Логотип Магариф уку
Цитата:

Вакытыннан алда пенсиягә хокукы булган педагоглар исемлеген киңәйтергә тәкъдим итәләр

Казан (Идел буе) федераль университетында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм эксперт советының илнең иң зур югары уку йортын үстерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буен...

Казан (Идел буе) федераль университетында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм эксперт советының илнең иң зур югары уку йортын үстерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышкан, шулай ук вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карады. Моннан тыш, Дәүләт Советы депутатлары РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга вакытыннан алда пенсиягә хокукы булган педагог хезмәткәрләр исемлеген киңәйтү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә ниятли.
Комитет утырышы алдыннан, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең 117 еллыгы уңаеннан, депутатлар,  КФУ укытучылары һәм студентлары университет ишегалдында урнаштырылган танылган татар шагыйре бюстына чәчәкләр салдылар.
Утырыш кысаларында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе ректоры Людмила Ногмановага комитет каршындагы эксперт советы составында уңышлы эшләве өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ