ЯЛАНАЯКЛЫ КЫЗ, БЕЛЕП ТОР!

Тырнак матур гына түгел, сәламәт тә булырга тиеш. Гомумән, кайбер белгечләр, кешенең тырнагына карап, сәламәт булу-булмавын әйтеп була, диләр. Тырнакларның саулыгын ничек кайгыртырга кирәклеге,  тырнакларга нинди зәхмәт янавы турында  хәбәрчебезгә  Казандагы Микология
үзәге мөдире (Маршрутный урамы, 7) Рузалия ГАЛИМҖАНОВА
сөйләде.

– Комлык-пляжлар тулы халык. Шәһәребез үзәгендәге Казансу буенда, башка елга-күлләр тирәсендә дә кеше өстендә кеше диярлек. Җәй ахырына якынаеп килсә дә, су керергә яратучылар шактый күп күренә. Бассейннарда, фитнес-клублардагы йөзү мәйданчыкларында да ел әйләнәсе кеше өзелми. Шул ук вакытта байтагыбыз җәй гөмбәчекләрнең иреккә чыккан чагы икәнен белеп бетерми. Тырнакларга ябышырга җай гына көтеп торган гөмбәчекләрдән ничек
сакланырга соң, Рузалия ханым?

– Чыннан да, гөмбәчекләр бик зыянлы. Алар бик тиз арада бер кешедән икенче кешегә күчәргә мөмкин. Беренче чиратта, аяк киемнәре аша. Мунча-сауналарда аларга тулы ирек. Бу бәладән ничек сакланырга соң? Беренчедән, санитария-гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Билгеле, бассейннарга, фитнес-клубларга йөрүче һәркемнән, коенырга, мунча керергә килгәч, аяк табаннарыңда, тырнакларыңда гөмбәчекләр булмавы турында микологтан алган рөхсәт кәгазең бармы, дип сорасалар дөрес булыр иде. Һәркем үз сәламәтлеген генә түгел, башкаларның сәламәтлеген дә кайгыр-
тырга тиеш. Бассейннарда, пляжларда, гомумән, кайдадыр  яланаяк йөргәндә, аякка, тырнакларга сөртә торган саклану чаралары – кремнар, сыеклыклар һәр даруханәдә сатыла. Кыскасы, өйгә кайткач, менә шул сыеклык-спрейларны кулланырга – аяк табаннарына, тырнакларга сиптерергә кирәк.  Онытмыйк: җәй көне гөмбәчекләр бик тиз тарала. Моңа шартлар бик уңай: юеш, дымлы, яланаяк йөрүчеләр күп.

– Кояш бик каты кыздыра ич. Мондый челләдә алар үлмиме?

– Юк, үлми. Без, табиблар, зарарсызландыру өчен, эш коралларын 180 градус температурада ике сәгать буе кайнатабыз. Кояшның 45–50 градуслык эссесе аларны үтерә, юкка чыгара алмый. Дымлы, юеш җирләрдә  алар бик яхшы саклана дип әйттем инде. Бассейннарда, эссе мохиттә аяклар бик тиз тирли, юешләнә, күзәнәкләр киңәю сәбәпле, нәни җәрәхәтләр барлыкка килә. Менә шул күзәнәкләр аша алар организмга килеп эләгергә мөмкин. Гомумән, дымлы тирәлектә гөмбәчекләр үзләрен бик яхшы хис итә.

– Мунча ләүкәсенә менгәндә дә резин  чүәкне салмаска кирәк, димәк.

– Дөрес әйтәсез. Монысы – бер хәл. Янә килеп, бассейннарда аяк киемен салып, баскычтан төшкәч, суга кереп китә торган төш аеруча хәвефле. Мондый урында алар бик нык үрчи. Шуңа күрә бассейнда су кереп кайткач, аякларны махсус спрейлар белән эшкәртү мөһим.

– Бассейннар гөмбәчек үрчү өчен бер чыганак булса, су буйлары – икенчесе…

– Өченче чыганак дип башка кешеләр кигән чүәкләрне әйтә алам. Кунакка барган җиреңдә бүтәннәрнең чүәген киеп торып та, гөмбәчек ияртеп кайтуың ихтимал. Шуңа күрә кунакка үз чүәгеңне кыстырып бару мәслихәт. Гомумән, гөмбәчекләрдән саклану өчен, вакыт-вакыт аяк киемнәрен ультрашәмәхә киптергечләр, спрейлар белән эшкәртеп алу зарур. Нык тирләтә торган эссе вакытларда аларны бигрәк тә еш кулланырга кирәк. Хәзер спорт залларына йөрүчеләр, йога, башка төрле сәламәтләндерү чаралары белән мавыгучылар күбәйде. Анда, гадәттә, яланаяк шөгыльләнәләр. Хәтта кием алыштыра, киенә-чишенә торган җирләрдән дә бу күңелсезлекне ияртеп кайтырга мөмкин. Шуңа күрә өеңдә саклагыч чаралар булырга тиеш. Кичен, өйгә кайткач, суга аш серкәсе кушып, махсус ванна ясап, аякларны таска тыгып утырырга киңәш бирәм. Имән кайрысын салып ясалган ванналар да бик файдалы. Менә шушы әчкелтем мохит – аяк өчен бик яхшы саклану чарасы. Имән кайрысы аяк табаннарын яхшы чыныктыра. Моның өчен бик күп вакыт та таләп ителми: аягыңны ун-унбиш минут дәвамында имәнле су салынган таска тыгып утырасың.  Моңа даруханәдән сатып алган ике пакет яки ваклатылган ике кашык имән кайрысы җитә (әүвәл аны  яңа кайнап чыккан суда егерме минут тоталар). Бу төнәтмә авыртуларны, арыганлыкны киметә, аякны да ныгыта. Иренмәсәң, мондый сыеклыкны  көн дә ясарга, аякка ял бирергә мөмкин. Ике көнгә бер аны  бер литрга ике аш кашыгы исәбеннән аш серкәсе кушылган су белән аралаштырырга була. Тик шуны онытмагыз: серкә күбрәк китсә, тырнакның төзелеше бозылырга мөмкин. Иң мөһиме: әчкелтем тирәлек ясалсын.

Аннан килеп, аяк киемен дөрес сайлау да бик мөһим. Иң беренче шарт – кысып тормасын, тирләтмәсен, авырттырмасын. Аяк киеме суларга, моның өчен ул табигый чималдан тегелгән булырга тиеш. Билгеле, көн буе ясалма, синтетик чималдан тегелгән аяк киеме киеп йөрсәң, җәрәхәтләр барлыкка килә. Эссе көннәрдә биек үкчәле туфли кию аеруча зарарлы. Моны хирурглар да, дерматологлар да киңәш итми. Көн саен кия торган аяк кие-
менең үкчәсе өч сантиметрдан да биек булмаска тиеш.  Гадәттә, үкчәгә – кырык, бармакларга алтмыш процент авырлык туры килә. Үкчә биегәйгән саен, табанның алгы өлешенә авырлык арта, хәтта авырлык басымы сиксән процентка кадәр җитәргә мөмкин. Бармаклар шешенү артык авырлык килгәннән инде. Шушы рә-
вешле, гөмбәчекләр үрчергә уңай шартлар туа. Хәзер бик күп кеше кроссовка кия башлады. Кроссовка киеп шөгыльләнүче тренерлар, спортчылар, гомумән, спорт залына еш йөрүче кешеләр, тәгаен алганда, полиция хезмәткәрләре, гаскәриләр бу чирдән аеруча зыян күрә. Алар еш тирли, даими вак-төяк җәрәхәт ала. Гадәттә, армиядән яңа гына кайткан солдатлар безгә еш мөрәҗәгать итә. Аерым алганда, бу чир яшүсмерләр арасында да  еш очрый. Чөнки хәзер алар елның теләсә кайсы вакытында кроссовка киеп йөри.  Аннан килеп, кышын да яланаякка кроссовка киеп, салкын тидерүчеләр күп. Җылытылган кроссовка дисәң дә, ул һич тә кышкы аяк киеме түгел. Хәзер кибетләребездә резин табанлы киез итекләр сатыла башлады. Алар матур, уңайлы, йомшак, юеш-
ләнми. Шуңа күрә мин шәһәр кешеләренә дә кышын киез итек киеп йөрергә киңәш итәм. Киез итек кигәнгә, элек аяк бармаклары кәкрәю, сөял чыгу очраклары бик сирәк булган.  Аяк киемен җәен яланаяк кию, гомумән, дөрес түгел. Бу, беренче чиратта, санитария-
гигиена кагыйдәләрен үтәмәү дигән сүз. Аларны ультрашәмәхә нурлар чыгаручы киптергечләр, әйтик, «Микостоп» дигән спрейлар белән эшкәртеп тору зарур. Аяк киемнәрен атнага кимендә бер мәртәбә эшкәртү тиеш. Кайчагында кеше үзен үзе зарарлый, беткән авыру кабат яңара.

Билгеле, кайчыларны, «пенька»ларны да эшкәртү сорала. Гаиләдә һәр кешенең үз кайчысы, үз «пенька»сы булырга тиеш, минемчә. Аяк сөртә торган сөлгеләр, ванна бүлмәсендәге келәмнәр, табигый, мондый эссе көннәрдә ешрак алыштырылырга, юылырга тиеш. Чөнки гөмбәчекләр тәннән, аяктан коелган  кубыкларга ияреп керә, аннан икенче кешегә гөмбәчек иярергә мөмкин.

– Кул бармакларындагы тыр-
накларда да гөмбәчекләр була. Байтак кеше моңа игътибар да итми. Кулдан да күчәргә ихтималдыр ич.

– Дөрес әйтәсез. Кул тырнакларыннан да күчә. Гомумән, тырнак-
ларның төзелеше – гөмбәчекләр өчен уңайлы урын. Әгәр тырнакларыгыз соры төскә керә, калыная башлый, кырыйлары кителә икән, дерматологка күренергә кирәк. Акчага гына кайтарып калдырмыйк. Бюджеттагы дерматология диспансерларында ятып та дәваланырга була. Гөмбәчекләр булуына олы кешеләр игътибар бирмәсә дә, яшьләр битараф калмыйча, җайлап кына өлкәннәргә искәртә ала. Бер гаиләдә яшәгәч, бер-береңнең сәламәтлеген, шул исәптән үз сәламәтлегеңне дә кайгырту бу. Без бу очракта матурлык ягын әле бөтенләй әйтмибез. Әлбәттә, мондый тырнаклар ямьсез күренә. Бер караганда, ул бит авыртмый, сызламый кебек. Шул ук вакытта гөмбәчекләр тырнакта яшәгәндә, тик кенә ятмый, агулы матдәләр бүлеп чыгара. Әлеге матдәләр кеше организмына эләккәч, бавыр күзәнәкләре аша үтә. Шул рәвешле фәнни телдә токсик гепатит дип аталучы авыру китереп чыгарырга мөмкин. Моның өстенә, аллергия авырулары  хасил итүләре дә ихтимал. Шуңа күрә матурлык ягын кайгырту белән бергә, гөмбәчекнең авыру чыганагына әйләнү ихтималын да онытмыйк.

– Кайберәүләр, сиптергеч-
спрейларны куллана-куллана тырнаклар юкарып, йомшарып бетте инде, дип уфтана.

– Тырнак дару сиптергәннән генә юкармый. Бердән, һәркемнең тырнак төзелеше үзенчәлек-
ле, икенчедән, юкару ничек кан килүгә дә бәйле. Бәлкем, аякларга, тырнакларга кан акрын киләдер. Кан тамырларында тромблар була,  кысан аяк киеме киеп тырнаклар кысылып йөри. Нигездә, кулдагы
тырнаклар  – юкарак, аякта калынрак була. Сәламәт тырнак, гадәттә, үтә күренмәле, аксыл төстә. Кан тамырлары янәшә генә булганга, кайберәүләрдә алсурак булып күренә. Әгәр кан тамырлары кысылса, алсулык арта. Аклык, ак төс артса, кан тамырлары кысылмады микән, варикоз барлыкка килмәде микән, дип тикшертергә кирәк. Әйткәнемчә, дару сиптергәннән генә тырнак юкармый.

Ничек дәваланырга соң? Сыеклык та сиптерергә, дару төймәләре дә эчәргә кирәк. Әлбәттә, санитария-гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү, аяк киемнәрен даими эшкәртеп-чистартып тору да таләп ителә. Бүген чистарттың, сиптердең, эчтең дә, бер атнадан тагын исеңә төшердең түгел. Аяк буыннары сызлау, тырнаклар зарарлану, баш бармак янында сөяк үсү кебек күңелсезлекләр, гадәттә, аяк киемен дөрес сайламаудан. Сөйләнгән хәлләргә каршы торуның тагын бер үтемле чарасы – аякны диңгез тозы салынган таска тыгып утыру. Без бит көн буе аяк өсте. Шуңа күрә аяк-
ка күбрәк игътибар бирергә кирәк. Аяклар коры, иркен тирәлектә булсын, туңмасын!

 

Йосыф Асылхуҗа

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.