Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яшел бишек» бәйгесенә эшләр кабул итәбез!

Балаларда әйләнә-тирә табигатькә, җисемнәр һәм күренешләргә карата кызыксыну уяту, гуманлы караш, туган ягына, яшәгән җирлегенә, милли чыгышына хөрмәт тәрбияләү, аларда табигатьнең бөтенлеге турында к...

Балаларда әйләнә-тирә табигатькә, җисемнәр һәм күренешләргә карата кызыксыну уяту, гуманлы караш, туган ягына, яшәгән җирлегенә, милли чыгышына хөрмәт тәрбияләү, аларда табигатьнең бөтенлеге турында күзаллау формалаштыру максатын күз уңында тотып, «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте «Мәгариф» журналы редакциясе белән берлектә оештырылган «Яшел бишек» класстан тыш чаралар сценарийлары конкурсында катнашырга чакыра.


yashel-bishek-483x500 (1)


 Язмалар «Мәгариф» журналының электрон почтасына (e-mail:   magarif@bk.ru) 30 нчы сентябрьнең 23:59 сәгатенә кадәр кабул ителә. Хатның темасында «Яшел бишек» конкурсына» дип искәртергә кирәк.
Катнашучының «Мәгариф» журна­лының басма вариантына яки аның электрон версиясенә 2021 елның икенче яртысына алты айга язылганлыгын раславы таләп ителә. Басма вариантка язылган очрак­та, Катнашучының почта квитанциясе күчер­мәсен (скан, ксерокопия, фотога төшергән яки башка копиясен) җибәрүе шарт.
Конкурста һәр номинация буенча бер җиңүче билгеләнә һәм аларга Диплом, Конкурсны оештыручылардан кыйммәтле бүләкләр бирелә. Аларның язмалары «Мәгариф» журналының декабрь, ноябрь  санында  бастырыла.
Шулай ук жюри сайлап алган, җиңүчеләр исемлегенә кермәгән язмалар «Мәгариф» журналының ноябрь санында һәм  «Мәгариф РФ» электрон журналында басылып чыгачак.
Катнашучыларга уңышлар телибез! 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ