WorldSkills-2019 дөнья чемпионатының ачылу һәм ябылу тантаналары Kazan Аренада узачак
WorldSkills-2019 эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатының ачылу һәм ябылу тантаналарын Kazan Агепа стадионында уздыру планлаштырыла. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбуга...
WorldSkills-2019 эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатының ачылу һәм ябылу тантаналарын Kazan Агепа стадионында уздыру планлаштырыла. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.
Спикер, дөнья чемпионатының ачылу һәм ябылу тантаналары Үзәк стадионда узарга тиеш иде, дип белдерде. «Әмма бу чемпионатка кызыксыну бүген үк, алдагы чемпионат белән чагыштырганда, 30 процентка артыграк. Аудиториянең артуына бәйле Kazan Агепа мәйданына күчү карары Татарстан Президенты тарафыннан кабул ителде», - диде ул.
Борһанов сүзләренә караганда, яшьләрне эшче белгечлекләре алуга мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү мөһим. «Ата-аналар бу мәсьәләдә игътибарлы булсын иде. Бу бурычларны үтәү өчен Kazan Агепа стадионы мәйданчыгы отышлырак, – дип өстәде ул. - Тантананы әзерләүне алып баруга килгәндә, алар танылган шәхесләр булыр дип уйлыйм. Чөнки алдагы тантаналар яхшы кабул ителде».
Министр шулай ук билгеләп үткәнчә, тантаналарга бер билет бәясе 2,5 мең сумнан артмаячак. «Билет программасына килгәндә, хәзер оператор билгеләнә. Бу бик җитди сайлау. Март аенда билетлар сату процедурасы старт алыр дип уйлыйм. Билетлар бәясе буенча билгеле бер килешүләр бар», - дип йомгаклады ул сүзен.

Комментарийлар