйтергә ярамый. Якынча 40–50 чамасы икән. Корт асраучылар аңлый торгандыр, аларның саны елына карап үзгәреп тора.
Ә менә табыш ягы ничегрәк соң? Анысы инде җәй-яз айларындагы һава торышына бәйле. Әле  балны алу  бер хәл, аны урнаштырасы, сатасы да бар бит. Яшьләр нәкъ менә шуның өчен дә бу эшкә тотынырга шикләнеп торадыр. Хәзер балның бәясе бик түбән йөри. Кибеттә
1 кг кәнфит бәясе 300–500 тәңкәгә җитә. Ә сатып алучыларның балны  кыйммәттән аласылары  килми», – ди Рим Фәргать улы. Балларын, нигездә, ел да сатып алучы үз клиентларына тәкъдим итәләр, шулай ук төрле ярминкәләргә йөреп тә саталар икән. Акча беренче планга чыккан безнең заманда мондый хәл яшьләрне әлеге һөнәргә ябыштырып тормас шул.
Соңгы елларда умарта асраучылар өчен тагын бер борчу – бал кортларының күпләп үлү очраклары еш булып тора. Аларны саклап калу өчен нинди чаралар күрәсез, дип сорашам. Рим әфәнде әйтүенчә, моның сәбәбе күптөрле. Хәзер кортларда гына түгел, кешеләр арасында да төрле чирләр, инфекцияләр йөри. Бу хәл шулай ук агрономнарның, хуҗалык җитәкчеләренең умартачылыкка мөнәсәбәтеннән дә тора.  Аларның кайберләре бал корты асрауны кемнеңдер шәхси эше итеп кенә карый. Нәкъ менә бал кортлары оча торган вакытларда ул территорияләрне агулау, умартачылар белән сөйләшеп эшләмәү сәбәпле  күңелсез очраклар килеп чыга. Чынлап та, әңгәмәдәшем таныганча, кортны бит бәйләп яки бикләп куеп булмый. Һәр җәй булып торучы үлем-китем, ни дисәң дә, кешенең ваемсызлыгы белән бәйле. «Кәрәзле телефоннарның күп булуы, электр энергиясе, һавадагы радиодулкыннар да кортларга начар йогынты ясый дигән фаразлар  бар», – дип уйланырга мәҗбүр итте педагог.
КОРТЛАРГА ХӨКҮМӘТ КАЙГЫРТУЫ
Журналист халкы бит ул бер темага алынган икән, ахырына кадәр төпченеп, бу өлкәдәге проблемалы якларны да казып чыгарырга тырыша. Бүгенге көндә умартачыларга дәүләт тарафыннан ярдәм җитәрлекме? Рим әфәнде дә бу нисбәттән үзенең теләкләрен җиткерде. Бигрәк тә алынган продукцияне урнаштыру мәсьәләсендә ярдәм булсын иде, ди ул. Шулай ук кырларга кортлар бал җыя торган көнбагыш, карабодай һәм башка шундый культуралар чәчсәләр дә әйбәт булачак.
Мәкаләмне язып тәмамлаганда гына нәкъ менә шушы темага кагылышлы бик яхшы хәбәр килеп иреште. Тиздән Татарстанда Умартачылык һәм аквакультуралар үзәге оештырылачак. Татарстан Министрлар Кабинетының шул турыдагы карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Документтан күренгәнчә, әлеге үзәкне оештыру инициативасы белән Татарстанның Авыл хуҗалыгы  министрлыгы чыккан. Ул шулай ук аның гамәлгә куючысы да булачак. Болай булгач, бу өлкәдәге проблемалар да хәл ителә башлар һәм умартачыларыбыз җиңел сулап куяр. Димәк,  Бөрбашның яшь умартачылары  өчен дә хезмәт кыры киңәя дигән сүз.
Шуны онытмасак иде.  Коръәндә бал кортларының изге җан ияләре, аларның кешеләргә Аллаһы Тәгалә тарафыннан дәва һәм үрнәк өчен бирелгәне әйтелә. Гаҗәеп эшчән, төгәл һәм чисталыкны ярата торган җан ияләре бит алар. Гомумән, бал кортлары ярдәмендә алынган һәрнәрсә  кешегә дәва һәм шифа китерә. Әле аларның үсемлекләрне серкәләндереп, җирдәге яшел тереклекне саклаудагы булышлыгын да истән чыгарырга ярамый. Галимнәр ачыклаганча, бал кортлары бетсә, җирдә тереклек калмый. Димәк, бу һөнәр ияләре яшәгәндә, без дә яшәячәкбез!

Фәния ЛОТФУЛЛИНА


Расиха ФАИЗОВА фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ