Логотип Магариф уку
Цитата:

«Йөрәк җылысы» - мәрхәмәт һәм киләчәк хакында

АНОНС. «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе Казан шәһәренең махсуслаштырылган Республика Балалар йортында булып кайтты. «Балалар йортында никадәрле генә уңайлы шартлар, җылы мөнәсәбәт булмасын, барыб...

АНОНС. «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе Казан шәһәренең махсуслаштырылган Республика Балалар йортында булып кайтты. «Балалар йортында никадәрле генә уңайлы шартлар, җылы мөнәсәбәт булмасын, барыбер һәр бала да үзен яратучы гаиләдә тәрбияләнеп үсәргә лаек», – дип, үзенең күңел түрендә йөрткән якты хыялы белән уртаклашты Республика Балалар йортының директоры Алсу Наил кызы Надршина. Ул безне Балалар йорты белән дә, анда тәрбияләнүче балалар белән дә таныштырды. Әлеге өлкәдә хезмәт куючылар – чыннан да бик олы йөрәкле кешеләр. Әти-әниләре карый алмаган, йә баш тарткан балаларны алар үз балаларыдай якын күреп тәрбиялиләр. Авырган балаларның сәламәтлекләрен кайгырталар. Һәм монда бик авыр хәлдә китерелгән балалар да йөреп китә, сәламәтләнә. Бу – зур хезмәтнең могҗизалы нәтиҗәсе. Әлеге Балалар йорты һәм үзләренә матур гаилә эзләүче балалар хакындагы язманы сез «Гаилә һәм мәктәп» журналының март санында укый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ