«Яшьлегемә кире кайтыр идем»: галимнең яңа китабы

Минем өчен иң изге, иң якын нәрсә  – туган авылым. Кайда гына булсам да, нинди генә рәхәт-михнәт күрсәм дә, җиһанның күп илләре буйлап сәяхәт кылсам да, аннан да кадерле җир тапмадым. Мин барыбер туган авылыма ашкындым. Туган авылымның һавасы да, табигате дә, хәтта кешеләре дә үзенчә башка төрле…

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                            Җәүдәт Хөсәенов  

Районыбызның Кече Чынлы авылында туып үскән, хезмәт юлын шунда башлаган педагогика фәннәре докторы, профессор, Россия табигать фәннәре академиясе академигы Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов бөтен яшәеше, бөтен эшчәнлеге белән яшь буынга рухи-әхлакый, экологик тәрбия бирү үрнәге булып тора. Без укучылар белән әлеге күренекле якташыбызның тормыш юлын, география фәне буенча эзләнү эшләре алып бару нәтиҗәсендә барлыкка килгән хезмәтләрен өйрәнәбез. Аның хезмәте Мәскәүдә, хәтта чит илләрдә дә югары бәяләнә: алтын медальләргә лаек була.

Энтузиаст якташыбыз һәр елны башкалабызның 155 мәктәп базасында Экология, Мәгариф һәм фән министрлыклары, КФУ, «Мәгариф» журналы  белән берлектә Бөтенроссия күләмендәге экологик конференцияләр оештыра, конференция материалларын туплап, җыентыклар чыгара.

Җ.А. Хөсәенов авторлыгында һәм автордашлыгында 1 – 4 нче сыйныфлар өчен татар телендә басылып чыккан «Әйләнә-тирә дөнья» дәреслекләре дә бик үзенчәлекле: биредә әйләнә-тирә татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, халык авыз иҗаты белән бергә бәйләп аңлатыла.

Җәүдәт Абдулловичның туган ягыбыз географиясе турында да шактый гына хезмәтләре бар. «Чүпрәле районының географиясе һәм экологиясе» исә укучыларыбыз өчен өстәмә дәреслек ролен үти.

Әле күптән түгел генә безнең өчен тагын бер шатлыклы вакыйга булды: якташ галимебезнең «Яшьлегемә кире кайтыр идем» (Казан: «Школа» редакция-нәшрият үзәге, 2022. – 264 б.) исемле китабы басылып чыкты.  Китапның мөхәррире: Таһир Әюп улы Сабирҗанов – «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире.

Әлеге җыентыкка Җәүдәт Абдулловичның ике повесте, төрле илләргә сәяхәт итүдән туган тәэсирләре һәм үзен тәрбияләп үстергән әтисенең «Утлар-сулар кичеп» исемле истәлеге тупланган. Җыентык «Яшьлегемә кире кайтыр идем» повесте белән башлана һәм «Гөлбакчада чүп үләнгә урын юк» исемле повесте белән тәмамлана. Повестьларның кыскартылган варианты республика күләмендәге «Мәйдан» журналында басылып чыккач,  без аларны укучылар белән бик яратып укып анализлаган идек. Хәзер инде повестьларны тулаем уку бәхетенә ирештек. Район үзәгендәге  «Туган якны өйрәнү» музеенда Җәүдәт Хөсәеновның «Яшьлегемә кире кайтыр идем» исемле китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Биредә китапка гомуми күзәтү ясалды, повестьларның эчтәлеге сөйләнде, мәктәп янындагы лагерьда ял итүче укучылар якташыбызның бай хезмәтләреннән төзелгән күргәзмә белән таныштылар.

«Яшьлегемә кире кайтыр идем» повестенда татар халкына, туган төбәгебезгә, аерым алганда, Кече Чынлы авылына хас булган көнкүреш вакыйгалар, гореф-гадәтләр, йолалар, бәйрәмнәр якташыбызның хәтерендә яңартылып, бүгенгедәй күз алдына китереп бастырыла. Кече Чынлы халкының уңганлыгы, кунакчыллыгы, җыр-биюгә осталыгы, аерым бер хөрмәт, ярату белән сугарылган. Елатты да, көлдерде дә безне бу истәлекләр. Ятимлекнең бөтен ачысын татыган чагын, әтиләренең судлашып ташлап китү вакыйгасын укыганда, күзләребез яшьләнде; солдат хезмәтеннән кайтучы Камалның «За Родину, за Сталина, за Нуркай!»   –  дип, бозлы суга сикерүеннән, Егор дәдәйнең ураза тоту вакыйгасыннан көлке хисе туды. 

Якташыбызның сабый чагындагы вакыйгаларны бөтен нечкәлекләре белән бүгенгедәй хәтерендә саклый алуына һәм аны искиткеч камил тел белән язуына чиксез сокландык! 

Әсәрдә «Аулак өй»ләр үткәрү, яшь парлар өчен өмә белән «дуен кирпече» әзерләү, «дуен кирпече»ннән өйләр төзү, кышка таба исә кунак мәҗлесе үткәрү тәртипләре тәфсилләп сурәтләнә. Нәни галимнең җиде айдан әнисе белән бертуган Нурулла абыйсы гаиләсендә тәрбияләнеп үсүе, ак яулыклы Нуриҗамал әбисе турындагы истәлекләре барлана. «Боз озату» йоласы, солдат хезмәтеннән кайтучы Камалның кыю гамәле тасвирлана. Тәрбиягә алган әтисенең Ватан сугышы инвалиды булуына карамастан, бик уңган балта  остасы булуы, бригада җитәкләп, алты яшьлек улын да ияртеп, Олы Тархан районында агачтан йортлар, биналар төзеп йөрүе турында бәян ителә; нәни якташыбызның шунда беренче тапкыр чын урманны күреп, аның мәһабәтлегенә соклануы сурәтләнә. Повестьта мәктәп укучылары, авыл халкы белән булган төрле   мәзәк күренешләргә дә, кызганыч хәлләргә дә киң урын бирелә. Мансур кебекләр ятимлеген күзенә бәреп әйткәннән соң, нәни Җәүдәт күңелендә шигырь дә туа. Шулай итеп, Тукай язмышын үзенеке белән чагыштырып, аның чыдамлыгыннан үрнәк алып, рухи яктан ныгый, чыныга.  Әсәрдә укытучылар аерым бер хөрмәт белән искә алына. Сыйныф җитәкчесе Зәкәрия Насыйбулла улы Азизов  үрнәгендә исә  якташыбыз үзе дә педагогик юлны сайлый.

Җ.А. Хөсәиновның «Яшьлегемә кире кайтыр идем» автобиографик повестен укыганнан соң, кызыклы гына нәтиҗәләр ясадык. Автор сабый чагыннан ук кул арасына кергән, хезмәт чыныгуы алып үскән! Сабый чагыннан ук табигатьнең матурлыгына самими соклана белгән икән! Мәктәптә уку алдынгысы, иң тәртипле укучы булган!  Биредә гаиләгә җитди караш, гаиләне саклау проблемасын да тотып алабыз. Сизгер галим, үткен телле язучы җылылык-салкынлык контрасты аша геройларның холкын чагыштырып бирә: гаилә җанлы Камал әнә, тизрәк сөекле хатынын күрү өчен, бозлы суга сикерүдән дә тайчанмый; ә Абдрахман, Нурулла кебекләр  җылы өйдән дә чыгып киткәннәр. Рәхәт тормыш эзләп, гаиләләрен ташлап китүчеләр матур тормышка ирешә алмыйлар: әнисен, ике баласы белән хатынын ташлап, төп йорттан чыгып  киткән Абдрахман, читтә үз бәхетен таба алмыйча, вакытсыз  вафат була; күршегә йортка кергән Нурулла яңадан үз хатыны янына кайта. Нинди генә кыенлыклар булса да, тәрбиягә алган баласын ташламаган Бибинур безнең күз алдыбызга көчле, мәрхәмәтле, киң күңелле, тыныч холыклы булып килеп баса. Бездә бу олы йөрәкле татар  хатынына карата тирән ихтирам, чиксез соклану хисләре туа. 

Ятимлек ачысын үз йөрәге аша үткәргән якташыбыз Җәүдәт Абдулла улы  Хөсәенов: «Кеше гомере аккан суга тиң… Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карар­га һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш-моңга салып, кадерле бер мизгел булып уза да китә»,  – дип, гомернең, гаиләнең, кешеләрнең,  табигатьнең кадерен белергә, аларны сакларга чакыра төсле…

«Гөлбакчада чүп үләнгә урын юк» повестенда гыйбрәтле язмыш тасвирлана. Әсәрдәге соңгы юлларны без афоризм итеп алдык. «Кешенең күңелен кем дә булса, ни дә булса шатландырып торырга тиеш. Шулай булмаганда, дөньяның яме юк. Мәхәббәт эзләмәгез, бары тик сезгә бәхет китерүче кешене эзләгез. Иртәме-соңмы ул бәхет мәхәббәт дип аталачак. Бәхет ул уртаклашыр кешең булганда гына мәгънәгә ия, уртаклашыр кешең булмаса, аның бернинди дә кызыгы юк. Кеше үзен чәчәк атып утыручы гөлбакчада итеп хис итәргә тиеш, гадәттә, андый бакчада чүп үлән булмый. Гомер бик кыска, ул мизгел генә. Үткәнне кызганмыйча, хаталарны онытып, бүгенге көнгә шатланып һәм бәхетле киләчәгеңә ышанып яшәү кирәк», – дигән фикер үткәрелә.

Әсәрдә хикәяләүче герой исеменнән табигатьнең матурлыгын, файдасын сурәтләүгә шактый урын бирелә. «Биредәге елга буе искиткеч ямьле. Чут-чут килеп кошлар сайраша. Кояш елмаеп көлә. Тирәкләр матур булып яшелләнеп үсә, шомыртлар чәчәккә төренгән. …Табигать тудырган матурлыкны зурайтып та, кечерәйтеп тә булмый».  Урман  – минем өчен бик күңелле урын. Әни мине анда «уфалла» арбасына утыртып алып бара. Миңа урмандагы агач-куакларның, җиләк-җимешләрнең кешегә файдасы турында да сөйли. Иң истә калганы: «Шомырт төнәтмәсе ашказанын кара җиләккә караганда яхшырак ныгыта. Урман чикләвеген дә җыя идек. Ул аны бик туклыклы һәм файдалы дия иде. Ә кура җиләген мактап, салкын тиюдән дәва итеп исәпләде. Агачларның кайрылары файдалы булуын да әниемнән ишетеп белдем. Имән кайрысының аңкауларны ныгытуы бик кызык булып тоелды; балан кайрысыннан ясалган дару кан агуны туктатканын да шунда белеп калдым». «Әгәр кеше табигатьне ярата, аны аңлый икән, үз чиратында табигать тә кешегә булыша, аның рухи дөньясын баета, чистарта, матурайта һәм аңа сәламәтлек тә өсти», – ди автор.

Повестьлар сурәтләү чараларына бик бай. Күренекле якташ галимебез  Җәүдәт Абдуллович Хөсәеновның проза өлкәсендә талантлы булуына:  Әмирхан Еникиләр, Мөхәммәт Мәһдиевләр  кебек көчле телле прозаик, нечкә хисле сизгер язучы булуына инандык. Җәүдәт Хөсәеновның  теле татар теле укытучыларына да үрнәк булып торырлык дәрәҗәдә гаять камил: лексикасы бай, матур яңгырашлы, җөмләләре бик төзек.

 Җыентыкта төрле илләргә сәяхәт итү нәтиҗәсендә туган тәэсирләр дә бик тәфсилләп бәян ителгән. Галим унҗиде илдә сәяхәттә булып, андагы табигатьтәге, мәдәнияттәге матурлыкны күргән; яшәү рәвеше белән танышкан; кешеләре белән дуслашкан. Әмма ул туган ягыбызны барыннан артык күрә. «Минем өчен иң изге, иң якын нәрсә  – туган авылым. Кайда гына булсам да, нинди генә рәхәт-михнәт күрсәм дә, җиһанның күп илләре буйлап сәяхәт кылсам да, аннан да кадерле җир тапмадым. Мин барыбер туган авылыма ашкындым. Туган авылымның һавасы да, табигате дә, хәтта кешеләре дә үзенчә башка төрле», – ди ул. «Яшьлегемә кире кайтыр идем» повестендагы кереш сүзләрендә. Әсәрдә туган якка, аның  халкына, табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш, яшь буынга экологик тәрбия бирү теләге ярылып ята.  Повесть Җ.Хөсәеновның туган якка, аның табигатенә булган хис-тойгыларын җыеп торучы үзәк-фокус ролен үти. 

Димәк, галимнең туган якка, табигатькә карата булган чиксез мәхәббәте-хөрмәте бик тирәннән, сабый чактан ук, туган җир җылысын җыйган күңел төпкеленнән башлана икән! Экологик культураны халкыбызның төп асылына, ерак гасырлардан килгән милли үзенчәлегенә нигезләнеп, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, бәйрәмнәребез, тарихыбыз, туган як, туган тел аша тәрбияләргә чакыруы юкка гына түгел шул аның.

Дөнья күләменә танылган профессорыбызның «Яшьлегемә кире кайтыр идем» җыентыгы укыр өчен җиңел-җайлы, мәктәп укучыларыннан алып, олы яшьтәгеләр өчен дә кызыклы һәм файдалы.

Рәхмәт, кадерле газиз якташыбызга! Талантлы, нечкә хисле язучыбызга! Гаять акыллы олуг галим, мөгаллим, галимебезгә! Күпьеллык эзләнүләре, күзәтүләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән тынгысыз тырыш хезмәтләренең  әҗере олы булсын.

Минзифа Таҗетдинова, Чүпрәле районы Иске Чүпрәледәге 1 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе, Татарстанның атказанган укытучысы

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.