Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь педагоглар ант бирәчәк

12 августта Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында Яшел Үзән муниципаль районының В.В. Карпов исемендәге лицей базасында яшь белгечләрне «Укытучы» һөнәренә багышлау...

12 августта Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында Яшел Үзән муниципаль районының В.В. Карпов исемендәге лицей базасында яшь белгечләрне «Укытучы» һөнәренә багышлау тантанасы узачак. Әлеге мөһим чара укытучының социаль статусын һәм педагогик һөнәрнең абруен күтәрү, яшь һәм креатив педагогның һөнәри үсеше һәм аны үстерү, яшьләрдә укытучы һөнәренә кызыксындыру максатыннан 2016 елдан бирле оештырыла.
Гадәттәгечә  яшьләр ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән очрашачак, кызыксындырган сорауларын бирә алачак.
Шулай ук программа кысаларында катнашучылар өчен белем бирү процессында психологик яктан тәэмин итү темасына остазлар белән төркемле укыту чаралары да каралган. Биредә мәгариф системасының 250 дән артык вәкиле катнашуы көтелә.
Республиканың танылган кешеләре, сәясәтчеләр булачак укытучыларга беренче укытучылары турында сөйләячәк, уңышка ирешү буенча үгет-нәсыйхәт бирәчәк. Тантана яшь педагогларның беренче тапкыр эшкә керешүче хезмәттәшләре исеменнән бирелгән анты белән  тәмамланачак.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ