Логотип Магариф уку
Цитата:

Волонтёрлар өчен – яңа бәйге

Волонтёрлык хәрәкәтен тагын да җәелдерү максатыннан республикабызда «Добрый край – Игелек җире-2021» дигән конкурс игълан ителде. Аңа 5 июльдә старт бирелеп, ул 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конку...

Волонтёрлык хәрәкәтен тагын да җәелдерү максатыннан республикабызда «Добрый край – Игелек җире-2021» дигән конкурс игълан ителде.
Аңа 5 июльдә старт бирелеп, ул 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурска теләгән һәркем, үзенең игелекле гамәленең нидән гыйбарәт булуын тасвирлап, үз районының яшьләр эшләре бүлегенә 25 июльгә кадәр гариза язып тапшырырга тиеш. Әлеге бәйгенең муниципаль этабы 12 августка кадәр дәвам итә. Иң уңышлы волонтёрлык проектлары авторлары – коммерциягә корылмаган оешмалар 14 яшьтән өлкәнрәк блогерлар, журналистлар «Без бергә» халыкара премиясен алуга дәгъва кыла алачак. Әлеге премия дүрт тректан торачак. Алар – «Волонтёрлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар», «Бизнес», «Медиа» һәм халыкара «We are together» треклары. Бәйгенең ярымфиналы август-октябрь айларында уза. Ә җиңүчеләр исә 5 декабрьдә Халыкара форумда игълан ителәчәк.
Әлеге бәйгене үткәрү тәртибе, быелгы үзенчәлекләре хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә җентекләп аңлаттылар.
                     Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ