Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь натуралистлар хәрәкәте торгызылачак

Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге каршындагы географик белем бирү комиссиясенең бүген чираттагы утырышы булып узды. Шунысы сөенечле: республикабызда география фәненең тоткан урынын,...

Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге каршындагы географик белем бирү комиссиясенең бүген чираттагы утырышы булып узды. Шунысы сөенечле: республикабызда география фәненең тоткан урынын, дәрәҗәсен күтәрү, бу фән укытучыларының абруен арттыру юнәлешендә бик тә кызыклы фикер, эшлекле тәкъдимнәр әйтелде.
Беренчедән, совет заманында зур популярлыкка ия булган яшь натуралистлар хәрәкәтен республикабызда кабаттан ныклап торгызырга ниятлиләр. Аңа I – VIII сыйныф укучылары җәлеп ителәчәк. Фенологик күзәтүләр теркәп барылган «Иң яхшы яшь натуралист көндәлеге»нә дә конкурс игълан ителәчәк. Экологик темаларны яктырткан иң яхшы фәнни-тикшеренү эшләренә дә бәйге уздырылачак.

Мәктәпләрдәге яшь натуралистлар отрядларына да тынгылык булмас төсле. Тик әлегә мондый отрядларның республикабызның тугыз мәктәбендә генә оешкан икән. Бу уңайдан Түбән Камадагы Балалар зкологик-биологик үзәге эшчәнлеге аерым мактауга лаек. Аларда «Табигать дуслары» исемле юннатлар отряды булдырылган. Бу отряд әгъзалары тырышлыгы белән бу районда яшь натуралистлар слеты уздырылган. Алар шулай ук күчмә кошларның санын исәпкә алу, урманнарга энҗе чәчәкләр утырту, үзләрендәге Каракүлне чүп-чардан чистарту , имән чикләвекләре җыю, «Кырмыска оясы», «Чыршы», «Бер йотым һава» операцияләре, «Хәтер бакчасы», «Сандугач кичләре» акцияләре үткәрүне дә күркәм гадәткә керткәннәр.


 
 
 
 
 
 
 
 
 
Буадагы М.Вахитов исемендәге гимназия директоры Линар Зиннәтуллин да үзен чын географ, туган төбәгенең патриоты булуын эш-гамәле белән һәрдаим дәлилләп тора. Моннан берничә ел элек «Буа районы географиясе« дигән кулланма бастырып чыгарган иде. Инде хәзер «Буа районы мәктәпләрендә географик белем бирү тарихы» дигән бик тә үзенчәлекле китап язган. Анда Буа районы мәктәпләрендә укыткан һәммә география укытучылары хакында кызыклы ү бай мәгълүмат тупланган. Әле мондый китап Татарстанда беренче. Буалылар үрнәгенә ияреп, республикабызның башка районнары да үз төбәкләрендә географик белемне яшь буынга җиткерүдә үз өлешләрен керткән география укытучылары хакыда шундый китаплар чыгарырга алынсалар, бик тә күркәм булыр иде дигән фикер белдерделәр бүгенге утырышта.
      Таһир САБИРҖАНОВ

Роберт КОРОЛЁВ фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ