Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Камадагы үзенчәлекле балалар Сабан туе

Кичә, ягъни 3 июль көнне, районыбызның иң матур табигать почмагында урнашкан Кызыл Чапчак авылы тау астында көнозын балаларның шат авазлары, җыр-моңнары агылды.Сабантуй мәйданында сабыйларыбыз өчен ра...

Кичә, ягъни 3 июль көнне, районыбызның иң матур табигать почмагында урнашкан Кызыл Чапчак авылы тау астында көнозын балаларның шат авазлары, җыр-моңнары агылды.


Сабантуй мәйданында сабыйларыбыз өчен район күләмендә беренче мәртәбә зур бәйрәм – балалар Сабан туе уздырылды (моңарчы бары тик авыл күләмендә уздырылган булган). Буыннан-буынга күчеп килгән ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен чагылдырган милли бәйрәмебезне тиешенчә оештыру һәм алып бару эшен Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге Кызыл Чапчак авыл җирлеге идарәсе белән берлектә башкарды.

Милли бәйрәмебез, хөрмәтле кунакларыбызның: Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Галим улы Нигъмәтҗанов, район мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Хәкимҗан улы Гарифуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, Түбән Кама бүлеге рәисе, шәһәребезнең мактаулы шәхесе Рөстәм Мәҗит улы Ганиевларның эчкерсез, ихлас сәламләү сүзләре белән башланды. Кыр батырларын игътибарга алган кебек, Рөстәм Мәҗит улы, милли бәйрәмебезне оештыруда матди ярдәм күрсәтүче игәнәчеләргә Рафис Миневәли улы Мостафинга, Рифнур Габбас улы Зәйнуллинга, Габбас улы Нияз Хөснуллинга, Грант тапшырган Татнефть «Хәйрия фонды» җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.



Башкарган хезмәтләрен зурлап, моңарчы балалар бәйрәмен авыл күләмендә оештыручыларга һәм арада иң-иңнәренә: шактый еллар Кызыл Чапчак мәдәният йорты директоры булып эшләгән Рафаэль Эдуард улы Хамитовка, авыл мәдәният йортының  бүгенге директоры Нәзилә Салих кызы Таиповага, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Айзат Разиф улы Шәйхетдиновка, Кызыл Чапчак авылы депутаты Дамир Гакыйф улы Борһановка, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге президиум әгъзасы Илдар Хәлим улы Мостафинга, «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Ибраһим кызы Галиуллинага Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Сүз уңаеннан Гөлсинә ханым, һәрбер бәйрәмнең милли үзенчәлеген күрә белеп, үзеннән зур өлеш кертә, халкыбыз өчен хезмәт итә. Бу юлы да аның инициативасы буенча Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» ханымнары белән берлектә чигүле түрләмәләр, кашагалар, мендәр тышлары, милли киемнәребез белән бизәлгән, «Татар өе» булдырылды һәм ул чатыр фотозона ролен үтәде. Олысы да, кечесе дә истәлеккә фотога төште. Ә табындагы җиләкле чәй, милли ризыкларыбыз, тәм-томнар кунакларның сусавын басты.
Башкалабыз Казан шәһәреннән килгән яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова үзенең моңлы вә матур тавышы белән бар халыкның күңелен яуласа, татар эстрадасы артистлары,
«Икенче сулыш» ансамбле биючеләре чыгышы да нур өстенә нур өстәде. Ә Сабантуйга әти-әниләре, әби-бабалары белән килгән балалар бәйрәмебез бизәгенә әверелде. Кемдер көрәшкә язылды, кемдер башка төр ярышны кулай күрде: ат чабышына, чүлмәк ватарга, «Озын толым» һ.б. бәйгеләргә әзерләнделәр. Кыскасы, булдырдылар, сәләтләрен күрсәттеләр, җыр-шигырьләр дә өйрәнеп, ныклы әзерлек белән килгәннәр. Үзебезчә матур итеп милли киемнәрдән киенеп килгән ул-кызларыбыз һәрвакыт мәйдан уртасында булдылар, һәрбер җырчыга кушылып биеделәр, күңел ачтылар. Зурлар, бары тик урынлы киңәшләрен биреп, киләчәк буыныбызны күзәтеп, тамаша кылдылар, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.
Балалар Сабан туе дәвамлы булсын, киләчәктә дә яшь буыныбыз гореф-гадәтләребезне, йола бәйрәмнәребезне барлап, ата-бабаларыбыз мирасын кечкенәдән үк аңлап үссеннәр иде.
Нурзия МИРХАЗОВА, 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасы мөдире, «Ак калфак» оешмасының Түбән Кама бүлеге әгъзасы
Айрат Сәгыйтов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ