Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа елга – тылсымлы «Асылкош»

Яңа ел – театр артистлары өчен зарыгып көтеп алынган бәйрәм булудан тыш иҗади имтихан чоры да ул. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы өчен дә бу шулай. Төп мисси...

Яңа ел – театр артистлары өчен зарыгып көтеп алынган бәйрәм булудан тыш иҗади имтихан чоры да ул. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы өчен дә бу шулай. Төп миссиясе өлкән тамашачылар өчен спектакльләр күрсәтү булса да, елның-елында балаларны Яңа ел күчтәнәче – әкияти спектакль сөендерергә онытмый ул. Быелгысы бигрәк тә үзенчәлекле булырга охшаган: татар әкият-мифларындагы күпчелек геройлар катнашындагы «Асылкош» дигән музыкаль тамаша ул. Авторы – шагыйрь җанлы яшь драматургыбыз Рүзәл Мөхәммәтша, ә тамашаның режиссёры – Туфан Имаметдинов. Спектакльгә музыканы Мәскәүдә яшәп иҗат итүче бик тә үзенчәлекле композитор Зөлфия Рәүпова язган.
Тамашалар алдыннан балалар өчен гадәттәгечә Кыш бабай белән Кар кызы Яңа ел чыршысы тирәли әйлән-бәйлән уеннары оештырачак. Ә аннары инде нәни тамашачылар хозурына сәгать тә 10 минутлык татар әкиятләренә нигезләнгән «Асылкош» тамашасы тәкъдим ителәчәк.

Гаҗәеп кош һәм китап укуга, гыйлемгә сусаган ике бертуган турындагы тылсымлы әкият ул. Бервакыт бу ике үсмер, уку белән мавыгып, мәгарә эчендә кала һәм ... шуннан башлана да инде искитмәле әкияти маҗаралар! Татар мәдәнияте өчен кыйммәтле бар нәрсә – китаплар, тылсымлы кошлар, Аждаһа, Шүрәле, Су анасы, Баһадир, һөдһөд дисеңме? Барысы унике персонаж. Нинди генә маҗараларга тап булмый алар: батутларда да мәш киләләр, кылыч-калканнарда да ут уйнаталар, уеннарны  әйткән дә юк инде! Кыскасы -  бу әкият балаларны биргән сүзеңдә торырга, вәгъдәңне үтәргә кирәклеген, һәр кешенең дә үз юлын, үз бәхетен табарга тиешлеген искәртә.
Әлеге спектакльдә күпләребез яратып өлгергән Ирек Хафизов, Рамил Минханов, Зөлфия Вәлиева, Илфак Хафизов, Артём Пискунов, Зөлфәт Закиров, Айсылу Мөсәлләмова, Фәрхәт Мөхәммәтҗановлар «Асылкош» әкияте геройларын гәүдәләндерәчәк.
Тинчурин театрының быелгы Яңа ел тамашаларын 22 – 26, 28, 29 декабрь, 3 – 5 гыйнвар көннәрендә көнгә икешәр сеанста карарга мөмкин булачак. Ә аннан соң театр коллективы әлеге тамашасы белән Казан янындагы районнарга чыгарга җыена.
Кыскасы, балаларның кышкы каникуллары чорында һәр мәктәп, гаилә үз нарасыйларын «Асылкош» музыкаль әкияте геройлары маҗаралары белән  хозурлану мөмкинлеге бүләк итә ала.
Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булып узган матбугат конференциясендә әйтелде.
            Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ