Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа ел белән котлыйсым килә

Хөрмәтле “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакциясе коллективы!Яңа 2022 елга аяк басарга да күп вакыт калмады. Форсаттан файдаланып, сезне тиздән ишекләребездән атлап керәчәк Яңа ел белән кот...

Хөрмәтле “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары редакциясе коллективы!
Яңа 2022 елга аяк басарга да күп вакыт калмады. Форсаттан файдаланып, сезне тиздән ишекләребездән атлап керәчәк Яңа ел белән котлыйсым килә. Бәйрәмегез мөбарәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Һәркемгә дә күңел тынычлыгы, куанычлы көннәр, гаилә бәхете телим. Ил-көнебез тыныч, барыр юлларыбыз киң, туар таңнарыбыз имин булсын. Киләчәктә дә бердәм булып, аралашып эшләргә насыйп булсын.
Яңа еллар мөбарәк булсын!
Ихтирам белән Арча мәгариф идарәсе методисты Энҗе Габдулатҗан кызы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ