Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа уку елы - 2021: Камышлы мәктәбе ябылмады

«Мәктәпне саклап калдык» , - дип сөенә бүген Кукмара районының Камышлы авылында яшәүчеләр.Быел республикабызның күп кенә мәктәпләре ябылуга дучар булды, һәм бу күренеш авыл халкында ризасызлык тудырды...

«Мәктәпне саклап калдык» , - дип сөенә бүген Кукмара районының Камышлы авылында яшәүчеләр.
Быел республикабызның күп кенә мәктәпләре ябылуга дучар булды, һәм бу күренеш авыл халкында ризасызлык тудырды. Ябылган мәктәпләр арасында Камышлының 1970 елгы мәктәбе дә бар иде. Ябылуның сәбәбе - мәктәпнең куркынычсызлык таләпләренә туры килмәве. Уку башланырга өч атна кала район җитәкчелеге ризалык биргәч, авыл халкы үз көче белән, бер атна эчендә капиталь ремонт ясап, мәктәпне 1 нче сентябрьгә өлгерттеләр. Укытучылар һәм 13 укучы 1 нче сентябрьне үз мәктәбендә каршылады.



«Бик тырышып эшләделәр. Әйтеп аңлатып бетерә торган түгел бу күренешне. Бер атна эчендә бик күп эш башкарылды: мәктәпкә су кертелде, яшьләр кул белән ике канализация чокыры казыды, кызлар һәм малайлар өчен бәдрәф бүлмәсе ясалды. Мәктәптә ашханә, продукция саклау өчен склад бүлмәсе булдырылды, җылыту системасы кертелде, стеналар буялды, идәнгә линолеум җәелде, тимер ишек куелды. Мәктәп эче танымаслык хәлгә килде: матурланды, яктырды. Яңа мәктәп төзелгәнче эшләп торырга мөмкин. Авыл халкы ярдәменнән башка бу эшләрне башкарып чыгып булмас иде. Шушы мәктәпне торгызуда үз өлешен керткән, акчалата ярдәм күрсәткән һәр кешегә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Бик зур рәхмәт», - диде Камышлы мәктәбендә 34 ел эшләүче Гөлзада Хәбибрахманова.



20 елдан артык бик түбән хезмәт хакына пешекче, җыештыручы булып эшләүче, сулар ташып, тәмле ризыклары белән сыйлаучы, мәктәпне пөхтә, чиста тотучы Фәйрүзә Хәбибрахманованы да ничек искә алмыйсың?  Аның турында "хезмәт хакына түгел, савапка эшли" диләр авылда. Мәктәптә уңайлыклар барлыкка килгәч, аның эше дә күпкә җиңеләер, шәт.

2 нче һәм 4 нче сыйныфларны укыткан Минзилә Гарифуллина мәктәп язмышына битараф булмаган барлык авыл халкына рәхмәтен әйтте.
Балалар мәктәпкә бик сөенеп, теләп йөриләр икән. Әлеге вакытта алар Өлкәннәр көне, Уңыш бәйрәме кебек чараларга әзерләнә.

Авыл халкы үзе дә ничә еллар ремонт күрмәгән, торышы начар булган, бәдрәфе, суы, җылылыгы булмаган шартларда мәктәптә балаларга белем биргән укытучыларны бик хөрмәт итә, ярата.
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программа кысасында 14 урынлы мәктәп, 15 урынлы балалар бакчасы Ленин урамында төзелергә тиеш. Проекты бар. Әлеге проект якын араларда тормышка ашырылыр дип ышанырга кала.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Фотолар мәктәпнең шәхси архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ