Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа уку елын сез ничек каршылыйсыз?

Пандемия дип, күңелләргә күпме генә шик-шөбһә төшерергә теләсәләр дә, тормыш дәвам итә. Мәгариф системасында бу бигрәк тә ачык сизелә. Март ахырыннан бирле инде үз укучыларының шау-шулы авазларыннан «...

Пандемия дип, күңелләргә күпме генә шик-шөбһә төшерергә теләсәләр дә, тормыш дәвам итә. Мәгариф системасында бу бигрәк тә ачык сизелә. Март ахырыннан бирле инде үз укучыларының шау-шулы авазларыннан «мәхрүм ителгән» мәктәпләребез дә уку-укыту, тәрбия системасының үз эзенә төшүен зарыгып көтә. Табигать тә, җәй артыннан көз киләсен, укучылар, мөгаллимнәр, ата-аналар өчен иң дулкынландыргыч Белем көненә ике атналап кына вакыт калганын искәртергә теләгәндәй, соңгы көннәрдә көзгә авыша төште сыман. Димәк, тиздән, бик тиздән яңа уку елына старт биреләчәк. Республикабызның авыл мәктәпләре аңа нинди хәзерлек белән килә? Җәйге каникул чорын ничек уздырганнар? Шул сорауларга ачыклык кертү максатыннан без берничә мәктәп директорына мөрәҗәгать иттек.
Хәмит Газыйм улы ХӘКИМҖАНОВ, Әтнә районы Күәм урта мәктәбе директоры:
– Мәктәбебез педагогик коллективы, пандемия зәхмәте булуга да карамастан, узган уку елында үз алдына куйган максатларны тулысынча тормышка ашырды дип әйтә алам. Укучыларыбызның 70 проценты уку елын «4»ле һәм «5»ле билгеләренә тәмамлады. Яхшы укучылар санының артуы –укучыларның фәнгә омтылышларын үстерү өстендә даими эшләү, белем алу өчен уңай шартлар булдыру, сәләтле укучылар белән системалы эшләү һәм эзләнү, проект эшләрен киңрәк җәелдеру нәтиҗәсе.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре педколлективның төп эш күрсәткече булып тора.
Узган уку елында мәктәбебезнең XI сыйныф укучылары рус теленнән, математика (профиль), физика, җәмгыять белеме, биология фәннәре буенча БДИ тапшырды. БДИны уңышлы тапшырып, югары күрсәткечләргә ирешкән укучыларыбыз Л.Васыйлова, Н.Мортазина – мәктәбебез горурлыгы. Алар матур нәтиҗә күрсәттеләр, югары баллар тупладылар: математикадан – 80, рус теленнән – 94, җәмгыять белеменнән 93 балл. Бүгенге көндә чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз, югары һәм махсус урта уку йортларына юл тотып,
һөнәр сайлау кебек җитди адым алдында. Һәркайсы тормышта лаеклы үз урынын табар, дип ышанып калам.
Мәктәбебез укучылары, ел дәвамында төрле чара бәйге конкурс һәм акцияләрдә дә актив катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешә. VIII сыйныфтан З.Вафина «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесендә – 3 нче урынга, ә Ш.Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясендә – призер булды, шул ук конференциядә IX сыйныфтан Л.Хөснетдинова – 1 нче урынга, «Бөек Җиңүнең 75 еллыгына иң яхшы сочинение» бәйгесендә VI сыйныфтан И.Хәнәфиев – призер, татар теле буенча республикакүләм ачык «Олимп» олимпиадасында III – IV сыйныф укучылары Л.Гатауллина, С.Газизовлар 1 нче урынга лаек булдылар.
Яңа уку елында мәктәбебездә 103 укучы биш авылдан килеп белем алачак. Күрше авыллардан балаларны мәктәп автобусы йөртә. Беренче сыйныфка 15 бала керә.
Укучыны уйларга, фикерләргә өйрәтү, белем алуга омтылыш булдыру төп максат булып кала. Белем һәм тәрбия бирүдә, традицион эш алымнары куллану белән беррәттән, заманча укыту технологияләрен файдаланып укыту өчен, яңа уку елына хәзерлек эшләре төгәлләнде. Бүгенге көндә мәктәбебез укучылар кабул итәргә тулысынча әзер. Мәктәпнең матди-техник базасы нык, барлык укучылар да дәреслекләр белән тәэмин ителгән. Мәктәп зур тизлекле интернет челтәренә тоташтырылды. Бу пандемия булган очракта укытуны тагын да камилләштерүгә ярдәм итәчәк. ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан планлаштырылган чараларны дәвам иттерү, белем сыйфатын яхшырту, хезмәт яратучы укучылар тәрбияләүне күздә тотып, укытучылар эш һәм тәрбия планнарын хәзерли. Ниятебез – яңа уку елын укучыларыбызның һәм мөгаллимнәребезнең куанычлы, шат авазлары атмосферасында башлап җибәрү.
Дания Шәрифулла кызы ГАЗИЗОВА, Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе директоры:
– Чебешләрне көз саныйлар, дигәндәй, нәтиҗәләрне белер, анализ ясар һәм алдагы көнгә планнар барлар чак җитте. Шөкер, бу юлы да сынауны уңышлы үттек. Сөенерлек нәтиҗәләребез бар.

Коллективыбыз әллә ни зур түгел. Узган уку елында мәктәбебездә 62 бала укыды. Аларга 18 укытучы белем-тәрбия бирде. Барысы да – югары белемле, һөнәри бәйгеләрдә катнашып призлы урыннар яулаучылар. Менә тагын сөенеч: тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте өчен югары квалификация категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучыбыз Резедә Фәтхерахман кызы Фазылова «Татарстаннын атказанган укытучысы» исеменә лаек булды.

Сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү – иң мөһим күрсәткечебез. Мәктәбебез, гомуми күрсәткечләр буенча алдынгылар сафында: имтиханнардагы нәтиҗәләребез район һәм республика күрсәткечләреннән югары. Бер укучыбызның (Искәндәр Шәрифуллин) 100 балл нәтиҗә күрсәтүе зур сөенеч булды.
Узган елда бер укучыбыз (Оксана Сидорова), быел тагын берсе (Виталий Кирушин) спорт остасына кандидат нормативын үтәде.
Мәктәбебезнең «Азбука Земли» командасы «Эколидер» республикакүләм конкурсы җиңүчесе булды.
Мәктәбебездә балалар саны аз булса да, йөзек кашы булырдай гармунчы егетләр һәм ике төркем фольклор ансамбльләребезне районда гына түгел, республикабызда да беләләр.
Авыл җирлеге, мәктәпне тәмамлаган укучыларыбыз, депутатларыбыз, спонсорларыбыз белән тыгыз элемтәдә торабыз. Татар теле кабинетындагы парта, шкафлар; теннис өстәлләре, укытучылар бүлмәсендәге кресло-урындыклар. өч принтер – спонсорларыбыз бүләге. Алар ярдәме белән оештырылган чаралар мәктәп коллективын, әти-әниләр, укучыларны берләштерүдә тәрбия чыганагы булып тора. Һәм уңышның сере дә менә шушыларда дип бәялим мин.
Илнар Ринат улы ҖИҺАНГӘРӘЕВ, Менделеевск районы Песәй урта мәктәбе директоры:
– Узган уку елы, дистанцион уку булу сәбәпле, ил буенча бик үк җиңелләрдән тәмамланмаса да, безнең мәктәп алай артык авырлыклар кичермәде. IX сыйныфтагы өч укучыбыз да уку елын яхшы билгеләренә генә тәмамлады, һәм махсус урта белем алыр өчен аларның икесе – Чаллыдагы, ә берсе Әлмәттәге уку йортларына укырга керде. Мәктәбебез азкомплектлы мәктәп булу сәбәпле, XI сыйныфта укучылар булмады. Яңа уку елында XI сыйныфта өч укучы укыячак. Өчесе дә «4»ле һәм «5»ле билгеләренә генә укый.
Мәктәбебезнең 30 сутый мәйданда яшелчә-җиләк-җимеш участогы бар, һәм анда ниләр генә үстермибез! Кыяры, суганы, помидоры, кишере, кабагы, чөгендере, җиләк-җимеше – барысы да бар. Укучыларыбыз, җирдә эшләп, чын-чынлап эшкә өйрәнеп үсә! Барлык җыеп алынган уңыш мәктәп ашханәсенә файдалануга китә.
Кайбер укучыларыбыз мәктәп бакчасында мәшгульлек үзәге биргән хезмәт хакына эшли. Аннан килгән акчага алар яңа уку елына үзләренә уку кирәк-яраклары сатып ала.
Мәктәбебез яңа уку елына да ныклап әзерләнде: бинага косметик ремонт ясалды, тәрәзә-ишекләр буялды. Мәктәп бакчасыннан җыелган җиләк-җимештән компот, кайнатмалар әзерләдек. Янгын куркынычсызлыгы буенча мәктәпнең яна уку елына әзерлеген тикшереп киттеләр. Янгын куркынычсызлыгы буенча хәзерге заман таләпләренә туры килгән яңа җайланманы Менделеевск районы администрациясе финанслады.
Яңа уку елы да мәктәбебез коллективы өчен куанычлы-шатлыклы вакыйгалары белән генә истә калырлык булсын иде инде. Куркыныч вируслар артта калсын, мәктәбебез, 35 балага шатланып, ишекләрен ачсын.Безнең Песәй мәктәбе моңарчы район мәктәпләре арасында гел иң алдынгы урыннарда барды. ТДИ, БДИ нәтиҗәләре ел саен куандырырлык була иде. Укучыларыбыз беркайчан да сынатмады һәм киләчәктә дә яхшы булыр дип ышанасы килә. Үткән елгы Департамент тикшерү нәтиҗәләре дә шуны күрсәтеп әйтеп тора. Без, педагоглар, көчебездән килгәнчә тырышырбыз. Ә укучыларыбыз, безне аңлап, шулай ук тырышып укырлар дип ышанасы килә. Хуш киләсең, яңа уку елы, төкле аягың белән!
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ