Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшел Үзәндә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең секция утырышы узачак

30 июньдә Яшел Үзәннең база мәйданчыкларында Татарстан Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең секция утырышы узачак. Секциянең эше программа-проектлы якын килүне гамәлгә ашыру шартларынд...

30 июньдә Яшел Үзәннең база мәйданчыкларында Татарстан Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең секция утырышы узачак. Секциянең эше программа-проектлы якын килүне гамәлгә ашыру шартларында мәгариф оешмаларының эшчәнлегенә багышлана, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.
Секция утырышында мәгариф идарәсе башлыгының методик эш буенча урынбасарлары, мәгълүмати-методик бүлек башлыклары һәм муниципаль мәгариф идарәләренең өлкән методистлары, инновацион белем бирү оешмалары җитәкчеләре, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениеләре һәм дәүләт кадет мәгариф учреждениеләре директорлары, шулай ук мәктәп директорлары – республиканың барлык районнарының «Үсеш нокталары» белем бирү үзәкләре җитәкчеләре катнашачак.
Катнашучылар Яшел Үзән районы белем бирү оешмаларының төрле платформалардан, мессенджерлардан һәм интерактив кулланмалардан, заманча роботлардан, санлы лабораторияләрдән һәм уку процессында Башка белем бирү ресурсларыннан файдалану буенча эш тәҗрибәсе белән танышачаклар.
Кунаклар игътибарына Worldskills 2021 һәм 2022 елгы төбәк чемпионаты призерлары булган укучыларның проектлары, Бөтенроссия Югары технологияләр һәм эшкуарлык атнасында катнашучыларның проектлары тәкъдим ителәчәк. Шулай ук «Үсеш ноктасы» үзәкләренең укучыларның проект эшчәнлегендә ресурслары мөмкинлекләре, инженер һәм фәнни-техник фикерләүне үстерү буенча педагогларның мастер-класслары, шул исәптән мәктәпкәчә белем бирү дәрәҗәсендә дә, шулай ук укучыларны республикада яшәүче халыкларның тарихи, мәдәни һәм әхлакый мирасына җәлеп итү өлкәсендә Яшел Үзән мәгариф оешмаларының бай тәҗрибәсе күрсәтеләчәк.
Секция эше пленар утырыш белән тәмамланачак. Пленар утырышта программа-проект алымын гамәлгә ашыру шартларында республиканың белем бирү оешмаларының эшчәнлеге, сәләтле балалар белән эшләү системасы, проект эшчәнлеген гамәлгә ашыру аша педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру, һәм программа-проект эшчәнлеге белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә йогынты ясый торган мәсьәләләр каралачак. Шулай ук программа-проектлы якын килү мисалында мәктәп белем бирү мохитен формалаштыру тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ