XVII Казан халыкара мөселман кино фестивале: исәнме без?

Киявен чит илдә дәваланырга җибәрү өчен кайсыбыз яшәп яткан өен сата ала? Бар андыйлар. Шундыйларның берсен XVII Казан халыкара мөселман кино фестивале кысаларында режиссер Илдар Ягъфәровның «Исәнме сез?» дигән яңа фильмында (cәхнәләштермә авторы Мансур Гыйләҗев) күрдек.

Фильмда вакыйгалар хирург Тамерлан Исламовның зур гаиләсе тирәсендә куера. Гаделлек яратучы, туры сүзле Тамерланны, пенсиядә утырырга вакыт дип, вазифасыннан азат итәләр. Монысы бер сынау булса,  җинаятьчеләргә тап булуы, әлеге тәмуг кисәкләренең энесен кыйнауларына (үзенә дә эләгә), күрше кызын көчләүләренә шаһит булырга туры килүе – икенче сынау. Өченче сынау  тагын да хәтәррәк: кияүләре Генаның яман шеш белән авыруы ачыклана. Аны чит илгә дәвалануга җибәрү өчен акча табарга кирәк. Менә шушы мәлдә сынала инде туганлык җепләренең ни дәрәҗәдә булуы? Ни кызганыч, якын туганнарның берсе дә сеңелләренең хәләл җефетенә ярдәм кулы сузарга ашыкмый. Туган җанлы Тамерлан, сүз бирдем дип, өен сатып, бер бүлмәле шәһәр фатирына күчә. Иренең мондый адымын аңлый алмаган хатыны туган ягына китеп бара, улы да әтисеннән читләшә. Ни кызганыч, чит илдә дәвалану керәшен карендәшебез Генаның хәлен вакытлыча гына җиңеләйтә. Үзебезнең табиблар, өмет юк дип, операция ясаудан баш тарткач, инде эштән киткән Тамерлан операция ясауга үзе алына. Могъҗиза булмый: хаста барыбер китеп бара. Моның өстенә, башбаштаклык кылып, рөхсәтсез-нисез, кеше үлеменә китергән операция ясаган, дип табибны дүрт елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Хәер, фильм яхшы тәмамлана. Төрмәдән азат ителеп кайтуына бертуганнары, акча җыеп,  Тамерланның өен кире сатып ала. Кыскача гына әйткәндә, фильмның эчтәлеге менә шушындый вакыйгалардан гыйбарәт.

Әлбәттә, бу фильм, беренче чиратта, нигә соң без-татарлар Кавказ, Дагстан халыклары кебек кыю, бердәм, туган җанлы түгел; нигә тәвәккәлек, егетлек сорый торган мәлләрдә куркып-каушап калабыз, бер өйгә дошман кергәндә нигә бөтен авыл белән күтәрелеп чыкмыйбыз, туганыбызга, күршебезгә ярдәм итәргә ашыкмыйбыз кебек җитди, кискен сораулар куюы белән отышлы. Әлбәттә, геройларның, ниһаять, үзебезчә, татарча сөйләшүе белән җанга сары май булып ята (урысчага тәрҗемә субтитрлар белән бирелә).

Бәлкем кемгәдер көчләү эпизодлары, хаста Генаның үз-үзенә кул салырга азапланган мизгелләре артык тоелгандыр. Миңа калса, мондый күренешләр татар ир-егетләрендә үзең, гаиләң алдында җаваплылыкны уяту, батыр, гаярь татар халкының вәкиле икәнлегеңне искә төшерү, оялту  ягыннан бик мөһим.  

Дөрес, фильмның исем-аталышы белән килешү кыен. «Исәнмесез!» дип әйтү – борынгыдан килгән чын татарча хәл белешү, сәлам бирешү генә ул. Тере мәетләр булып яшәгән кайбер кемсәләребезгә бәлкем, чынлап та, «Син исәнме?» дип дәшергә вакыт җиткәндер?!

Миңа калса, әлеге фильм бу көннәрдә, бигрәк тә җан исәбе алу алдыннан халкыбызда милли үзаңны уяту өчен бик вакытлы, бик урынлы, бик тәэсирле чара булачак. Аны хәзер ишәйтеп барча татар төбәкләренә таратасы иде. 

Рәшит МИНҺАҖ
Автор фотолары

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.