Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа ысул белән кыяр тозлау

Аш-су блогерларыннан кыяр маринадлауның берничә рецептын тәкъдим итәбез.1.Парландырган банка төбенә укроп, юылган кыяр салырга, аннары өстенә кайнап кына чыккан су коярга. 15 минут тотканнан соң...

Аш-су блогерларыннан кыяр маринадлауның берничә рецептын тәкъдим итәбез.
1.Парландырган банка төбенә укроп, юылган кыяр салырга, аннары өстенә кайнап кына чыккан су коярга. 15 минут тотканнан соң суны түгәргә кирәк.
Аерым савытта тозлык кайнатабыз. 4 литр суга 1 стакан шикәр комы, 1 стакан 9 процентлы аш серкәсе, ярты стакан тоз салып кайнатырга. Аш серкәсен кайнап чыгар алдыннан гына салырга кирәк.
Кыярлар өстенә тәмләткечләр салып, борыч, кәнәфер, хуш исле борыч, тозлык салып, капкач белән ябып куябыз.
«Бик шәп рецепт», — дип язган Азнакай районы Мәндәй авылыннан Мәрьям Миңнегулова.
2.Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче аш-су блогеры Гөлнара Галимуллина кыярны түбәндәге рецепт белән маринадлый.
Духовкага банкаларны тезәргә, аннары 170 градуска кадәр кызган духовкада 10-15 минут банкаларны стерильләштерергә. Банкалар суынгач, дәфнә (лавр) яфрагы, укроп, сарымсак, кары борыч салырга, аннары җылы суда юылган кыярларны тутырырга. Банкага тоз, шикәр комы, кайнап торган су салырга, капкач ябып 15 минут тотарга. Аннары суны кәстрүлгә бушатып кайнатырга куярга, ә кайнап чыгар алдыннан аш серкәсе салырга, тозлыкны кыяр өстенә коярга.
3 литрлы банкага 5 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, 8-9 аш кашыгы аш серкәсе салырга.
«Кыярлар шиңмәсен өчен банкаларны төреп куярга кирәкми. Кетердәп тора торган тәмле кыяр булачак», — дип язган аш-су блогеры.
3.Ике сәгатьтән тозлана торган кыяр рецепты — пакетка 1 кг кыяр, 1 бәйләм укроп, 1 баш сарымсак, 1 аш кашыгы тоз (бераз арттырырга да мөмкин).
«Пакетны яхшылап селкергә. Ике сәгатьтән кыяр әзер дә була», — дип язган Гөлнара ханым.
Иң кызыклы язмалар - Интертат Telegram-каналында
Подробнее: https://intertat.tatar/news/cooking/14-07-2021/kyyar-marinadlau-retseptlary-5830163
Иң кызыклы язмалар - Интертат Telegram-каналында 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ