Логотип Магариф уку
Цитата:

Якташлык җәмгыятенә яңа сулыш зарур

Ни сәбәптән бу җиһанда тәнгә – мунча, җанга – юк, дип язган Тукаебыз. Нишләп булмасын?! Бар, әфәнделәр, ханымнар! Театр – нәкъ менә шул җанны дәвалый, вак-төяк мәшәкатьтән, ыгы-зыгыдан аралый торган м...

Ни сәбәптән бу җиһанда тәнгә – мунча, җанга – юк, дип язган Тукаебыз. Нишләп булмасын?! Бар, әфәнделәр, ханымнар! Театр – нәкъ менә шул җанны дәвалый, вак-төяк мәшәкатьтән, ыгы-зыгыдан аралый торган мунча да инде.
Берничә көн элек Мөслим районы халык театры башкалабызда, Ленин исемендәге Мәдәният сараенда “Зәңгәр шәл” спектаклен куеп куандырды. Бердән, халык театрының зур уңышы булса, икенчедән, менә нинди талантларыбыз бар дип горурлану өчен башкалабызда яшәүче мөслимлеләргә  бик шәп форсат булды бу.

Гомумән, ул көн Мөслим ягында туып үскәннәр өчен дә, хәзер дә шунда гомер итеп ятучылар өчен дә икеләтә бәйрәм булды. Тамаша башланыр алдыннан, Мәдәният йортының җыелышлар залында якташлар очрашуы үткәрелде. Мөгаен, район хакимияте аны студент яшьләр белән очрашу дип күзаллаган булгандыр. Һәрхәлдә, әлеге чараның барышы туган якларына кышкы каникулга кайткан укучы яшьләрнең район аксакаллары, ак әбиләре һәм хакимият вәкилләренең очрашуын хәтерләтте. Залга җыелган халык каршында тезелеп утырган “почетлы президиум” – унбер кешедән торган “түр агалары” очрашуга килгәннәр алдында балачак, яшьлек хатирәләре белән уртаклашты, булачак яшь белгечләргә –  фән үрләрен яулаучы егет-кызларга изге теләкләрен, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде; күбесе, табигый, туган якка эшкә кайтырга, һәрхәлдә,  Мөслим белән элемтәне ныгытырга чакырды.

 Ни кызганыч, залга җыелганнарның биш-ун процентын гына яшьләр тәшкил итә иде. Нигездә, илле, алтмыш, җитмеш, сиксәнен узып баручы якташлар болар. Мин үз чиратымда, алып баручының колагына пышылдап, бу мәҗлеснең барышын, форматын үзгәреп булмасмы, дип тәкъдим итеп карадым каравын. “Ничек әзерләнгән шулай бара инде соң”, – диде егетебез. Соңрак, зал түреннән дә берничә кеше нидер әйтмәкче иде. Тик ике микрофон да президиум янәшәсендә тирбәлгәч, артта утырганнарның теләк-тәкъдиме шул ноктада сүнеп-йомылып калды.
Әлбәттә, яшьләр белән очрашу, хатирәләр уртаклашу да зарур. Әмма студентлар җыю турында уйлап бетермәгәннәр, күрәсең. Югыйсә залда утырган профессорлар Борис Тимеркәев – КАИ студентларын, Гөлшат Галиуллина, Рамил Минһаҗев КФУ студентларын байтак алып килә алган булыр иде, минемчә. Казанның башка вузларында да моны оештыра алырлык мөслимле мөгаллимнәр шактый. Азнакайдан килгән якташыбыз, теш табибы, һәвәскәр фотограф Флүн Вилданов үз чиратында, очрашудан алган тәэсирләрен сорагач (Мәдәният йортында аның фотосурәтләреннән бик шәп күргәзмә оештырылган иде): “Студентлар белән очрашу дип әйтер идең, берсенә дә сүз бирмәделәр. Зал белән президиум арасында кайтма бәйләнеш булмады”, – дип уфтанды.
Беренче коймак төерле була, диләр. Ни кызганыч, Мөслим районының яңа хакимият башлыгы Альберт Хуҗин шактый озак әзерләнгән, матди чыгымнар  күп көч салынган әлеге очрашуда катнаша алмады. Район хакимияте башлыгына, Татарстан Республикасы хакимияте вәкиле буларак, илебездә беренче булып үткәрелүче Әстерхан өлкәсе Сабан туена китеп барырга туры килгән икән. Табигый, җитәкче үзе катнашмагач, телисеңме-теләмисеңме, мондый чаралар бер башка түбәнрәк килеп чыга.

Билгеле, очрашуга килгән һәр кешене теркәп бару да зарур иде. Ни кызганыч, Казандагы Мөслим якташлык җәмгыяте әле һаман башкалабызда яшәүче мөслимлеләр хакында мәгълүмат банкы оештырып җиткерә алмый. Затлы кәнәфиләрдә утыручы, җаваплы вазифа биләүче мөслимлеләр шактый күп Казанда. Тик аларның күпчелеге якташлык җәмгыяте эшчәнлегендә катнашмый, бәлкем, кирәк тә санамыйдыр. Шулай да, йомшаклык белән эш иткәндә, якташлык җепләрен кузгатып буладыр дип уйлыйм мин. Әнә “Татарстан – Яңа Гасыр” телекомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов Казанда туып үссә дә, бала чагы, җәйге каникуллары әнкәенең туган ягында –районның Мәлләтамак авылында узганга, Мөслимне якын итеп, әнисе Сәвия апаны җитәкләп алып килгән ич.
Казандагы Мөслим якташлык җәмгыяте рәистәше Рөстәм Сәрвәров очрашу уңаеннан: “Безгә рәсми теркәлү җитми. Теркәлгән сурәттә, ТР Муниципаль берәмлекләр советы яхшы эшләүче якташлык җәмгыятьләренә  грант оту мөмкинлеге бирә. Без һаман, ел да хисап бирәсе була, дип шүрләп утырабыз,” – дип белдерде. Билгеле, якташлык җәмгыяте кассасында һич югы берничә дистә мең сум акчаң булмый торып, ниндидер җитди чаралар оештыру турында сүз куертуның мәгънәсе юк. Хисап эшчәнлегендә үтә күренмәлелек булганда, җитди, төпле чаралар оештырганда, Казандагы ширкәт-оешма җитәкчеләре, бигрәк тә эшкуарлар якташлык җәмгыяте эшчәнлеген үз химаячелегенә алмый калмас иде, шәт. Бу җәһәттә бик актив егет дип, ТР Сәүдә-сәнәгать  палатасында эшләүче, “Күз” ширкәте җитәкчесе, КАИ аспиранты, Иске Карамалы авылы егете, Мөслим район Советы депутаты Ринат Исламовны якташлык җәмгыятенең яшьләр белән эшләүче алтынчы рәистәше итеп сайларга тәкъдим  итә Р. Сәрвәров. Миңа калса, бик  урынлы тәкъдим. Шәт, ул безнең җәмгыятькә яңа сулыш өрер, һәрхәлдә, яшьләр сүзен, карашын даими белгертеп торыр.
Рәшит Минһаҗ,

Казандагы Мөслим якташлык җәмгыяте рәистәше

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ