Логотип Магариф уку
Цитата:

Ун мең кеше сыйдырышлы мәчет салыначак  

Башкалабызда Бөтендөнья татар конгрессы оештырган “Милли тормыш һәм дин” XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены дәвам итә.Бүген дин әһелләребез эш көнен “Ак Барс” банкы каршындагы Казансу буенда җые...

Башкалабызда Бөтендөнья татар конгрессы оештырган “Милли тормыш һәм дин” XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены дәвам итә.
Бүген дин әһелләребез эш көнен “Ак Барс” банкы каршындагы Казансу буенда җыелудан башлады. Мәгълүм булганча, биредә – элекке “Кырлай” паркы биләмәсендә башкалабызның ун мең кеше сыйдырышлы үзәк мәчете салыначак. Әлеге нигездә әүвәл өммәттәшләребез җомга намазы укыды. Намаз тәмамланганнан соң, Россия – Ислам дөньясы стратегик төркеме утырышына, KazanSummit җыелышына, татар дин әһелләре җыенына, гомумән, Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу бәйрәме уңаеннан оештырылган чараларга килгән кунаклар катнашында яңа мәчеткә нигез ташы салу мәрасиме булды.


Анда юбилейны оештыру комитеты рәисе, Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Равил хәзрәт Гайнетдин һәм башка мөфтиләр чыгыш ясады.
Рәшит Минһаҗ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ